Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Динне кешеләр уйлап чыгарганмы?

КЕШЕЛӘР НӘРСӘГӘ ЫШАНА? Кайберәүләр динне кешеләр үзләре уйлап чыгарган дип саный; башкалар исә Аллаһы дин ярдәмендә кешеләргә үзенә якынлашырга булыша дип уйлый. Ә сез ничек уйлысыз?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Аллаһыбыз һәм күктәге Атабыз каршында саф һәм нәҗесләнмәгән гыйбадәт кылу», ягъни дин, бар ул (Ягъкуб 1:27). Саф я хак дин Аллаһыдан килә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ТАГЫН НӘРСӘ БЕЛЕП БУЛА?

  • Аллаһыга яраклы дин Изге Язмалардагы хакыйкатькә нигезләнгән булырга тиеш (Яхъя 4:23, 24).

  • Кешеләрнең уй-фикерләренә нигезләнгән дин файдасыз (Марк 7:7, 8).

Берәр динне тоту мәҗбүриме?

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Әйе

  • Юк

  • Белмим

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Әйдәгез, бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. ...Бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк» (Еврейләргә 10:24, 25). Аллаһы үз хезмәтчеләренең аңа гыйбадәт кылыр өчен, оештырылган төркем булып, бергә җыелуларын тели.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ТАГЫН НӘРСӘ БЕЛЕП БУЛА?

  • Аллаһыга гыйбадәт кылучыларның ышанулары бер булырга тиеш (1 Көринтлеләргә 1:10, 11).

  • Аллаһы хуп күргән диннең әгъзалары бөтендөнья кардәшлеген тәшкил итә (1 Петер 2:17).