«Гайсәгә иман ит». Котылыр өчен, Гайсәгә иман итү җитәрлекме?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Мәсихчеләр Гайсә кешелекнең гөнаһлары өчен үлгән дип ышана (1 Петер 3:18). Әмма котылыр өчен, Гайсәгә Коткаручыга буларак иман итүдән күбрәк таләп ителә. Җеннәр дә Гайсәнең «Аллаһы Улы» булуын белә, ләкин алар котылмаячак, алар һәлак булачак (Лүк 4:41; Яһүд 6).
Котылыр өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк?
Гайсәнең үз тормышын гөнаһларыбыз өчен корбан итеп биргәненә ышану мөһим (Рәсүлләр 16:30, 31; 1 Яхъя 2:2). Бу аның реаль шәхес икәнлегенә һәм Изге Язмаларда аның турында язылганнар төгәл булуына ышануны аңлата.
Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә икәнен белегез (2 Тимутигә 3:15). Изге Язмаларда язылганча, рәсүл Паул белән Силас төрмә сакчысына болай дип әйткән: «Хуҗабыз Гайсәгә иман ит. Шулай итеп... котылачаксың». Шуннан соң алар аны «Йәһвә a сүзенә» өйрәтә башлаган (Рәсүлләр 16:31, 32). Димәк, төрмә сакчысы, Изге Язмаларның төп хакыйкатьләрен белмәсә, Гайсәгә тулысынча ышана алмаган да. Аңа Изге Язмаларга нигезләнгән төгәл белем кирәк булган (1 Тимутигә 2:3, 4).
Тәүбә итегез (Рәсүлләр 3:19). Киләсе мөһим адым — тәүбә итү. Бу элеккеге дөрес булмаган уйларга һәм эшләргә чын күңелдән үкенү дигән сүз. Үкенү, Аллаһы хөкем иткән эшләрдән туктап, тәүбә итүегезне «күрсәтүче эшләр башкаруыгыздан» күренер (Рәсүлләр 26:20).
Суга чумдырылыгыз (Маттай 28:19). Гайсә аның шәкертләре суга чумдырылырга тиеш дигән. Өстәрәк искә алынган төрмә сакчысы суга чумдырылу үткән (Рәсүлләр 16:33). Шулай ук, рәсүл Петер зур халык төркеменә Гайсә турында сөйләгәч, «аның сүзләрен чын күңелдән кабул иткән кешеләр суга чумдырылу үткән» (Рәсүлләр 2:40, 41).
Гайсәнең күрсәтмәләренә буйсыныгыз (Еврейләргә 5:9). Гайсә «кушканнарның барын да» үтәүчеләр тормыш рәвешләре белән Гайсәнең шәкертләре булуын күрсәтә (Маттай 28:20). Алар «тыңлаучылар гына» түгел, ә «сүзне үтәүчеләр» булып китә (Ягъкуб 1:22).
Ахырга кадәр нык калыгыз (Марк 13:13). Гайсәнең шәкертләренә, котылыр өчен, «чыдамлык кирәк» (Еврейләргә 10:36). Мәсәлән, рәсүл Паул Гайсә өйрәтүләрен тырышып үтәгән һәм Аллаһыга һәрвакыт тугры булган. Мәсихче булып киткәннән бирле үлеменә кадәр ул чыдамлык белән бу тормыш юлыннан йөргән (1 Көринтлеләргә 9:27).
«Гөнаһларны ярлыкау догасы» турында нәрсә әйтеп була?
Кайбер диннәрдә кешеләр «Гөнаһларны ярлыкау догасы» һәм «Коткарылу догасы» дигән догаларны кабатлый. Бу кешеләр догаларында гөнаһлы булуларын таный һәм Гайсәнең гөнаһлары өчен үлгәненә ышануларын белдерә. Алар шулай ук Гайсәдән йөрәкләренә я тормышларына керсен дип сорый. Ләкин Изге Язмалар андый «Гөнаһларны ярлыкау догасын» искә алмый һәм шулай итеп дога кылырга өйрәтми.
Кайберәүләр «Гөнаһларны ярлыкау догасын» әйтсәң, коткарылачаксың дип уйлый. Ләкин бернинди кеше дә дога кылып кына котыла алмый. Камилсез кешеләр буларак, без хаталар кылуын дәвам итәбез (1 Яхъя 1:8). Менә ни өчен Гайсә үз шәкертләрен гөнаһларның кичерелүе турында даими дога кылырга өйрәткән (Лүк 11:2, 4). Өстәвенә, кайбер мәсихчеләр, Аллаһыдан читкә тайпылып, мәңгелек котылуга өметен югалткан (Еврейләргә 6:4—6; 2 Петер 2:20, 21).
«Гөнаһларны ярлыкау догасы» кайдан килеп чыккан?
Тарихчылар бу сорау буенча бер фикердә тормый. Кайберәүләр бу гадәт протестант Реформациясе үсеш алганда барлыкка килгән дип фараз итә. Башкалар исә «Гөнаһларны ярлыкау догасын» XVIII һәм XIX гасырлардагы яңа дини агымнар вакытында әйтә башлаганнар дип уйлый. Һәрхәлдә, бу гадәт Изге Язмаларга нигезләнмәгән, ә киресенчә, ул Изге Язмаларга каршы килә.
a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.