Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Ишагыя 41:10: «Курыкма, чөнки мин синең белән»

Ишагыя 41:10: «Курыкма, чөнки мин синең белән»

 «Курыкма, чөнки мин синең белән. Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен, сине гаделлегем буенча уң кулым белән тотып торырмын» (Ишагыя 41:10, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Курыкма, чөнки Мин синең белән, аптырама, чөнки Мин синең Аллаң. Мин сиңа көч бирермен, ярдәм итәрмен, сине Үземнең җиңүче уң кулым белән яклармын» (Ишагыйя 41:10, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Ишагыя 41:10 ның мәгънәсе

 Йәһвә a Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләрен, аларның нинди генә авырлыклары булмасын, үз ярдәмендә ышандыра.

 «Мин синең белән». Йәһвә үз хезмәтчеләрен курыкмаска дәртләндерә, чөнки алар ялгыз түгел. Ул аларның нәрсә кичергәннәрен күрә һәм догаларын ишетә, әйтерсең лә ул алар янында (Зәбур 34:15; 1 Петер 3:12).

 «Мин синең Аллаһың». Йәһвә үз хезмәтчеләрен тынычландырып, аларның исләренә төшерә: нәрсә генә булмасын, ул әле дә аларның Аллаһысы, ә алар аның хезмәтчеләре. Алар шуңа тулысынча ышана ала: Аллаһыга аларга булышыр өчен бер нәрсә дә комачаулый алмый (Зәбур 118:6; Римлыларга 8:32; Еврейләргә 13:6).

 «Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен, сине гаделлегем буенча уң кулым белән тотып торырмын». Бер үк фикерне өч төрле сүзтезмә белән ассызыклап, Йәһвә үз ярдәмендә ышандыра. «Уң кулым белән тоту» дигән чагыштыруны кулланып, ул үз халкына ярдәм итәр өчен нәрсә эшләячәген күрсәтә. Берәрсе егылса, ул, уң кулын сузып, аны бастыра ала (Ишагыя 41:13).

 Үз хезмәтчеләрен ныгытыр өчен һәм аларга ярдәм итәр өчен, Аллаһы иң элек үз Сүзен — Изге Язмаларны куллана (Йошуа 1:8; Еврейләргә 4:12). Мәсәлән, Аллаһы Сүзе ярлылык, чир-авыру я якын кешене югалту кебек сынаулар белән очрашкан кешеләргә гамәли киңәшләр бирә (Гыйбрәтле сүзләр 2:6, 7). Шулай ук Аллаһы, үз хезмәтчеләрен эмоциональ яктан ныгытыр өчен, изге рухын — үзенең эш итүче көчен бирә ала (Ишагыя 40:29; Лүк 11:13).

Ишагыя 41:10 ның контексты

 Бу сүзләр соңрак Бабыл әсирлегенә алынган тугры яһүдләргә юаныч биргән. Йәһвә алдан әйткәнчә, яһүд әсирлеге ахырында мондый куркыныч хәбәрләр таралачак: дошман, килеп, тирә-яктагы халыкларны җимерер һәм Бабылга да янар (Ишагыя 41:2—4; 44:1—4). Бабыл һәм тирә-яктагы халыклар, бу хәбәрләрне ишеткәч, куркып китәр, ә яһүдләргә борчыласы булмас, чөнки Йәһвә аларны яклар. «Курыкма»,— диеп, ул өч тапкыр үз халкын ышандырган (Ишагыя 41:5, 6, 10, 13, 14).

 Ишагыя 41:10 дагы сүзләр башта Бабыл әсирлегендәге тугры яһүдләргә әйтелгән булса да, Йәһвә Аллаһы аларны үзенең барлык хезмәтчеләрен юатыр өчен саклаган (Ишагыя 40:8; Римлыларга 15:4). Элек ул үз хезмәтчеләренә булышкан кебек, бүген дә аларга булыша.

Ишагыя китабының 41 нче бүлеген аңлатучы искәрмәләр һәм кисешкән урыннар белән бергә укыгыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).