«Игелекле самарияле» дип кемне атап була?
Изге Язмалар нигезендә җавап
«Игелекле самарияле» дип, гадәттә, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышучы кешене атыйлар. Бу исем Гайсәнең сөйләгән хикәясеннән алынган. Шул хикәяне сөйләп, Гайсә шуны күрсәткән: яхшы кеше башкаларга, аларның милләтенә һәм чыгышына карап тормыйча, шәфкатьлек күрсәтеп булыша.
Бу мәкаләдә
Гайсәнең хикәясендә нәрсә турында сүз бара?
«Игелекле самарияле» турындагы хикәядә бер яһүд Иерусалимнан Әрихәгә бара: юлда аңа юлбасарлар һөҗүм итә, аны кыйныйлар һәм юл буенда үлем хәлендә калдыралар.
Яһүдләрнең бер рухание, соңрак яһүдләрнең башка бер дин җитәкчесе, шул яраланган яһүдне күрсәләр дә, аны читләтеп үтеп китәләр. Алар, үз милләттәшенең авыр хәлдә булуын күрсәләр дә, аңа булышмыйлар.
Ә башка бер милләт кешесе, Самария кешесе, яраланган кешегә ярдәм итә (Лүк 10:33; 17:16—18). Ул аны кызгана, һәм аның яраларын бәйли. Шуннан соң аны кунакханәгә илтеп куя һәм төне буе аның турында кайгырта. Ә икенче көнне ул кунакханә хуҗасына, яраланган кеше турында кайгыртсын өчен, акча бирә һәм, аңа тагын да күбрәк акча сарыф итәргә туры килсә, аны капларга сүз бирә (Лүк 10:30—35).
Ни өчен Гайсә бу хикәяне сөйләгән?
Гайсә бу хикәяне үз милләттәшен һәм үзе тоткан дин тотучы кешене генә үз якыны дип санаган кешегә сөйләгән. Гайсәнең аңа мөһим сабак бирәсе килгән: ул үз якыны дип яһүд кешеләрен генә түгел, ә башкаларны да санарга тиеш булган (Лүк 10:36, 37). Бу хикәя, Аллаһыны шатландырып яшәргә теләгән һәр кеше аны укысын өчен, Изге Язмаларга кертелгән булган (2 Тимутигә 3:16, 17).
Бу хикәядән нинди сабак алып була?
Бу хикәядән күренгәнчә, башкаларны чыннан да үзенең якыны дип санаган кеше кызгануын эшләре белән күрсәтә. Газап чиккән кешенең ихтыяҗларына ул ваемсыз калмый һәм аның чыгышына да, милләтенә дә карап тормый. Ул башкаларның үзенә нәрсә эшләүләрен теләсә, үзе дә аларга шуны эшли (Маттай 7:12).
Самариялеләр кем булган?
Самария халкы Яһүдия иленнән төньякта урнашкан җирләрдә яшәгән. Бу халык арасында яһүдләрнең башка халык кешеләре белән корган катнаш никахларыннан туган токымнар булган.
Б. э. беренче гасырына Самария халкы үз динен булдырып тоткан. Алар Еврей Язмаларының беренче биш китабын кабул иткән, ә калган китапларны гадәттә кире каккан.
Гайсә яшәгән көннәрдә күп кенә яһүдләр Самария кешеләренә җирәнеп караган һәм алар белән уртак эшләр алып бармаска тырышкан (Яхъя 4:9). Кайбер яһүдләр «самарияле» сүзен кешене мыскыл итәр өчен кулланган (Яхъя 8:48).
Бу хикәядәге вакыйгалар чыннан да булганмы?
Самария кешесе турындагы хикәя берәр булган вакыйгага нигезләнеп төзелгәнме? Изге Язмаларда моның турында бернәрсә дә әйтелми. Гайсә, өйрәткәндә, кешеләргә яхшы билгеле булган йолаларны һәм урыннарны кулланган, шуңа күрә Гайсәне тыңлаган кешеләр аның нәрсә әйтәсе килгәнен шунда ук аңлаган.
Шул хикәянең күп кенә нечкәлекләре тарихи яктан төгәл булып тора. Мәсәлән:
Иерусалимнан Әрихәгә кадәр барып җитәр өчен 20 километр юл үтәргә кирәк булган. Аның якынча 1 километр озынлыктагы өлешен тау битеннән төшеп үтәргә кирәк булган. Шуңа күрә сәяхәтчеләр «Иерусалимнан Әрихәгә төшүче юл буенча барганнар» дип төп-төгәл әйтелә (Лүк 10:30).
Әрихәдә яшәүче руханилар һәм левилеләр Иерусалимга еш кына шул юлдан барганнар.
Юлбасарлар кеше йөрмәгән шундый җирләрдә еш кына яшеренгән. Алар сак булмаган һәм аеруча ялгыз гына сәяхәт иткән кешеләрне сагалап торган.