Төп мәгълуматка күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | ӘЮП

Йәһвә аны савыктырган

Йәһвә аны савыктырган

Ниһаять, өч ир-ат сөйләүдән тынган. Шушы тынлыкта Гарәп чүленнән искән җылы җил тавышы гына ишетеләдер. Озак сүз көрәштерүдән соң Әюпнең сүзе калмаган. Ул, үзенең өч танышына — Илифаз, Билдад һәм Сәфәргә — текәлеп карап, «дәвам итегез» дигәндәй була. Ләкин тегеләр күзләрен аңардан читкә бора, чөнки акыллы киңәшләре (чынлыкта «буш» һәм авыр сүзләре) уңышка ирешмәгән (Әюп 16:3). Әюп исә үз сафлыгын якларга тәвәккәл.

Сафлыгыннан башка аның бүтән бер нәрсәсе дә калмаган. Ул үз байлыгыннан, сәламәтлегеннән, бөтен балаларыннан, үз дуслары белән күршеләренең хөрмәтеннән һәм ярдәменнән мәхрүм калган. Аның тәне чирдән каралган, кутырлаган һәм кортлаган. Хәтта авызыннан сасы ис чыга башлаган (Әюп 7:5; 19:17; 30:30). Шушы өч ир-атның аяусыз сөйләме Әюптә ярсу тудырган. Ул үзенең, алар фаразлаганча, гөнаһка баткан кеше түгел икәнен расларга тәвәккәл булган. Әюпнең соңгы сөйләме аларны сүзсез калдырган. Явыз сүзләре агымы ниһаять корыган. Әмма бу Әюпнең әрнүен басмаган. Ул һаман да юатуга бик мохтаҗ булган!

Әлбәттә, Әюпнең фикер йөртү рәвеше бигүк дөрес булмаган. Ул җитәкчелеккә һәм төзәтүгә мохтаҗ булган. Аңа шулай ук юату кирәк булган. Дуслары аны юатырга тиеш булса да, моны эшләмәгән. Сезнең кайчан да булса киңәшкә һәм юатуга бик мохтаҗ булганыгыз бармы? Дусларыгызның сезне күңелсезләндергәне бармы? Йәһвә Аллаһының үз хезмәтчесе Әюпкә ничек булышканын һәм моның Әюпкә ничек тәэсир иткәнен белү сезгә өмет һәм гамәли ярдәм бирер.

Зирәк һәм игелекле юатучы

Кинәт көтелмәгән нәрсә була. Якында Илуй исемле яшь кеше булган. Бар бу вакытны ул олырак кешеләрне дәшмичә тыңлап торган. Ишеткәннәре аны шатландырмаган.

Әюп Илуйны күңелсезләндергән. Тәкъва Әюпнең «Аллаһыны түгел, ә үзен тәкъва дип санаганы» аны ачуландырган. Шулай да Илуй Әюпне бик кызганган. Ул аның авыртуын, эчкерсезлеген һәм киңәш белән юатуга мохтаҗлыгын күргән. Өч «юатучының» сүзләре аның сабырлыгын бетергән! Илуй аларның, Әюпкә авыр сүзләр әйтеп, аның иманын, дәрәҗәсен һәм сафлыгын какшатырга тырышканын ишеткән. Ә иң начары, әйткәннәре Аллаһыны явыз итеп күрсәткән. Илуйның әйтәсе сүзләре күп булган (Әюп 32:2—4, 18).

«Мин яшь, ә сез олы,— дип башлый ул.— Шунлыктан мин үземне тыеп, белгәннәремне әйтергә батырчылык итмәдем». Ләкин Илуй бүтән дәшмичә тора алмый. Ул болай дип дәвам итә: «Кеше күп яшәгәнгә генә зирәк булып китми, дөреслекне олылар гына аңлый дип әйтеп булмый» (Әюп 32:6, 9). Аннары Илуй, үз сүзләрен раслап, озак сөйли. Аның сөйләме Илифаз, Билдад һәм Сәфәрнекеннән бик аерылып тора. Илуй Әюпне аны кимсетмәс һәм сүзләре авыр булмас дип ышандыра. Ул, Әюпкә исеме белән дәшеп һәм аның мыскыллауга дучар булганын танып, аңа хөрмәт күрсәтә *. Ул ихтирам белән: «Ә хәзер, Әюп, зинһар, сүзләремне тыңла»,— ди (Әюп 33:1, 7; 34:7).

Әюпкә исеме белән дәшеп, Илуй аңа игелек һәм хөрмәт күрсәткән

Илуй Әюпкә туры киңәш бирә: «Мин мондый сүзләреңне ишеттем: „Мин саф, җинаять кылмадым, чистамын, бер гаебем дә юк. Әмма Аллаһы миңа каршы чыгарга сәбәпләр таба“». Илуй проблеманың тамырын күрсәтә: «Нәрсә, үзеңне хаклы дип саныйсыңмы? Хәтта: „Мин Аллаһыдан гаделрәк“,— дисең». Яшь Илуй болай ди: «Синең бу сүзләрең хак түгел» (Әюп 33:8—12; 35:2). Илуй шуны белә: Әюп күп нәрсәне югалтканга һәм ялган дусларының аяусызлыгы аркасында ачулана. Ләкин Илуй Әюпне болай дип кисәтә: «Кара аны, ачуың килгәнгә, кеше кайгысына сөенә күрмә» (Әюп 36:18).

Илуй Йәһвәнең игелегенә игътибар итә

Иң мөһиме, Илуй Йәһвә Аллаһының гаделлеген раслый. Гади, әмма көчле сүзләр әйтеп, ул мөһим фикерне белдерә: «Аллаһы өчен явызлык кылу, Чиксез Кодрәт Иясе өчен яманлык эшләү акылга сыймаслык хәл! ...Чиксез Кодрәт Иясе гаделлекне бозмый» (Әюп 34:10, 12). Йәһвә шәфкатьлелегенең мисалы итеп, Илуй Әюпкә шуны искә төшерә: Әюп Йәһвә турында хөрмәт белән сөйләмәгәндә, Аллаһы аны җәзаламаган (Әюп 35:13—15). Илуй үзен акыл иясе итеп тотмый. Ул басынкылык белән шуны таный: «Ходай акыл ирешмәслек бөек» (Әюп 36:26).

Илуй Әюпкә туры киңәш бирсә дә, игелекле булып кала. Ул, беркөн Йәһвә Әюпкә сәламәтлек кайтарачак, дигән искиткеч өмет белдерә. Аллаһы үз хезмәтчесе турында: «Тәне яшь чагыннан да сәламәтрәк булсын, ул яшьлек куәте көннәренә кайтсын»,— дип әйтәчәк. Әюпкә карата игелек күрсәтеп, Илуй шулай ук үзе генә сөйләми, ә аны да сөйләргә дәртләндерә: «Сөйлә, чөнки хаклы булуыңны исбатлыйсым килә» (Әюп 33:25, 32). Ләкин Әюп җавап бирми. Бәлки, ул игелекле Илуй алдында үзен акларга кирәк дип тапмыйдыр. Бәлки, ул, җиңеллек сизеп, елап җибәрәдер.

Бу ике тугры ир-аттан без күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Илуйдан без дөрес киңәш бирергә һәм юатырга өйрәнәбез. Чын дус сиңа җитди хата кылганың я куркыныч юлга басканың турында әйтүдән качмас (Гыйбрәтле сүзләр 27:6). Без дә андый дус булырга һәм, юатуга мохтаҗ кеше уйламыйча берәр нәрсә әйтсә дә, игелекле булып калырга телибез. Үзебез андый ярдәмгә мохтаҗ булганда, без, Әюп кебек, басынкылык белән киңәшне кабул итәрбез. Барыбызга да киңәшләр һәм төзәтүләр кирәк. Аларны кабул итү тормышыбызны саклый ала (Гыйбрәтле сүзләр 4:13).

«Давыл эченнән»

Сөйләгәндә, Илуй еш кына җил, болытлар, күкрәү һәм яшенне искә ала. Ул Йәһвә турында болай ди: «Ходайның дөбердәгән тавышына... колак салыгыз» (Әюп 37:2, 9). Илуй сөйләгән вакытта, күрәсең, җил исә башлый. Ахыр чиктә көчле давыл куба. Шунда гаҗәеп нәрсә була. Йәһвә сөйли башлый! (Әюп 38:1)

Уйлап кына карагыз, Галәмнең Барлыкка Китерүчесе үзе табигать дөньясы турында лекция сөйләгән!

Әюп китабын укыганда, Йәһвә сүзләре язылган бүлекләргә җиткәч, шатлык сизәсең. Җил чүпне очырып киткән кебек, Йәһвә сүзләре Илифаз, Билдад һәм Сәфәрнең буш сүзләрен «җилгәрә». Йәһвә шул ир-атларга сөйләми, ул бар игътибарын Әюпкә туплый. Ул аны, әти үз сөйгән улын төзәткәндәй, туры, әмма шәфкать белән төзәтә.

Яраткан балалары газапланганда, Йәһвә ваемсыз калмый. Һәм Әюпнең әрнүен аңлап, Йәһвә аны да бик кызганган (Ишагыя 63:9; Зәкәрия 2:8). Ләкин Йәһвә шулай ук Әюпнең, «белмәгәнне сөйләп», үз проблемаларын тагы да катлауландырганын белгән. Шуңа күрә хәзер Йәһвә, Әюпкә күп сораулар биреп, аны төзәтә. «Мин җиргә нигез салганда, син кайда идең? — дип башлый ул.— Аңлыйм дисәң, әйт миңа». Аллаһы барлыкка китерә башлагач, «таң йолдызлары» — фәрештәләрдән торган Аллаһы гаиләсе — куанып кычкырган (Әюп 38:2, 4, 7). Әюп, әлбәттә, моның барысын күрмәгән.

Йәһвә, Әюп белән давыл эченнән сөйләшеп, аны ярату белән төзәткән

Йәһвә барлыкка китергән нәрсәләре турында сөйләвен дәвам иткән. Ниндидер мәгънәдә, Йәһвә Әюп белән сөйләшкәндә, табигать фәннәренә кагылып киткән. Алар арасында: астрономия, биология, геология һәм физика. Мәсәлән, Йәһвә Әюп якларында яшәгән хайваннарны: арыслан, козгын, тау кәҗәсе, кыргый ишәк, кыргый үгез, тәвә кошы, ат, лачын, бөркет, бегемот (күрәсең, гиппопотам) һәм левиафанны (күрәсең, крокодилны) тасвирлаган. Уйлап кына карагыз, Галәмнең Барлыкка Китерүчесе үзе табигать дөньясы турында лекция сөйләгән! *

Басынкылык белән мәхәббәткә өйрәтү

Йәһвә сүзләренең асылы нәрсәдә булган? Әюпкә басынкылык җитеп бетмәгән. Әюп, Йәһвә аның белән гаделсез эш итә дип уйлап, зарланган. Әмма шулай итеп ул үзенең кайгыртучан Атасы белән мөнәсәбәтләренә зыян китергән. Бу аның хәлен тагы да катлауландырган. Шуңа күрә Йәһвә Әюптән, бөтенесе барлыкка китерелгәндә, аның кайда булганын кат-кат сорый. Ул Әюптән шул хайваннарны туендыра, буйсындыра аламы дип сорый. Әгәр дә Әюп Йәһвә барлыкка китергән нәрсәләрне буйсындыра алмаган икән, ничек ул Барлыкка Китерүчегә нәрсә эшләргә икәнен әйтә алган? Әйе, Әюп Йәһвәнең юлларына һәм фикерләренә төшенә алмаган.

Әюп бәхәсләшмәгән һәм үзен акларга тырышмаган

Йәһвәнең бар сүзләрендә Әюпкә карата тирән мәхәббәте чагылган. Йәһвә Әюп белән болай дип фикер алышкандай булган: «Улым, әгәр дә мин моның барысын барлыкка китердем икән, әллә мин сине кайгырта алмаммы? Мин сине калдыра аламмы соң? Сине балаларың, иминлегең һәм сәламәтлегеңнән мәхрүм итә аламмы соң? Мин генә бит син югалтканны кайтара алам һәм сине савыктыра алам».

Әюп Йәһвәнең уйландыра торган сорауларына ике тапкыр гына җавап бирә. Ул бәхәсләшми һәм үзен акларга тырышмый. Ул үзенең бик аз белгәнен басынкылык белән таный һәм уйламыйча әйткән сүзләренә үкенә (Әюп 40:4, 5; 42:1—6). Бу Әюпнең искиткеч иманын күрсәтә. Бар сынауларыннан соң ул нык иманын югалтмаган. Ул, Йәһвәнең төзәтүен кабул итеп, карашын үзгәрткән. Без дә шуның турында уйланыйк: миңа төзәтүне һәм киңәшне кабул итәр өчен басынкылык җитәрме? Барыбыз да төзәтүгә мохтаҗ. Аны кабул иткәндә, без Әюпнең иманыннан үрнәк алабыз.

«Сез минем хакта... дөресне сөйләмәдегез»

Шунда Йәһвә, Әюпне юатыр өчен, Илифазга — күрәсең, өч ялган дусның иң олысына — мөрәҗәгать итә: «Сиңа һәм ике иптәшеңә ачуым кабынды, чөнки сез минем хакта, дөресне сөйләгән хезмәтчем Әюп кебек, дөресне сөйләмәдегез» (Әюп 42:7). Бу сүзләр турында уйланыйк. Йәһвәнең шушы өч ир-ат әйткән бар сүзләре ялган, ә Әюп әйткән һәр сүзе дөрес дип әйтәсе килгәнме? Әлбәттә юк *. Шулай да Әюп белән аның гаепләүчеләре арасында зур аерма булган. Болай да кайгыга баткан Әюп ялган гаепләүләр аркасында изелгән булган. Шуңа күрә аның ни өчен кайвакыт уйламыйча сөйләгәне аңлашыла. Әмма Илифаз һәм аның ике дусты андый авыр шартлар кичермәгән. Горур булганга һәм иманнары зәгыйфь булганга, алар белә торып явыз нәрсәләр сөйләгән. Үз сүзләре белән алар гаепсез кешегә һөҗүм иткән, ә иң начары, Йәһвәне мәрхәмәтсез һәм явыз итеп күрсәткән!

Йәһвәнең бу өч ир-аттан ни өчен зур бәя түләргә сораганы аңлашыла. Алар корбан итеп җиде үгез һәм җиде сарык тәкәсен китерергә тиеш булган! Соңрак Муса канунында язылганча, баш рухани, гөнаһ кылып халыкны гаепле иткәндә, үгезне корбан итеп китергән (Левилеләр 4:3). Әйе, үгез, Канун буенча, иң кыйммәтле корбан булган. Алай гына да түгел, Йәһвә әйтүенчә, Әюп башта алар хакына дога кылса гына, Ул аларның корбаннарын кабул итәр * (Әюп 42:8). Аллаһы тарафыннан акланган булу һәм Йәһвә гаделлегенең торгызылганын күрү, һичшиксез, Әюпне бик юаткан!

«Хезмәтчем Әюп сезнең өчен дога кылыр» (Әюп 42:8)

Йәһвә шикләнмәгән: Әюп, үз дусларын үзен рәнҗеткәннәре өчен кичереп, Аллаһы кушканны эшләячәк. Һәм Әюп шулай эшләгән дә (Әюп 42:9). Әюпнең тыңлаучанлыгы аның сафлыгын сүзләрдән дә яхшырак дәлилләгән. Йәһвә Әюпне тыңлаучанлыгы өчен мул фатихалаган.

«Йәһвәнең назлы хисләре»

Йәһвә Әюпкә карата бик назлы һәм шәфкатьле булган (Ягъкуб 5:11). Ничек итеп? Ул аңа сәламәтлек кайтарган. Илуй пәйгамбәрлек иткәнчә, тәне яшь чагыннан да сәламәтрәк булып киткәч, Әюпнең нәрсә хис иткәнен күз алдына китерегез! Аның гаиләсе һәм дуслары, ниһаять аның янына килеп, аны юаткан һәм бүләкләр китергән. Йәһвә, Әюпнең милкен торгызып, аңа элеккегә караганда ике мәртәбә күбрәк биргән. Ә иң зур кайгысын — балаларны югалтуны Йәһвә Әюпкә кичерергә ничек ярдәм иткән? Әюп хатыны белән, тагын ун баласын тудырып, күпмедер дәрәҗәдә юаныч тапкан. Йәһвә Әюпнең тормышын да озынайткан. Ул тагын 140 ел яшәгән һәм үз токымнарының ун буынын күргән. «Әюп бик озак яшәгән һәм тормышыннан канәгать булып вафат булган» (Әюп 42:10—17). Оҗмахта Әюп үзенең кадерле хатыны белән бергә Шайтан алган ун баласын кабат күрәчәк (Яхъя 5:28, 29).

Ни өчен Йәһвә Әюпне шулкадәр мул итеп фатихалаган? Изге Язмаларда мондый җавап бирелә: «Сез Әюпнең чыдамлыгы турында ишеттегез» (Ягъкуб 5:11). Әюпкә күпме авырлыклар кичерергә туры килгәнен безгә хәтта күз алдына китерү дә авыр. «Чыдамлык» дигән сүз Әюпнең барысын нык иман һәм Йәһвәгә ярату белән кичереп чыкканын күрсәтә. Ачуланыр һәм үпкә тотар урынына, ул үзен нык рәнҗеткән кешеләрне дә кичерергә әзер булган. Аның өмете өзелмәгән, һәм ул иң кыйммәтлесен — үз сафлыгын саклап калган (Әюп 27:5).

Һәрберебезгә чыдамлык кирәк. Шайтан безне, Әюп очрагындагы кебек, боектырырга тырышыр. Ләкин нык иманлы, басынкы, кичерүчән, саф һәм чыдам булып калсак, без дә искиткеч киләчәкне күрәчәкбез (Еврейләргә 10:36). Әюп кебек тугры булсак, без Шайтанны бик ярсытырбыз, ә безне яратучы Йәһвәне бик сөендерербез!

^ 6 абз. Илифаз, Билдад һәм Сәфәрнең Әюпкә әйткән сүзләре Изге Язмаларның тугыз бүлеген тәшкил итә, шулай да анда аларның Әюпкә бер тапкыр да исеме буенча дәшкәне күренми.

^ 14 абз. Вакыт-вакыт Йәһвә әкрен генә букваль телдән шигъри телгә күчә. (Мәсәлән, Әюп 41:1, 7, 8, 19—21 кара.) Һәрхәлдә, Аллаһының максаты бер үк — Әюптә Барлыкка Китерүчесенә карата хөрмәт үстерү.

^ 18 абз. Соңрак рәсүл Паул Илифаз сүзләрен хакыйкать буларак өземтә итеп китергән (Әюп 5:13; 1 Көринтлеләргә 3:19). Илифазның әйткәннәре дөрес булса да, ул аларны Әюпкә карата дөрес кулланмаган.

^ 19 абз. Әюп үз хатыны өчен охшаш корбанны китерергә тиеш булган дип беркайда да әйтелми.