Төп мәгълуматка күчү

Дөрес карарлар кабул итәр өчен нәрсә эшләргә?

Дөрес карарлар кабул итәр өчен нәрсә эшләргә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда карар кабул итүдә булышучы яхшы җитәкчелек бар. Бу китап безгә «зирәклеккә ирешергә, төшенүчәнлеккә омтылырга» булыша (Гыйбрәтле сүзләр 4:5). Кайбер очракларда, анда безнең өчен иң яхшы карар нинди икәне әйтелә. Башка очракларда ул безгә акыллы карар кабул итәр өчен җитәкчелек бирә.

Бу мәкаләдә

 Дөрес карар кабул итәр өчен киңәшләр

  •   Ашыкма. Изге Язмаларда болай диелә: «Алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Ашыксаң, мөһим якларга игътибар итми калуың бар. Бар вариантларны карап чыгар өчен вакыт бүлеп куй (1 Тисалуникәлеләргә 5:21).

  •   Карарларны хисләргә бирелеп кабул итмә. Изге Язмалар йөрәккә таянмаска өйрәтә (Гыйбрәтле сүзләр 28:26; Ирмия 17:9). Мәсәлән, ачу чыкканда, боеккан чакта, югалып калганда, сабырсызланганда я хәлдән тайган чакта без дөрес карар кабул итә алмабыз (Гыйбрәтле сүзләр 24:10; 29:22).

  •   Акыллык сорап дога кыл (Ягъкуб 1:5). Аллаһы андый үтенечләрне тыңлый. Ул кайгыртучы Әти һәм үз балаларын кирәкмәгән проблемалардан саклап калырга тели. «Зирәклекне Йәһвә a үзе бирә, белем һәм аңлау бирүче сүзләр аның авызыннан чыга»(Гыйбрәтле сүзләр 2:6). Бу зирәклекне ул үзенең язылган Сүзе, Изге Язмалар аша бирә (2 Тимутигә 3:16, 17).

  •   Тикшерүләр үткәр. Дөрес карарлар кабул итәр өчен, ышанычлы мәгълүмат табарга кирәк. «Зирәк кеше тыңлар да күбрәк үгет-нәсыйхәт алыр»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 1:5). Ышанычлы һәм файдалы мәгълүматны кайдан табып була?

     Беренчедән, Изге Язмалардан. Анда үзеңне кызыксындыручы сорау буенча җавап эзлә. Барлыкка Китерүчебез безгә чыннан да нәрсә кирәк икәнен белә. Шуңа күрә аның Сүзендә иң файдалы киңәшләр язылган (Зәбур 25:12). Кайбер очракларда, Изге Язмаларда ап-ачык җитәкчелек бирелә. Мәсәлән, анда законнар һәм әмерләр язылган (Ишагыя 48:17, 18). Әмма күп кенә очракларда Изге Язмаларда андый әмерләр я законнар юк. Анда принциплар бирелгән һәм алардан кирәкле җитәкчелек алып була. Аларны кулланып без дөрес карар кабул итә алабыз. Һәм ул, бәлки, башкалар кабул иткән карардан аерылып торыр. Үз очрагыңа туры килгән Изге Язмалар шигыре тап, Изге Язмаларга нигезләнгән мәкаләләрне я басмаларны тикшер. Аларны, мәсәлән, безнең сайттан табыр була. b

     Кайбер карарларны кабул итәр алдыннан, сиңа ышанычка лаек башка чыганакларны тикшерергә кирәк булыр. Мәсәлән, берәр аеруча кыйбат нәрсә сатып алыр алдыннан, шул әйбергә кагылышлы мәгълүматны тикшерү яхшы булыр иде. Мәсәлән, аңа нинди гарантияләр бирелә, аны кайтарырга теләсәң, моны эшләп булырмы? Һәм шуңа игътибар ит: бу әйбәр нәкъ син теләгән әйберме?

     «Киңәшсез, ниятләр таркала»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 15:22). Шуңа күрә берәр карар кабул итәр алдыннан ышанычка лаек кешеләр белән киңәшләшеп ал. Мәсәлән, сәламәтлек белән бәйле карарлар кабул итәр алдыннан, тиешле табиб белән киңәшләшеп алу акыллы булыр иде (Маттай 9:12). Кайбер очракларда синең хәлгә эләккән кеше белән киңәшләшеп алу файдалы булыр. Ләкин шуны исеңдә тот: кешеләр сиңа киңәш бирсә дә, алар түгел, ә син карар кабул итәчәксең һәм шул карар китергән җимешләрне син татырсың (Гәләтиялеләргә 6:4, 5).

  •   Бар якларны да исәпкә ал. Җыйган бар мәгълүматны исәпкә алып исемлек төзе. Анда нинди карар кабул итеп була һәм аның уңай, шулай ук тискәре якларын язып куй. Кабул ителәчәк карарның нәтиҗәләрен һичбер нәрсә яшермичә язып куй (Канун 32:29). Мәсәлән, бу карар сиңа, гаиләңә я башкаларга нинди зыян я файда китерәчәк икәнен билгелә (Гыйбрәтле сүзләр 22:3; Римлыларга 14:19). Андый сорауларны Изге Язмалар ярдәмендә карап чыгу ярату чагылган акыллы карар кабул итәргә булышыр.

  •   Икеләнеп торма. Кайвакыт, шикләребез булганга, без карар кабул итәргәме юкмы дип икеләнеп торырга мөмкин. Ләкин икеләнеп торсак, безнең карар кабул итү мөмкинлеген кулдан ычкындыруыбыз бар. Я без берәр көтелмәгән хәлгә эләгергә мөмкин. Әйе, икеләнеп тору начар карар кабул итүгә тиң. Изге Язмаларда бу мондый сүзләр белән аңлатыла: «Җилне күзәтеп торучы чәчмәс, болытларга карап торучы урмас» (Вәгазьче 11:4).

 Шуны да исеңдә тот: хәтта иң яхшы карар да камил түгел. Карар кабул итү еш кына нәрсәнедер корбанга китерүне таләп итә. Көтелмәгән хәлләр дә туарга мөмкин (Вәгазьче 9:11). Шуңа күрә булган мәгълүматны куллан һәм уңышка китергән вариантны сайла.

 Инде кабул ителгән карарны үзгәртергә кирәкме?

 Кайвакыт кирәк. Шартлар үзгәрә, я кабул ителгән карар көтмәгән нәтиҗәләргә китерә. Шуңа күрә барысын кабат карап чыгып, тиешле карар кабул итү акыллы булыр иде.

 Кайбер карарлар үзгәрешсез калырга тиеш (Зәбур 15:4). Мәсәлән, Аллаһы ир белән хатын үз никах антларына тугры калыр дип көтә c (Малахи 2:16; Маттай 19:6). Никахта проблемалар туганда, никахны өзәргә түгел, ә проблеманы хәл итәргә кирәк.

 Үзгәртеп булмый торган начар карар кабул иткән булсам, нәрсә эшләргә?

 Андый хәлләр булгалый һәм без начар я акылсыз карар кабул итәбез (Ягъкуб 3:2, искәрмә). Андый чакларда без үкенәбез я үзебезне гаеплибез һәм моңа гаҗәпләнәсе юк (Зәбур 69:5). Андый хисләр кичерсәк тә, аларның файдасы да бар, чөнки бу башка андый хаталар кылмаска тәвәкәллегебезне ныгыта! (Гыйбрәтле сүзләр 14:9). Ләкин Изге Язмалар үзебезне битәрләп йөрмәскә өнди, чөнки моның аркасында без хәлсезләнәбез, дөрес фикер йөртә алмыйбыз (2 Көринтлеләргә 2:7). d «Йәһвә шәфкатьле һәм кызганучан»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Зәбур 103:8—13). Начар карар кабул иткән булсаң, моннан сабаклар ал һәм хәлне яхшыртыр өчен кулыңнан килгәнне эшлә.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).

b Син шулай ук jw.org сайтына кирәкле сүзләр кертеп кирәкле темага мәкаләләр таба аласың. Бу сайтта Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр бирелә. Шулай ук аерым сүзләрне «Изге Язмаларның Яңа дөнья тәрҗемәсеннән» табып була.

c Аллаһы ихтыяры буенча, ир белән хатын гомер буе бергә калырга тиеш. Тормыш иптәшләренең берәрсе зина кылса гына Аллаһы, аерылышып кабат никахка керергә, рөхсәт итә (Маттай 19:9). Никахыңда авырлыкларың булса, Изге Язмалар сиңа аларны ярату белән акыллы хәл итәргә булыша ала.

d Күбрәк белер өчен «Гаеп хисе. Изге Язмалар миңа ярдәм итә аламы?» дигән мәкаләне карагыз.