Утлы күл нәрсә ул? Шул ук Гәһәннә я тәмугмы?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Утлы күл — мәңгелек юк ителү символы. Шул ук Гәһәннә дип әйтеп була, ләкин тәмугтан — кешелекнең гомуми кабере булып торган тәмугтан ул аерылып тора.
Турыдан-туры күл түгел
Изге Язмаларда «утлы күл» төшенчәсе биш мәртәбә очрый, һәм шул шигырьләр аның туры мәгънәдә күл түгел, ә символ булуын күрсәтә (Ачылыш 19:20; 20:10, 14, 15; 21:8). Утлы күлгә нәрсәне яки кемне ташлыйлар?
Иблисне. (Ачылыш 20:10). Рухи зат булганга, Иблискә ут зыян китерә алмый (Чыгыш 3:2; Хакимнәр 13:20).
Үлемне. (Ачылыш 20:14). Үлем — яшәешнең юклыгы, яшәүдән туктау хәле (Вәгазьче 9:10). Үлемне утта яндырып булмый.
«Ерткычны» һәм «ялган пәйгамбәрне». (Ачылыш 19:20). Болар символлар, шуңа күрә күл дә символ дигән нәтиҗә ясау нигезле түгелме? (Ачылыш 13:11, 12; 16:13).
Мәңгелек юк ителү символы
Изге Язмаларда утлы күл «икенче үлем ул» диелә. (Ачылыш 20:14; 21:8). Изге Язмалар буенча, беренче үлем Адәм гөнаһы аркасында килеп чыккан. Андый үлемне терелтелү аша юкка чыгарып була, һәм ахыр чиктә Аллаһы аны юк итәчәк (1 Көринтлеләргә 15:21, 22, 26).
Символик утлы күлдән котылу юк
Утлы күл исә бүтән төрле, ягъни икенче, үлемне аңлата. Ул да яшәүдән туктау хәле булса да, ул икенче төрле, чөнки Изге Язмаларда икенче үлемнән терелү турында бернәрсә әйтелми. Мәсәлән, Изге Язмаларда Гайсәнең «үлем белән Кабер ачкычлары бар» диелә. Бу аның кешеләрне Адәм гөнаһы китергән үлемнән азат итәргә хакимлеге барлыгын күрсәтә (Ачылыш 1:18; 20:13). Әмма Гайсәдә дә, башка берәүдә дә утлы күл ачкычы юк. Бу символик күл мәңге җәзалауны, ягъни мәңгелек юк ителүне символлаштыра (2 Тисалуникәлеләргә 1:9).
Шул ук Гәһәннә, Һинном үзәне
Изге Язмаларда Гәһәннә (грекча geʹen·na) 12 мәртәбә искә алына. Утлы күл кебек, ул да мәңгелек юк ителүнең символы. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә ул сүз «тәмуг» дип тәрҗемә ителсә дә, Гәһәннә тәмугтан (еврейча she’ohlʹ, грекча haiʹdes) аерылып тора.
«Гәһәннә» сүзе сүзгә-сүз «Һинном үзәне» — Иерусалим янындагы үзәнне аңлата. Изге Язмалар язылган вакытта ул шәһәрдә яшәүчеләр ул үзәнне чүплек итеп кулланган. Анда чуп-чарны юк итәр өчен һәрвакыт ут янып торган; уттан калгынны кортлар ашап бетергән.
Гайсә Гәһәннәне мәңгелек юк ителүнең символы итеп кулланган (Маттай 23:33). Ул «Гәһәннәдә кортлар да үлми, ялкын да сүнми» дигән (Марк 9:47, 48). Шулай итеп ул Һинном үзәнендәге шартлар һәм шулай ук Ишагыйя 66:24 дәге пәйгамбәрлек турында әйткән. Анда болай диелә: «Алар чыгачак һәм миңа каршы баш күтәргән кешеләрнең мәетләрен күрәчәк; аларның өстендәге кортлар үлмәячәк; аларны ялмап алган ут сүнмәячәк». Гайсәнең сүзләре җәфалануны түгел, ә тулысынча юк ителүне сурәтли. Кортлар һәм ут тере кешеләрне түгел, ә мәетләрне юк итә.
Изге Язмаларда Гәһәннәдән кире кайту турында әйтелми. «Утлы күл» һәм «утлы Гәһәннә» мәңгелек юк ителүне символлаштыра (Ачылыш 20:14, 15; 21:8; Маттай 18:9).
Алар ничек «көне-төне һәм мәңге җәфаланачаклар»?
Әгәр утлы күл юк ителү символы икән, ни өчен соң Изге Язмаларда Иблис, ерткыч һәм ялган пәйгамбәр анда «көне-төне һәм мәңге җәфаланачаклар» дип әйтелә? (Ачылыш 20:10). Бу туры мәгънәдәге җафалану түгел. Моны дәлилләүче дүрт сәбәп бар:
Иблис мәңге җафалансын өчен, аңа мәңге тере булырга кирәк. Әмма Изге Язмаларда Иблис юк ителәчәк, ягъни юкка чыгачак диелә (Еврейләргә 2:14).
Мәңгелек тормыш — җәза түгел, ә Аллаһы бүләге (Римлыларга 6:23).
Ерткыч һәм ялган пәйгамбәр символлар һәм туры мәгънәдә җафалана алмый.
Изге Язмалар контексты шуны күрсәтә: Иблиснең җафалануы — аның мәңге үле хәлдә калуы, ә бу мәңгелек юк ителү дигән сүз.
Изге Язмаларда «җәфалану» өчен кулланылган сүз шулай ук «чикләнү хәле» дигәнне аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, Маттай 18:34 тә кулланылган «җәфалаучылар» дигән грек сүзе күп кенә тәрҗемәләрдә «төрмә сакчылары» дип тәрҗемә ителә. Бу «җәфалану» һәм «ябылуда булу» сүзләре арасында бәйләнеш барлыгын күрсәтә. Шулай ук параллель урыннарда, Маттай 8:29 һәм Лүк 8:30, 31 дә, «җәфалау» «упкынга» тиңләштерелә. Упкын исә — тулы чикләүне я үлемне күрсәтүче образлы урын (Римлыларга 10:7; Ачылыш 20:1, 3). Өстәвенә, Ачылыш китабында «җәфалану» сүзе берничә мәртәбә символик мәгънәдә кулланыла (Ачылыш 9:5; 11:10; 18:7, 10).