Төп мәгълуматка күчү

Холокост ничек килеп чыккан? Ни өчен Аллаһы аны рөхсәт иткән?

Холокост ничек килеп чыккан? Ни өчен Аллаһы аны рөхсәт иткән?

 Андый сорауларны биргән кайберәүләр яраткан якын кешеләрен югалтканга кайгыра. Аларның җавап та, юаныч та аласы килә. Күпләр холокостны кешелек тарихында иң фаҗигале вакыйга дип саный һәм аларга Аллаһыга ышану авыр.

Аллаһы һәм холокост турында киң таралган ялгыш карашлар

Уйдырма: «Ни өчен Аллаһы холокостны рөхсәт иткән?» — дигән сорауны бирү дәрес түгел.

 Факт: Нык иманлы кешеләр Аллаһыга сораулар бирергә курыкмаган. Мәсәлән, Хабакук пәйгамбәр Аллаһыга киләсе сораулар биргән: «Нигә син миңа явызлык күрергә бирәсең? Нигә син җәбер-золымны түзеп торасың? Нигә минем алдымда һәлакәт һәм мәрхәмәтсезлек? Ни өчен бар җирдә ызгыш-талаш һәм сугыш-каршылык?» (Хабакук 1:3). Аллаһы Хабакукны хөкем итмәгән. Киресенчә, Аллаһы Изге Язмаларда бу сорау язылсын һәм бар кеше аны укый алсын өчен кайгырткан.

Уйдырма: Аллаһы кешеләрнең газапларына карата ваемсыз.

 Факт: Аллаһы явызлыкны һәм бу явызлык китергән газапларны да нәфрәт итә (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19). Нух көннәрендә җәбер-золымның киң таралганын күреп, Аллаһының «күңеле кырылган» (Яратылыш 6:5, 6). Һичшиксез, холокостны да күрү аңа зур әрнү китергән (Малахи 3:6).

Уйдырма: Аллаһы холокост аша еврей халкына җәза биргән.

 Факт: Аллаһы беренче гасырда Рим гаскәрләренә Иерусалимны җимерергә рөхсәт иткән (Маттай 23:37—24:2). Ләкин аннан соң ул бер милләткә дә аерым илтифат күрсәтмәгән, берәр милләткә җәза да бирмәгән. Аллаһы өчен «яһүд белән грек арасында аерма юк» (Римлыларга 10:12).

Уйдырма: Яратучы һәм кодрәтле Аллаһы булса, ул холокостның булуына юл куймас иде.

 Факт: Аллаһы үзе газаплар китермәсә дә, кайвакыт ул аларның булуын рөхсәт итә (Ягъкуб 1:13; 5:11).

Ни өчен Аллаһы холокостның булуына юл куйган?

 Аллаһы бар кешелеккә газап чигәргә юл куйган, чөнки күп еллар элек бер мөһим сорау күтәрелгән булган. Нәкъ шул сәбәп аркасында Аллаһы холокостны да рөхсәт иткән. Изге Язмаларда ачык итеп күрсәтелә: бу дөнья белән Аллаһы түгел, ә Иблис идарә итә (Лүк 4:1, 2, 6; Яхъя 12:31). Изге Язмалардагы ике факт Аллаһының холокостны ни өчен рөхсәт иткәнен аңларга булыша.

  1.   Аллаһы кешеләргә ихтыяр иреге биргән. Аллаһы Адәм белән Хаувага үз таләпләрен әйткән, әмма аларны үтәргә мәҗбүр итмәгән. Алар үзләре нәрсә яхшы я начар икәнен билгеләргә булган (бүген дә кешеләр шулай эшли). Шуңа күрә кешелек бүген шундый начар шартларда яши дә (Яратылыш 2:17; 3:6; Римлыларга 5:12). Бер китапта болай дип әйтелә: «Дөнья кичергән газапларның зур өлеше безгә бирелгән ихтыяр иреген дөрес кулланмау аркасында» («Statement of Principles of Conservative Judaism»). Аллаһы ихтыяр ирегебезне алып куймаган, ул кешелеккә үзеннән бәйсез яшәп карарга вакыт биргән.

  2.   Аллаһы холокост китергән бар зыянны бетерә ала һәм бетерәчәк тә. Аллаһы үлгән миллионлаган кешеләрне, шул исәптән холокост корбаннарын, терелтергә һәм кире яшәүгә катарырга вәгъдә итә. Холокостта исән калган кешеләр үзләре кичергән вакыйгаларны оныта алмый һәм моның аркасында газаплар кичерә. Ләкин Аллаһы хәтта андый газапларны юк итәргә вәгъдә итә (Ишагыя 65:17; Рәсүлләр 24:15). Аллаһы кешелекне ярата, шуңа күрә ул шул вәгъдәләрен үтәячәк (Яхъя 3:16).

 Ни өчен Аллаһы явызлыкның булуына юл куя? Ул явызлык китергән бар зыянны ничек юк итәргә җыена? Бу сорауларга җавап алып, холокост корбаннары һәм аны кичереп чыккан кешеләр үз иманнарында нык калырга һәм тормыш мәгънәсен аңларга сәләтле.