Төп мәгълуматка күчү

Кемнең исемнәре «тормыш китабында» язылган?

Кемнең исемнәре «тормыш китабында» язылган?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 «Тормыш китабында» — шулай ук «тормыш төргәге» һәм «хәтер китабы» дип аталган китапта — мәңге яшәү өмете булган кешеләрнең исемнәре язылган (Ачылыш 3:5; 20:12; Малахи 3:16). Аллаһы шул китапка тугры һәм тыңлаучан кешеләрнең исемнәрен яза (Яхъя 3:16; 1 Яхъя 5:3).

 Бар тугры хезмәтчеләрнең исемнәре Аллаһының хәтерендә саклана. Аның хәтере «дөнья яратылганнан бирле» яисә кешелек тарихыннан башлап язылган «китапка» тиң (Ачылыш 17:8). Күрәсең, тугры Һабилнең исеме, тормыш китабына беренче булып язылган булган (Еврейләргә 11:4). Тормыш китабы исемнәрнең исемлеге генә түгел: аннан Йәһвәнең «үзенекеләрен белгән» кайгыртучан Аллаһы булуы күренә (2 Тимутигә 2:19; 1 Яхъя 4:8).

Исемнәрне «тормыш китабыннан» бетереп буламы?

 Әйе. Аллаһы тыңламаучан борынгы Исраил халкына: «Кем миңа каршы гөнаһ кылса, шул кешенең исемен мин үз китабымнан бетерәчәкмен»,— дигән (Чыгыш 32:33). Әгәр без Йәһвәгә тугры булуыбызны исбатлап торсак, исемнәребез «тормыш төргәгендә» сакланыр (Ачылыш 20:12).