Изге Язмаларда, кеше бер коткарылды икән, димәк, инде мәңгегә, диеләме?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Юк, Изге Язмаларда андый тәгълимат язылмаган. Кеше, Гайсә Мәсихкә иман иткәнгә коткарылса да, үз иманын югалтырга һәм, нәтиҗәдә, коткарылуыннан мәхрүм калырга мөмкин. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, иманны нык саклар өчен, зур тырышлыклар куярга — бар көчебезне куеп «көрәшергә» кирәк (Яһүд 3, 5). Беренче мәсихчеләр Мәсихне инде кабул иткән булсалар да, аларга мондый киңәш бирелгән булган: «Аллаһы сезне коткарсын өчен тырышлыклар куйганда, курку катыш тирән хөрмәт күрсәтеп яшәгез» (Филипиялеләргә 2:12).
Кеше бер коткарылды икән, димәк, инде мәңгегә — Изге Язмаларның нинди шигырьләре бу тәгълиматның дөрес булмаганын күрсәтә?
Изге Язмалар җитди гөнаһлар кылудан кисәтә, чөнки андый гөнаһлар аркасында кеше Аллаһы Патшалыгына керә алмый (1 Көринтлеләргә 6:9—11; Гәләтиялеләргә 5:19—21). Коткарылуны югалтып була, шуңа күрә андый кисәтүләр мәгънәсез түгел. Изге Язмалар күрсәткәнчә, хәтта коткарылган кеше, кабат җитди гөнаһ кыла башлап, рухи яктан егылырга мөмкин. Мәсәлән, Еврейләргә 10:26 да болай дип әйтелә: «Әгәр дә без, хакыйкатьне төгәл белгәннән соң, аңлы рәвештә гөнаһ кылып йөрибез икән, безгә гөнаһлар өчен китерелгән бернинди корбан да инде ярдәм итә алмый» (Еврейләргә 6:4—6; 2 Петер 2:20—22).
Гайсә пәйгамбәр, иманны саклауның мөһимлегенә басым ясар өчен, бер мисал китергән. Ул үзен — йөзем агачы белән, ә үз шәкертләрен йөзем агачының ботаклары белән чагыштырган. Кайбер шәкертләр, җимешләр китереп, ягъни дөрес эшләр кылып, үз иманнарын күрсәткән; ә кайберләре андый җимешләр китермәгән һәм, нәтиҗәдә, «кисеп ташланган», «корыган ботак кебек булган», ягъни коткарылуларын югалткан (Яхъя 15:1—6). Рәсүл Паул моңа охшаш мисал китергән. Ул, үз иманнарын саклап калмаган мәсихчеләр кисеп ташланырлар, дигән (Римлыларга 11:17—22).
Мәсихчеләргә «уяу торырга» кирәк (Маттай 24:42; 25:13). Кеше, «караңгылык эшләрен» башкарып яисә Гайсә эшләргә кушканны эшләмичә, рухи яктан йоклап китсә, үз коткарылуын югалтыр (Римлыларга 13:11—13; Ачылыш 3:1—3).
Изге Язмаларның күп шигырьләрендә, коткарылган кеше ахырга кадәр тугрылык белән чыдам булып калырга тиеш, дип әйтелә (Маттай 24:13; Еврейләргә 10:36; 12:2, 3; Ачылыш 2:10). Беренче гасырдагы мәсихчеләр, үз кардәшләренең иманда нык торганнары турында ишеткәч, бик шатланган (1 Тисалуникәлеләргә 1:2, 3; 3 Яхъя 3, 4). Чыдам булып калмаган мәсихче үз коткарылуын югалтмый икән, ни өчен алайса Изге Язмаларда тугрылык белән чыдам булуга шулкадәр күп игътибар бирелә?
Рәсүл Паул, үз үлеме якын икәнен сизгәндә генә, коткарылуын инде югалтмас икәнен аңлаган (2 Тимутигә 4:6—8). Элегрәк исә ул, тән теләкләренә бирелсә, үз коткарылуын югалта алганын таныган. Ул болай дип язган: «Башкаларга вәгазьләп тә, үзем Аллаһы хуплавыннан мәхрүм калмас өчен, тәнемне тыям һәм аны үземә кол итәм» (1 Көринтлеләргә 9:27; Филипиялеләргә 3:12—14).