Төп мәгълуматка күчү

Гайсә пәйгамбәр Аллаһымы?

Гайсә пәйгамбәр Аллаһымы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Гайсә үзен «Аллаһы Улы» дип атаган (Яхъя 10:36; 11:4). Ул үзен беркайчан да Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы дип атамаган.

 Ул үзе Аллаһыга дога кылган (Маттай 26:39). Шәкертләрен дога кылырга өйрәткәндә ул: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен»,— дип әйткән (Маттай 6:9).

 Изге Язмалардан бер өзек китереп ул Аллаһының исемен ачыклаган «Тыңла, Исраил, безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә» (Марк 12:29; Канун 6:4).