Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

НӘФРӘТНЕ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

2 | Үч алмагыз

2 | Үч алмагыз

Изге Язмалардагы тәгълимат:

«Явызлыкка явызлык белән һичкемгә кайтармагыз. [...] Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез. ...Үзегез өчен үч алмагыз... чөнки болай дип язылган: „Үч алу — минем эш, үзем кайтарачакмын“,— дип әйтә Йәһвә“» (РИМЛЫЛАРГА 12:17—19).

Бу нәрсәне аңлата?

Кемдер безгә зыян китергәндә, ачу хисен тою табигый булса да, Аллаһы безнең үч алуыбызны теләми. Аллаһы безне үзен көтәргә чакыра, чөнки тиздән ул бар гаделсезлекне юк итәчәк (Зәбур 37:7, 10).

Нәрсә эшләп була?

Кешеләр бер-берсеннән үч алганда, нәфрәт көчәя генә. Шуңа күрә берәрсе сезне рәнҗетсә я сезгә зыян китерсә, шул ук рәвешле җавап кайтармагыз. Үз хисләрегезне тыя белегез һәм үзегезне тыныч тотарга тырышыгыз. Кайбер очракларда үпкә тотмау яхшырак (Гыйбрәтле сүзләр 19:11). Ә башка очракларда, кирәк дип тапсагыз, сез, бәлки, туган авырлык турында башкаларга сөйләргә булырсыз. Мәсәлән, җинаятьчелекнең корбаны булып китсәгез, сез полициягә я хакимлеккә ия башка кешеләргә мөрәҗәгать итә аласыз.

Үч алып, кеше үз-үзенә зыян гына китерә

Проблеманы тыныч кына хәл итеп булмый кебек тоелса, нәрсә эшләргә? Бәлки, моның өчен сез кулыгыздан килгәннең барысын инде эшләгәнсездер, ләкин үч алмагыз. Үч алу хәлне катлауландырыр гына. Киресенчә, нәфрәт учагын сүндерергә тырышыгыз. Аллаһының авырлыкны хәл итәчәгенә ышаныгыз. «Аңа өмет багла, һәм ул синең хакка эш итәр» (Зәбур 37:3—5).