3 | Изге Язмалардагы мисаллардан көч табыгыз
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР АЧЫКЛАГАНЧА... «бездә булган хисләр» тугры ир-атларда да, хатын-кызларда да булган (ЯГЪКУБ 5:17).
Бу нәрсәне аңлата?
Изге Язмаларда төрле хис-тойгылар кичергән ир-атлар һәм хатын-кызларның тормышлары сурәтләнә. Чынбарлыкта яшәгән бу кешеләр турында укыганда, без күңелебезгә якын булган кешеләрне таба алабыз.
Бу ничек ярдәм итә ала?
Без барыбыз да башкаларның аңлавына мохтаҗ. Ләкин психик авыру белән көрәшкән кешегә бу аеруча кирәк. Без, Изге Язмаларны укыганда, безнекенә охшаш уйлар һәм хисләр кичергән кешеләр турында белә алабыз. Нәтиҗәдә, башкаларның да газап кичергәннәрен аңлыйбыз. Һәм, борчулы хис-тойгылар кичергәндә, үзебезне инде ялгыз хис итмибез.
Изге Язмаларда үзләрен ярдәмсез һәм өметсез хис иткән кешеләрнең сүзләре язылган. Сезнең: «Мин бүтән түзә алмыйм»,— дигән сүзләрне әйткәнегез бармы? Мусаның да, Ильяс белән Давытның да әйткәннәре булган (Саннар 11:14; 1 Патшалар 19:4; Зәбур 55:4).
Изге Язмаларда Һанна исемле хатын-кыз турында әйтелә. Балалары булмаганга һәм үзен көндәше бертуктаусыз мыскыллап торганга, аның җаны бик әрнегән (1 Ишмуил 1:6, 10).
Изге Язмаларда Әюп исемле кеше турында әйтелә. Аның Аллаһыга иманы нык булса да, ул эмоциональ яктан нык газапланган һәм бер тапкыр болай дигән: «Тормышымны нәфрәт итәм, бүтән яшисем килми» (Әюп 7:16).
Изге Язмалардан Аллаһының бу хезмәтчеләре тискәре фикер йөртү рәвешләрен җиңгән икәнен белгәч, без дә үз авырлыкларыбызны җиңәр өчен кирәкле көч таба алабыз.