Аллаһы газапларыгызга ничек карый?
Кайбер кешеләр уйлавынча, Аллаһы ваемсыз һәм аларның газапларын күрми.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Аллаһы ваемсыз түгел һәм газапларыбызны күрә
«Йәһвә кешеләрнең җирдә явызлыкка батканын... күрде. ...Һәм аның күңеле кырылды» (Яратылыш 6:5, 6).
Аллаһы бар газапларны бетерер
«Тагын бераздан явызлар инде юк булачак, торган урыннарына карарсың, ә алар анда булмас. Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:10, 11).
Аллаһы сезгә нәрсә тели?
«„Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм,— ди Йәһвә.— Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен, мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен. Сез мине чакырырсыз һәм, килеп, миңа дога кылырсыз, һәм мин сезне тыңлармын“» (Ирмия 29:11, 12).
«Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8).