Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нәрсә яхшы, ә нәрсә яман? Гамәли киңәшләр

Нәрсә яхшы, ә нәрсә яман? Гамәли киңәшләр

Миллионлаган кеше Изге Язмалардагы киңәшләрне гамәли һәм ышанычлы дип тапкан. Тормышның дүрт өлкәсен карап чыгыйк.

1. Никах

Кешеләрнең никахка карашлары аерылып тора. Алар гаилә бәхетенең серен төрле нәрсәдә күрә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? «Һәрберегез үз хатынын үзен яраткандай яратырга тиеш, ә хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен» (Эфеслеләргә 5:33).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Никах — Аллаһы нигез салган төзелеш. Шуңа күрә ул, гаилә бәхетле булсын өчен, нәрсә кирәк икәнен бик яхшы белә (Марк 10:6—9). Бәхетле гаиләдә ир дә, хатын да үз ихтыяҗлары турында түгел, ә никахны ничек ныгыта алганы турында уйлый. Үз хатынын яратучы ир аның белән үзен игелекле тота һәм аны наз белән кайгырта. Ә ирен хөрмәт итүче хатын үз ихтирамын сүзләр һәм эшләр белән белдерә.

ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН МИСАЛ. Вьетнамда яшәүче Куанг белән Тхиның никахлары бәхетле булмаган. Куанг еш кына үз хатынын рәнҗеткән. Ул болай ди: «Мин Тхиның хисләрен санга сукмый идем һәм еш кына аны кимсеттем». Тхи аерылышырга теләгән. Ул үз хисләре турында болай ди: «Минем иремә карата хөрмәт һәм ышанычым бөтенләй югалган иде».

Соңрак Куанг белән Тхи Изге Язмаларда гаилә тормышы турында нәрсә әйтелгәнен белгән. Алар Эфеслеләргә 5:33 тәге киңәшне үз гаиләләрендә куллана башлаган. Куанг болай ди: «Бу шигырь миңа игелекле булырга кирәклеген аңларга булышты. Мин хатынымны яратырга, аны матди, физик һәм эмоциональ яктан кайгыртырга кирәк икәнлеген дә белдем. Шулай эшли башлагач, мин хатынымның яратуын һәм хөрмәтен яулап алдым». Ә Тхи болай ди: «Мин, Эфеслеләргә 5:33 тәге сүзләрне кулланып иремә күбрәк хөрмәт күрсәткән саен, аның мине яратуын, кайгыртуын күбрәк сизә идем. Бу миңа тынычлык өстәде».

Никах турында күбрәк белер өчен, jw.org сайтыннан «Гаилә бәхетенең 12 сере» дип исемләнгән 2018 елгы «Уяныгыз!» журналының 2 нче чыгарылышын укыгыз.

2. Башкалар белән мөнәсәбәтләр

Кешеләр еш кына расасы, милләте, тышкы кыяфәте, дине я сексуаль ориентациясе белән аерылып торган кешеләргә тискәре карый.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? «Һәркайсы кешегә ихтирамлы булыгыз» (1 Петер 2:17).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Изге Язмалар үзебездән аерылып торган кешеләрне нәфрәт итәргә өйрәтми. Киресенчә, ул бар кешеләрне, расаларына, милләтләренә, ярлы я бай булуларына карамастан, хөрмәт итәргә өйрәтә (Рәсүлләр 10:34). Безгә кешенең нәрсәгә ышанганы, үзен ничек тотканы ошап бетмәсә дә, аны хөрмәт итәргә кирәк (Маттай 7:12).

ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН МИСАЛ. Даньельгә балачактан ук Азия якларыннан булган кешеләр аның иленә зыян китерә ала дигән фикерне сеңдергәннәр. Шуңа күрә ул аларны нәфрәт иткән һәм еш кына халык алдында кимсеткән. Даньель болай ди: «Мин һәр кеше, үз илен яклап, шулай эш итәргә тиеш дип уйлый идем. Андый тәртибем дөрес түгел дигән уй башыма да килмәде».

Аннары Даньель Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ул болай дип сөйли: «Миңа фикер йөртү рәвешемне бөтенләй үзгәртергә кирәк иде. Мин кешеләргә карата Аллаһының карашын үзләштерергә тиеш идем. Аллаһы бар кешеләргә, алар нинди генә милләттән булмасын, бертигез карый. Хәзер мин дә, төрле кешеләрне очратканда, аларның нинди милләттән булганы турында хәтта уйламыйм да. Мин бар кешеләрне яратам, һәм минем бөтен дөнья буйлап дусларым бар».

Күбрәк белер өчен, jw.org сайтыннан «Тискәре караштан савыгып буламы?» дип исемләнгән 2020 елгы «Уяныгыз!» журналының 3 нче чыгарылышын укыгыз.

3. Акча

Күп кенә кеше, бәхетле булыр өчен һәм яхшы киләчәккә ия булыр өчен, байлыкка омтыла.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? «Зирәклек тә, акча да яклау бирә. Ләкин белемнең өстенлеге шунда: зирәклек үз иясенең гомерен саклый» (Вәгазьче 7:12).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Безгә яшәр өчен акча кирәк, әлбәттә. Әмма акча бәхетле тормышка һәм яхшы киләчәккә әле гарантия бирми (Гыйбрәтле сүзләр 18:11; 23:4, 5). Чын мәгънәдә бәхетле булып имин яшәр өчен, безгә Изге Язмаларда язылган Аллаһының зирәк киңәшләрен тормышта кулланырга кирәк (1 Тимутигә 6:17—19).

ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН МИСАЛ. Индонезиядә яшәүче Кардо исемле бер ир байлыкка омтылып яшәгән. Ул болай ди: «Минем күпчелек кешеләр хыялланган нәрсәләрнең барысы да бар иде. Мин күп сәяхәт иттем, кыйммәтле әйберләр, машиналар, йортлар сатып алдым». Әмма аның бай тормышы озакка сузылмаган. Кардо болай дип сөйли: «Мине алдадылар, һәм күп еллар буе тырышып эшләп алган акчам бер мизгелдә юк булды. Мин тормышны байлык җыюга багышладым, әмма нәтиҗәдә бушлык һәм өмет өзелү кичердем. Мин үземне тапталган итеп хис иттем».

Кардо Изге Язмалардагы акчага кагылышлы киңәшләрне куллана башлаган. Хәзер ул инде байлыкка омтылмый, ә гади тормыш алып бара. Ул болай ди: «Чын һәм бетмәс хәзинә рухи нәрсәләр белән бәйле. Хәзер мин чыннан да бәхетле һәм төнлә тыныч йоклыйм».

Изге Язмаларның акчага карата карашы турында күбрәк белер өчен, jw.org сайтыннан «Югары белем һәм акча бәхетле итәме?» дип исемләнгән 2021 елгы «Күзәтү манарасы» журналының 3 нче чыгарылышын укыгыз.

4. Җенси мөнәсәбәтләр

Җенси мөнәсәбәтләр турында әйткәндә, кешеләр нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнлеге турында төрлечә уйлый.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? «Фәхешлектән ерак торыгыз... Һәрберегез, изге булыр өчен һәм Аллаһы хуплавын алыр өчен, үз тәнен ничек буйсындырып яшәргә икәнен белсен, Аллаһыны белмәгән халыклар кебек комсызланып тыелгысыз җенси нәфесләргә бирелмәсен» (1 Тисалуникәлеләргә 4:3—5).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Изге Язмалар буенча, җенси теләкне теләсә ничек канәгатьләндерү дөрес түгел. Җенси әхлаксызлык хыянәт итүне, фәхишәлек, никахка кермәгән кешеләр арасындагы җенси мөнәсәбәтләрне, гомосексуализмны һәм хайваннар белән җенси мөнәсәбәтләргә керүне үз эченә ала (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Җенси мөнәсәбәтләр — Аллаһыдан бирелгән бүләк. Әмма бу бүләкне өйләнешкән ир белән хатын гына куллана ала (Гыйбрәтле сүзләр 5:18, 19).

ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН МИСАЛ. Австралиядә яшәүче Кайли исемле бер хатын болай ди: «Элек мин кияүгә чыкмыйча җенси мөнәсәбәтләргә керсәм, үземне кирәкле һәм бәхетле хис итәрмен дип уйлый идем. Ләкин киресенчә, мин үземне ташланган итеп хис иттем һәм җан тынычлыгымны югалттым».

Соңрак Кайли Изге Язмалар белән танышкан һәм андагы тәгълиматлар буенча яши башлаган. Ул болай ди: «Изге Язмалардагы киңәшләрне куллана башлагач, бу мине кирәкмәгән авыртудан һәм җан әрнүеннән азат итте. Аллаһының нормалары безне яклаганын аңладым. Мин хәзер һәрнәрсәдә Йәһвә әйткәнчә эш итәргә тырышам, шуңа күрә үземне кирәкле һәм якланган итеп хис итәм».

Күбрәк белер өчен, jw.org сайтыннан «Изге Язмаларда никахлашмыйча яшәү турында нәрсә әйтелә?» дигән мәкаләне укыгыз.

Барлыкка Китерүчебез безгә нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен аңларга ярдәм итә. Аның нормалары буенча яшәү тырышлыклар таләп итсә дә, бу, һичшиксез, уңышка һәм мәңгелек бәхеткә китерәчәк.