Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаҗәеп элемент

Гаҗәеп элемент

«Яшәү өчен углеродтан мөһимрәк элемент юк»,— дип әйтелә бер китапта («Nature’s Building Blocks»). Углеродның үзенә күрә үзлекләре аңа үзе белән һәм күп кенә башка химик элементлар белән кушылырга мөмкинлек бирә, шулай итеп миллионлаган кушылмалар барлыкка килә. Алар һәрвакыт ачылып тора я синтез юлы белән булдырыла.

Мондагы мисаллар күрсәткәнчә, углерод атомнары шулай ук бер-берсе белән бәйләнешкә кереп, күптөрле формалар, шул исәптән чылбырлар, пирамидалар, боҗралар, пластиналар һәм көпшәләр барлыкка китерә ала. Углерод чыннан да гаҗәеп элемент!

АЛМАЗ

Углерод атомнарыннан тетраэдрлар дип аталган пирамидалар барлыкка килә, һәм шулай итеп бик каты төзелешле табигатьтә билгеле матдәләрнең иң катысы булып торган алмаз хасил була. Чын алмаз — асылда углерод атомнарыннан гына торган кристалл.

ГРАФИТ

Графитта бер-берсенә тыгыз бәйләнгән углерод атомнары, өемдәге кәгазь битләре сыман, төрле яссылыкта яткан катламнарга урнашкан. Ул бу үзлекләре аркасында яхшы майлау материалы да, каләмдә төп матдә дә булып кулланыла *.

ГРАФЕН

Графен — бер атом калынлыгында алтыпочмаклы челтәргә җәелгән углерод тукымасы. Аның ныклык чиге корычныкыннан күпкә зуррак. Каләм белән ясалган сызыкта аз гына графен булырга мөмкин; анда ул бер я күп катламлы була ала.

ФУЛЛЕРЕННАР

Углеродның бу куыш молекулалары микроскопик туплардан я нанокөпшәләр дип аталган көпшәләрдән торган формаларда була. Алар нанометрлар, яки метрның миллиардтан бер өлеше, белән үлчәнә.

ТЕРЕ ОРГАНИЗМНАР

Үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләрнең күп кенә күзәнәкләре төзелешенә углерод — углеводлар, майлар һәм аминокислоталарда булган элемент керә.

«[Аллаһының] күзгә күренмәс сыйфатларын... ул булдырган нәрсәләр аша белеп була» (Римлыларга 1:20).

^ 7 абз. «Уяныгыз!» (рус) 2007 ел, июль санындагы «У кого есть карандаш?» дигән мәкаләне карагыз.