Ни өчен Гайсә исеме хакына дога кылырга кирәк?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Аллаһы үзенә дога кылыр өчен бер юл гына билгеләгән: дога кылганда без Гайсә исеме хакына дога кылырга тиеш. Гайсә: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми»,— дип әйткән булган (Яхъя 14:6). Үз тугры рәсүлләренә ул болай дигән: «Сезгә хак сүз әйтәм: минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер» (Яхъя 16:23).
Гайсә исеме хакына дога кылыр өчен башка сәбәпләр:
Без Гайсәне һәм аның Атасы Йәһвә Аллаһыны олылыйбыз (Филипиялеләргә 2:9—11).
Безне коткарыр өчен Аллаһы Гайсәне йолым корбаны итеп биргән һәм без, аның аша дога кылып, бу корбан өчен аңа, үз рәхмәтебезне белдерәбез (Маттай 20:28; Рәсүлләр 4:12).
Без Гайсәнең Аллаһы белән кешеләр арасындагы Арадашчы ролен таныйбыз (Еврейләргә 7:25).
Без Гайсәгә Иң Баш Руханига буларак хөрмәт күрсәтәбез. Ул шул рольне үтәп безгә Аллаһы хуплавын алырга булыша (Еврейләргә 4:14—16).