Реинкарнация тәгълиматы Изге Язмаларда бармы?
Изге Язмалардагы җавап
Юк. Изге Язмаларда «Реинкарнация» сүзе дә, кеше кабат туып башка җан иясе булып килә дигән фикер дә юк. Реинкарнация тәгълиматының нигезе — үлемсез җан тәгълиматы a. Әмма Изге Язмаларда җан кеше үзе дип әйтелә, җан үлә (Яратылыш 2:7, искәрмә; Йәзәкил 18:4). Үлгәч кеше юк була (Яратылыш 3:19; Вәгазьче 9:5, 6).
Реинкарнация һәм үледән терелү арасында нинди аерма бар?
Изге Язмаларда үледән терелү булачак дип әйтелә, бу тәгълиматның нигезе үлемсез җан тәгълиматы түгел. Үледән терелү — Аллаһының көче ярдәмендә җирдә яңадан яши башлау (Маттай 22:23, 29; Рәсүлләр 24:15). Үледән терелү «яңа җирдә» мәңге яшәргә өмет бирә, бу өмет нигезле (2 Петер 3:13; Ачылыш 21:3, 4).
Реинкарнация һәм Изге Язмалар турында хаталы фикер йөртү
Хаталы фикер: Изге Язмаларда Ильяс пәйгамбәр икенче тапкыр туып, имеш, Чумдыручы Яхъя булып килә дип әйтелә.
Чынбарлык: Аллаһы: «Яныгызга Ильяс пәйгамбәрне җибәрәм»,— дип вәгъдә иткән, ә Гайсә бу сүзләрнең Чумдыручы Яхъяда үтәлгәнен әйткән (Малахи 4:5, 6; Маттай 11:13, 14). Шулай да бу Ильясның икенче тапкыр туып Чумдыручы Яхъя булып килгәнен аңлатмый. Яхъя үзе Ильяс түгеллеген әйткән (Яхъя 1:21). Яхъя, Ильяс үрнәге буенча эш итеп, халыкка Аллаһының хәбәрен игълан иткән һәм тәүбә итәргә кирәклеген аңлаткан (1 Патшалар 18:36, 37; Маттай 3:1). Шулай ук Яхъя «Ильясның рухы һәм кодрәте белән» йөргән (Лүк 1:13—17).
Хаталы фикер: Изге Язмаларда «яңадан туу» дип әйтелгәндә күздә реинкарнация тотыла.
Чынбарлык: Изге Язмаларда яңадан туу турында әйтелгәндә, кешенең ул әле исән булганда рухи тууы турында сүз бара (Яхъя 1:12, 13). Андый рухи туу — кылган гамәлләренең ачы җимешләрен уру нәтиҗәсе түгел, ә Аллаһы фатихасы. Рухи туу кешегә киләчәккә бер дә кабатланмас өмет бирә (Яхъя 3:3; 1 Петер 1:3, 4).
a Үлемсез җан һәм реинкарнация тәгълиматлары үз башлангычын борынгы Бабылдан ала. Күпмедер вакыт узгач, һинд фәлсәфәсендә карма тәгълиматы барлыкка килә. Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, карма — «сәбәп-нәтиҗә законы һәм шул закон буенча, кешенең беренче тапкыр туганнан соң кылган гамәлләре икенче тапкыр туганда эз калдыра» («Britannica Encyclopedia of World Religions», 913 нче бит).