Төп мәгълуматка күчү

Бар диннәр дә Аллаһыга илтәме?

Бар диннәр дә Аллаһыга илтәме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Юк, һәркайсы дин Аллаһыга илтми. Изге Язмаларда Аллаһы хупламаган күп диннәр турында әйтелә. Аларны ике төп төргә бүлеп була.

1 төр: ялган илаһларга табыну

 Изге Язмаларда ялган илаһларга табыну «буш», «мәгънәсезлек» һәм «файдасыз» дигән сүзләр белән сурәтләнә (Ирмия 10:3—5; 16:19, 20). Йәһвә a Аллаһы борынгы Исраил халкына болай дип боерган булган: «Миннән башка һичнинди илаһларыгыз булырга тиеш түгел» (Чыгыш 20:3, 23; 23:24). Исраиллеләр башка илаһларга табынганда, Йәһвәнең «аларга ачуы чыкты» (Саннар 25:3; Левилеләр 20:2; Хакимнәр 2:13, 14).

 Аллаһының «„илаһ“ дип аталучыларга» табынуга карата карашы үзгәрмәгән (1 Көринтлеләргә 8:5, 6; Гәләтиялеләргә 4:8). Ул үзенә табынырга теләүче кешеләргә ялган дин тотучылар белән берләшмәскә куша, ул болай ди: «Алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз» (2 Көринтлеләргә 6:14—17). Бар диннәр дә кешеләрне Аллаһыга илтсә, ни өчен Аллаһы шундый боерык бирә?

2 төр: хак Аллаһыга аңа яраклы булмаган рәвештә табыну

 Вакыт-вакыт исраиллеләр Аллаһыга гыйбадәт кылабыз дип ялган диннән алынган нәрсәләргә ышанган һәм йолалар тоткан, әмма Йәһвә аларның хак динне ялган дин белән берләштерү тырышлыкларын хупламаган (Чыгыш 32:8; Канун 12:2—4). Гайсә үз көннәрендәге дини җитәкчеләрне Аллаһыга гыйбадәт кылу рәвешләре өчен шелтәләгән; алар тышкы яктан дини булып күренгән, ә үзләре икейөзле булган, «Канундагы мөһимрәк нәрсәләрне — гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны кире каккан» (Маттай 23:23).

 Бүген дә хакыйкатькә нигезләнгән дин генә кешеләрне Аллаһыга илтә. Ә хакыйкать Изге Язмаларда язылган (Яхъя 4:24; 17:17; 2 Тимутигә 3:16, 17). Тәгълиматлары Изге Язмаларга каршы килгән диннәр чынлыкта кешеләрне Аллаһыдан читләштерә. Кешеләр троица, үлемсез җан һәм мәңгелек газаплар турында Изге Язмаларда язылган дип уйлый, әмма күп кенә шундый тәгълиматлар ялган илаһларга табынудан алынган. Андый ышануларны үз эченә алган табыну «юкка гына» һәм файдасыз, чөнки шундый табынуда Аллаһы таләпләре дини йолалар белән алмаштырыла (Марк 7:7, 8).

 Аллаһы дини икейөзлелекне нәфрәт итә (Титуска 1:16). Кешеләргә Аллаһыга якынлашырга ярдәм итәр өчен, дин аларның тормышларына тәэсир итәргә тиеш, ул формаль булырга һәм йолалардан гына торырга тиеш түгел. Мәсәлән, Изге Язмаларда болай диелә: «Берәрсе үзен Аллаһыга табынучы дип санап та, телен тыймый икән, ул үз йөрәген алдый, һәм аның гыйбадәт кылуы буш. Аллаһыбыз һәм күктәге Атабыз каршында саф һәм нәҗесләнмәгән гыйбадәт кылу — авырлыклар кичерүче ятимнәр белән тол хатыннар турында кайгырту һәм үзеңне бу дөньяның бозык юлларыннан саклау» (Ягъкуб 1:26, 27). Изге Язмаларның «Восстановительный перевод» тәрҗемәсендә бу саф гыйбәдәт кылу турында «нәҗесләнмәгән дин» дип әйтелә.

a Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвә — хак Аллаһының исеме.