Изге Язмаларда безнең заман кешеләре турында нинди пәйгамбәрлек язылган?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Изге Язмаларда безнең чор кешеләре, тулаем алганда, начарлана барачак дип алдан әйтелгән булган. Һәм моның аркасында кешеләр әхлакый нормаларны санга сукмый башлаячак һәм бар кешеләр кадерләгән нәрсәләрне кадерләмәячәк дип язылган булган a (2 Тимутигә 3:1—5). Изге Язмаларда кайбер кешеләр андый тәртипне кире кагачак дип тә әйтелгән булган. Алар, Аллаһы ярдәме белән, шул начар йогынтыга каршы торачак һәм Аллаһыны шатландырган юл буйлап барачак диелгән (Ишагыя 2:2, 3).
Бу мәкаләдә
Изге Язмаларда безнең заман кешеләре турында нинди пәйгамбәрлек язылган?
Изге Язмаларда кешеләр безнең көннәрдә начар сыйфатлар белән аерылып торачак һәм бу эгоизм аркасында булачак дип әйтелә. «Кешеләр үзләрен генә сөючән», «тотнаксыз... Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар» дип әйтелгән Изге Язмаларда (2 Тимутигә 3:2—4).
Бу пәйгамбәрлек үтәлә, һәм безнең көннәрдә кешеләр еш кына үзләре турында гына кайгыртып, үзләренә нәрсә кирәк, шуның турында гына уйлап, үз-үзләрен генә канәгатьләндереп, үз максатларына гына ирешеп һәм башка шундый сыйфатлар күрсәтеп яшәргә тырыша. Андый эгоистик караш шулкадәр киң таралган ки, кайбер бүгенге кешеләрне «Мин буыны», хәтта «Мин, мин, мин буыны» дип атыйлар. Күп кенә кеше үзләренә нәрсә кирәк, шуның турында гына уйлап яши, шуңа алар «яхшылыкны яратмый», ягъни алар хәтта яхшы сыйфатларны яратырга сәләтле дә түгел. Алар «яхшылыкның кадерен белмиләр», шуңа үзләрендә булган нәрсәләр өчен һәм башкаларның үзләре өчен башкарган эшләре өчен рәхмәтле түгел (2 Тимутигә 3:2, 3).
Эгоизм кешеләрдә башка начар сыйфатлар тудыра. Изге Язмалар буенча, алар безнең заман кешеләрен аерып тора.
Комсызлык. Безнең көннәрдә кешеләр «акча яратучан», чөнки алар күп акчага ия булу уңышлы булуыңны күрсәтә дип уйлыйлар (2 Тимутигә 3:2, 3).
Горурлык. Күпләр «мактанчык, тәкәббер», «масаючан». Алар үз сәләтләре, сыйфатлары һәм байлыгы белән мактана (2 Тимутигә 3:2, 4).
Яла ягу. «Көфер сүз сөйләү», «яла ягу» безнең көннәрдә киң таралган (2 Тимутигә 3:2, 3). Андый кешеләр Аллаһыны я кешеләрне хурлый я алар турында ялганны сөйли.
Үҗәтлек. Күп кенә кеше «тугрылыксыз», «килешмәүчән», «хыянәтче, дуамал» (2 Тимутигә 3:2—4). Алар уртак фикергә, уртак карарга килергә теләми, үз сүзләрен тотмый һәм үз вәгъдәләрен боза.
Җәберләү. Күпләр бүген «рәхимсез», шунда ук кызып китә, ә бу еш кына җәберләүгә һәм көч куллануга китерә (2 Тимутигә 3:3).
Канунсызлык. Гайсә безнең көннәрдә «канунсызлык үсәчәк» дип пәйгамбәрлек иткән булган (Маттай 24:12). Ул шулай ук «тәртипсезлек, фетнәләр» булачак дигән (Лүк 21:9, искәрмә).
Гаиләдә яратуның җитмәве. «Ата-анасын тыңламаучы» һәм гаиләдәгеләрне «яратмаучы» кешеләр аркасында гаилә бәйләнешләре суына. Шуңа күрә гаиләдә ваемсызлык, җәбер-золым һәм көч куллану үсә (2 Тимутигә 3:2, 3).
Дини икейөзлелек. Безнең көннәрдә «тышкы яктан диндар булып күренүче» кешеләр саны арта бара (2 Тимутигә 3:5). Алар Аллаһы ихтыярына буйсынмый, ә «колакларына ятышлы итеп өйрәтүче» дин җитәкчеләрен тыңлап яши (2 Тимутигә 4:3, 4).
Эгоист кешеләр башкаларга нинди зыян китерә?
Эгоистлар саны арта барганга, күп кенә кеше эмоциональ яктан зыян күрә, җан тынычлыгы югалта (Вәгазьче 7:7). Мәсәлән, акча яратучы кешеләр башкаларны алдый я алардан файдалана. Гаиләдә ярату җитмәгәнгә, гаилә әгъзасының берсе я берничәсе башкаларны җәберли. Нәтиҗәдә, җәберләнүчеләр кайгы-хәсрәт кичереп яши я үз-үзләренә кул сала. Ә хыянәтчеләр я тугрылыксыз кешеләр үзләренә ышанган башка кешеләргә күңел ярасы сала.
Ни өчен кешеләр начар якка үзгәрә?
Изге Язмаларда кешеләрдәге үзгәрешнең чын сәбәбе китерелә:
Аларның Аллаһыга һәм якыннарына карата «мәхәббәте суына» (Маттай 24:12). Һәм моның аркасында эгоизм үсә.
Шайтан Иблис күктән бәреп төшерелгән булган, һәм хәзер ул Җир тирәсендә генә кала (Ачылыш 12:9, 12). Ул явыз фәрештә һәм эгоистларча эш итә, шуңа күрә кешеләрне дә шулай эш итәргә котыртып тора (1 Яхъя 5:19).
Безгә начар якка үзгәрмәс өчен нәрсә эшләргә?
Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Андыйлардан ерак тор» (2 Тимутигә 3:5). Бу кешеләр белән һич тә аралашмаска дигәнне аңлатмый. Кеше үзен эгоистларча тотса һәм Аллаһыны яратмаса, без аның белән якын дуслык булдырмыйбыз (Ягъкуб 4:4).
Һәр кеше начар юлдан барачакмы?
Юк. Изге Язмалар буенча, кайбер кешеләр «башкарыла торган чирканыч бар эшләр аркасында көрсенә һәм ыңгыраша» (Йәзәкил 9:4). Алар үзләрен эгоистларча тотмый һәм тормышларын Аллаһы әйткәнчә алып бара. Аларның сөйләме дә, эшләре дә бу дөнья кешеләренекеннән аерылып тора (Малахи 3:16, 18). Мәсәлән, алар бар кешеләр белән тыныч-тату мөнәсәбәтләр саклый, сугышларда катнашмый һәм җәбер-золым кулланмый (Микай 4:3).
Кешелекне ахыр чиктә хаос көтәме?
Юк. Кешелек андый хәлгә калмаячак. Аллаһы тиздән үз нормаларын санга сукмаган кешеләрне юк итәчәк (Зәбур 37:38). Ул «яңа җир» — җир йөзендә яңа кешелек җәмгыяте урнаштырачак, һәм юаш кешеләр тынычлыкта мәңге яшәячәк (2 Петер 3:13; Зәбур 37:11, 29). Бу өмет әкият түгел. Инде хәзер Изге Язмалар ярдәмендә, кешеләр үз тормышларын үзгәртеп, Аллаһының тәкъва юллары буенча йөри (Эфеслеләргә 4:23, 24).
a Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр һәм дөнья хәле безнең көннәрнең «соңгы көннәр» булуын күрсәтә. Бу көннәр «аеруча авыр вакытлар» дип атала (2 Тимутигә 3:1). Күбрәк белер өчен, «„Соңгы көннәрнең“, ягъни „ахыр заманның“, билгеләре нинди?» дигән мәкаләне карагыз.