Ни өчен шулхәтле күп христиан диннәре бар?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Кешеләр Гайсә Мәсих тәгълиматларына нигезләнергә тырышып төрле «христиан» диннәр оештыра. Ләкин Изге Язмаларда бер генә чын мәсихчеләр дине бар дип әйтелә. Андый нәтиҗә ясар өчен мондый өч сәбәп бар:
Гайсә «хакыйкатькә» өйрәткән дип әйткән булган, һәм беренче мәсихчеләр үз диннәренә «хакыйкатькә» кебек караганнар (Яхъя 8:32; 2 Петер 2:2; 2 Яхъя 4; 3 Яхъя 3). Димәк, кешеләр Гайсә тәгълиматларына каршы килгән карашларны тарата икән, алар чын мәсихчеләр динен тотмый.
Изге Язмаларда мәсихчеләр «сүздә бердәм булырга» тиеш дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 1:10). Әмма күп кенә христиан диннәре хәтта мәсихче булу нәрсәне аңлатканы турында төрлечә фикер йөртә. Андый диннәрнең барысы да дөрес була алмый (1 Петер 2:21).
Гайсә пәйгамбәрлек иткәнчә, күпләр үзләрен мәсихчеләр дип атарлар, ләкин аның күрсәтмәләренә буйсынудан баш тартканнары өчен ул аларны кире кагачак (Маттай 7:21—23; Лүк 6:46). Аның сүзләре буенча, дин җитәкчеләре үз максатларына ирешер өчен чын гыйбадәт кылуны бозып, кайбер кешеләрне алдаячак (Маттай 7:15). Башкалар исә чын булмаган христиан динен сайлаячак, чөнки анда алар Изге Язмалардагы хакыйкатьне түгел, ә үзләре ишетергә теләгәнне ишетәчәк (2 Тимутигә 4:3, 4).
Бодай һәм чүп үләне турындагы мисалында Гайсә чын мәсихче диненә бөек мөртәтлек үтеп керәчәк икәнен күрсәткән (Маттай 13:24—30, 36—43). Озак вакыт дәвамында чын мәсихчеләрне һәм ялган мәсихчеләрне бер-берсеннән аеру мөмкин булмаска тиеш булган. Гайсә пәйгамбәрлек иткәнчә, рәсүлләр үлгәннән соң мөртәтлек чәчәк аткан (Рәсүлләр 20:29, 30). Мөртәтләрнең тәгълиматлары бер-берсеннән аерылып тора. Бар ялган мәсихчеләр дә «хакыйкатьтән читләшкән» (2 Тимутигә 2:18).
Гайсә шулай ук чын һәм ялган мәсихчеләрнең аермасы ахыр чиктә күренер дип әйткән булган. Бу безнең вакытларда — «дөнья төзелешенең тәмамлануында» үтәлә (Маттай 13:30, 39).