ЙӘҺВӘ ХАЛКЫ ИСКИТКЕЧ ФАТИХА АЛА!
«Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» татар телендә чыгарылды
2015 елның 21 ноябрендә тарихи бер вакыйга үтте: татар телендә «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыгарылды.
Татар телендә сөйләшә торган иман итүче кешеләр моңарчы Изге Язмаларның кайбер өлешләрен генә туган телләрендә укый алган. Хәзер исә татар телендә Изге Язмаларның тулы китабы бар. Бу — «Яңа дөнья тәрҗемәсе». Ул башка тәрҗемәләрдән нәрсә белән аерылып тора? Аны кем ясаган? Һәм «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең ышанычлы булуын ничек белергә?
Ни өчен яңа тәрҗемәләр чыга?
Соңгы елларда Изге Язмаларның бик күп яңа тәрҗемәләре чыккан. Моның ярдәмендә күп кешеләр беренче тапкыр Аллаһы Сүзен үз телләрендә укый алган. Әмма Изге Язмалар кайбер телләргә инде тәрҗемә ителгән булса да, шул телләрдә яңа тәрҗемәләр чыга тора. Ни өчен? Сакаи Кубо һәм Уолтер Спектның «Ни өчен шулкадәр күп тәрҗемәләр?» дигән китабында болай дип аңлатыла: «Изге Язмаларның бер тәрҗемәсен дә соңгы дип санап булмый. Тәрҗемәләр Изге Язмаларны тикшерә торган фәннәрдән һәм үзгәрә барган телләрдән калышмаска тиеш» («So Many Versions?»).
Соңгы елларда борынгы еврей, арамей һәм борынгы грек телләрен — Изге Язмаларның төп нөсхәсе язылган телләрне — яхшырак аңлый башлаганнар. Өстәвенә, Изге Язмаларның элеккеге тәрҗемәләрен ясауда кулланылган кулъязмаларга караганда борынгыраклары һәм төгәлрәкләре табылган булган. Шуңа күрә бүген Аллаһы Сүзен элек ирешеп булмаган төгәллек белән тәрҗемә итеп була!
«Ел саен Изге Язмалар иң зур күләмдә сатыла торган китап булып кала»,— дип язган халыкара бизнес буенча профессор Деклан Хейс.
Кайвакыт бестселлер бастырып чыгару теләге төгәл тәрҗемәне ясау теләгенә караганда ныграк була кебек тоела. Мисал өчен, Изге Язмаларның бер тәрҗемәсен чыгаручылар үзләренә кызыксыз булып күренгән өзекләрне төшереп калдырган. Икенче бер тәрҗемәдә бүгенге кайбер укучыларны рәнҗетә алган сүзләр һәм сүзтезмәләр үзгәртелгән. Мәсәлән, анда, билгеле бер кешеләргә ярарга теләп, Аллаһыны «Ата-Ана» дип атаганнар.Аллаһы исемен яшерергә тырышу
Тәрҗемәчеләрнең Аллаһының Йәһвә дигән шәхси исеменә карата мөнәсәбәте зур борчу тудыра. (Кайбер галимнәр Аллаһының исеме «Яһве» дип саный.) Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларында Аллаһы исеме дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелә. Татар телендә аларны ЙҺВҺ хәрефләре белән язып була. Бу бөек исем Еврей Язмаларында гына (Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китаплары) якынча 7 000 тапкыр очрый (Чыгыш 3:15; Зәбур 83:18). Шунысы ап-ачык: Барлыкка Китерүчебез үз хезмәтчеләренең бу исемне белүләрен һәм куллануларын теләгән!
Әмма гасырлар элек яһүдләр хорафатчыл курку аркасында Аллаһы исемен әйтми башлаган. Соңрак христианнар да андый хорафатчыл карашны үзләштергән (Рәсүлләр 20:29, 30; 1 Тимутигә 4:1). Изге Язмаларны тәрҗемә итүчеләр Аллаһы исемен «Раббы» дигән титул белән алмаштыра башлаган. Хәзерге күпчелек Изге Язмалар китапларында Аллаһы исеме бөтенләй очрамый. Инглиз телендәге кайбер бүгенге Изге Язмалардан Яхъя 17:6 да хәтта «исем» дигән сүз алып куелган. Анда Гайсә: «Мин синең исемеңне ачык билгеле иттем»,— дип әйткән. Бер тәрҗемәдә бу шигырь болай дип яңгырый: «Мин сине билгеле иттем» («Good News Translation»).
Ни өчен соң Аллаһы исемен санга сукмыйлар? «Изге Язмаларны тәрҗемә итүчеләр өчен гамәли мәкаләләр» дигән журналда язылган кайбер фикерләргә игътибар итик («Practical Papers for the Bible Translator»). Бу журналны «Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре» (БИЯҖ) бастыра. Бу оешманың күзәтүендә бөтен дөнья буйлап Изге Язмаларны тәрҗемә итү буенча байтак эш алып барыла. Шул журналның бер мәкаләсендә болай диелә: «Һичшиксез, ЙҺВҺ шәхси исем булып тора, шуңа күрә, асылда, тәрҗемә ясалганда аны транслитерацияләү акыллы булыр иде». Әмма мәкаләдә болай дип тә өстәлә: «Ләкин исәпкә алынасы кайбер шартлар да бар».
Андый «шартлар» урынлымы? Бу журналда әйтелгәнчә, кайбер галимнәр болай дип фикер йөртә: «Әгәр дә без, мәсәлән, Яһве исемен куллансак, кешеләр аптырашка калырга мөмкин... имеш, „Яһве“ — чит ил илаһы я яңа һәм билгесез, алар белгән Аллаһыдан аерылып торган, илаһ дип уйлаулары бар». Әмма Изге Язмалардан ап-ачык күренгәнчә, Йәһвә Аллаһы мәсихче булмаган кешеләр табынган илаһлардан чыннан да аерылып тора! (Ишагыя 43:10—12; 44:8, 9)
Кайбер галимнәр әйтүенчә, Аллаһы исемен «Раббы» дигән титул белән алмаштырып, алар бары тик йола буенча эш итәләр. Әмма Гайсә Аллаһыны хурлый торган йолалар үтәүчеләрне хөкем иткән (Маттай 15:6). Өстәвенә, исемнәрне титуллар белән алмаштыру идеясе Изге Язмаларга нигезләнмәгән. Гайсә Мәсихнең күптөрле титуллары бар, мәсәлән, «Аллаһы Сүзе» һәм «патшаларның Патшасы» (Ачылыш 19:11—16). Бу Гайсә исемен шушы титулларның берсе белән алмаштырырга кирәк дигәнне аңлатамы?
Югарыда искә алынган журналның башка бер мәкаләсендә болай диелгән: «Гадәттә, „Йәһвә“ дигән форманы кулланырга кирәкми». Ни өчен? «Галимнәрнең күбесе „Яһве“ дигән форма чынбарлыктагы әйтелешенә күбрәк туры килә дип уйлый». Әмма без Аллаһы исеменең чынында ничек яңгыраганын төгәл белмибез. Алайса, ни өчен татар тәрҗемәсендә «Йәһвә» дигән форма кулланылган? Бер мисал карап чыгыйк. Изге Язмаларда искә алынган һәм күпләргә билгеле Яхъя, Ильяс һәм Гайсә кебек исемнәрнең бүгенге әйтелеше борынгы еврей әйтелешеннән («Иоа́нес», «Елийа́һ» һәм «Йеһоһшу́а») бик аерылып тора. Шул ук рәвешчә Аллаһы исеме татар теленең үзенчәлекләре
исәпкә алынып, табигый итеп «Йәһвә» дип бирелгән. Башка телләрдә дә охшаш хәл күзәтелә. Шулай итеп, Аллаһы исемен кулланырга теләмәү, күрәсең, фәнни фактларга түгел, ә хисләргә һәм тискәре карашка нигезләнгән.Әмма бу гыйльми мәсьәлә генә түгел. Мәсәлән, БИЯҖның Һиндстандагы бер консультанты кайбер Изге Язмалар чыгарылышларыннан Аллаһы исеме алып куелгач, менә нәрсә язган: «Һинд кешеләрен Аллаһының титулы кызыксындырмый; алар Аллаһының шәхси исемен белергә тели. Исемен белми торып, алар аның белән мөнәсәбәтләр төзи алмый». Шуны ук Аллаһыны эзләүче бар кешеләр турында да әйтеп була. Аллаһыны аңлар өчен аның исемен белү үтә мөһим; шулчак без аны ниндидер көч итеп түгел, ә Шәхес итеп — без таныша алган зат буларак, белә алырбыз (Чыгыш 34:6, 7). Изге Язмаларда болай диелә: «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр» (Римлыларга 10:13). Аллаһының хезмәтчеләре аның исемен кулланырга тиеш!
Аллаһыны данлый торган тәрҗемә
1950 елда тарихи бер вакыйга булган: инглиз телендә «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» дөнья күргән. Киләсе ун ел дәвамында өлешләп Еврей Язмалары чыгарылган. 1961 елда инглиз телендә тулы Изге Язмалар бер китап буларак бастырылган. Шунысы игътибарга лаек: «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «Йәһвә» исеме Еврей Язмаларында очраган бар урыннарга куелган — ә бу якынча 7 000 тапкыр. Аллаһы исеменең Мәсихче Грек Язмаларында, ягъни Инҗилдә, 237 урында торгызылуы да бик әһәмиятле.
Аллаһының исемен торгызу аны да данлый, аңлавыбызны да арттыра. Мәсәлән, күп тәрҗемәләрдә Маттай 22:44 тә болай диелә: «Раббы минем Раббыма әйтте». Әмма кем кемгә мөрәҗәгать итә? Маттай 22:44 тә Зәбур 110:1 дәге сүзләр өземтә итеп китерелә. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу шигырь болай яңгырый: «Йәһвә минем Хуҗама... дип әйткән». Моның ярдәмендә укучылар Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә арасындагы аерманы ап-ачык күрә ала.
Кем аны ясаган?
«Яңа дөнья тәрҗемәсе» Йәһвә Шаһитләренең юридик оешмасы — Күзәтү манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар җәмгыяте — тарафыннан бастырылган. Инде йөздән артык ел Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны бастыра һәм бөтен дөнья буенча тарата. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н тугры мәсихчеләрдән торган Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты әзерләгән. Бу комитетның әгъзалары үзләренә дан эзләмәгән, алар хәтта үлемнәреннән соң үз исемнәренең билгесез булып калуын теләгән (1 Көринтлеләргә 10:31).
Ни өчен бу тәрҗемәне «Яңа дөнья тәрҗемәсе» дип атаганнар? 1950 елгы чыгарылышның кереш сүзендә аңлатылганча, бу исем кешелекнең 2 Петер 3:13 тә вәгъдә ителгән «яңа дөнья бусагасында» басып торганына инанганлыкны белдерә. Комитет язганча, «иске дөньядан гадел яңа дөньяга күчкән вакытта... Аллаһы Сүзендәге саф хакыйкать» яктылыгының балкып торуы мөһим, һәм Изге Язмалар тәрҗемәләре бу яктан зур роль уйный.
Төгәл тәрҗемә
Аерым игътибар төгәллеккә бирелгән булган. Инглиз теленә тәрҗемә итүчеләр Изге *. Алар борынгы текстны мөмкин кадәр төгәлрәк һәм шул ук вакыт бүгенге укучыга аңлаешлы итеп тәрҗемә итәргә тырышкан.
Язмаларның төп нөсхәсе язылган телләрдәге — борынгы еврей, арамей һәм борынгы грек телендәге — ул вакытта булган иң яхшы текстларны кулланганКайбер галимнәр «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н төгәллеге һәм эчке бөтенлеге өчен мактыйлар, һәм моңа гаҗәпләнәсе юк. Израильдәге профессор Биньямин Кедар — борынгы еврей теле буенча белгеч — 1989 елда болай дигән: «Еврей Изге Язмалары һәм тәрҗемәләр буенча лингвистик тикшеренүләремдә мин еш кына инглиз телендәге „Яңа дөнья тәрҗемәсе“н кулланам. Һәм кат-кат шуңа инанам: бу эшне башкарган тәрҗемәчеләр текстның мәгънәсен мөмкин кадәр яхшырак аңларга тырышып, тапшырган».
Башка телләргә тәрҗемә итү
Соңрак Йәһвә Шаһитләре «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н башка телләрдә дә ясарга булган. Хәзер ул тулысынча я өлешчә 150 телгә тәрҗемә ителгән. Бу эшне башкарыр өчен, махсус ысул уйлап чыгарылган булган; ул компьютер технологияләре ярдәмендә Изге Язмалардагы сүзләрне тикшерергә мөмкинлек бирә. Шулай ук тәрҗемә итү төркемнәренә хезмәт күрсәтү бүлеге оештырылган булган. Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы Язу комитеты аша Изге Язмаларны тәрҗемә итү эшен игътибар белән күзәтеп тора. Әмма тәрҗемә итү эше ничек башкарыла?
Башта, Аллаһыга багышланган мәсихчеләрдән торган тәрҗемә итү төркеме билгеләнә. Тәҗрибәдән күренгәнчә, тәрҗемәчеләр аерым түгел, ә төркем буларак эшләгәндә, тәрҗемә яхшырак һәм объектив килеп чыга (Гыйбрәтле сүзләр 11:14). Гадәттә, Изге Язмаларны тәрҗемә итү төркеменең һәр әгъзасы Йәһвә Шаһитләренең басмаларын тәрҗемә итү эшендә тәҗрибәгә ия. Аннары төркемне Изге Язмаларны тәрҗемә итүнең төп принципларына һәм махсус әзерләнгән компьютер программаларына җентекләп өйрәтәләр.
Тәрҗемәчеләргә гади кешеләргә җиңел аңлаешлы һәм төгәл тәрҗемә ясарга кирәк. Мөмкин булганда тәрҗемә сүзгә-сүз булырга, әмма шул ук вакытта төп нөсхәдәге текстның мәгънәсен бозмаска тиеш. Моңа ничек ирешергә? Күптән түгел генә чыгарылган татар телендәге Изге Язмаларны карап чыгыйк. Тәрҗемәчеләр башта Изге Язмалардагы бар төп терминнар өчен татар телендәге эквивалентлар сайлаган. «WTS» компьютер программасы Изге Язмалардагы бер тамырлы һәм синонимик сүзләрне күрсәткән. Бу программа ярдәмендә шулай ук борынгы грек һәм еврей сүзләрен күреп булган, һәм тәрҗемәче бу грек я еврей сүзләренең башка очракларда ничек тәрҗемә ителгәнен тикшерә алган. Боларның барысы татар телендәге эквивалент терминнар сайларга булышкан. Төркем татар эквивалентларын сайлап алгач, Изге Язмаларны тәрҗемә итә башлаган; һәр шигырьне тәрҗемә иткәндә алар компьютерда шул сүзләрне күрә алган.
Әмма тәрҗемә итү — бер сүзне икенче сүз белән алмаштыру гына түгел. Татар терминнарының Изге Язмалардагы фикерләрне контекстка карап төгәл тапшырганына инаныр өчен күп тырышлыклар куелган булган. Текст шома һәм табигый булсын өчен, грамматика белән синтаксисны да исәпкә алырга кирәк булган. Әйе, Изге Язмаларны тәрҗемә итү катлаулы эш. Татар телендәге «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н уку җиңел. Ул ачык, аңлаешлы һәм борынгы текстның фикерләрен төгәл тапшыра *.
Без сезне бу Изге Язмаларны тикшерергә дәртләндерәбез. Аны шушы брошюраны нәшер итүчеләрдән я Йәһвә Шаһитләренең җирле җыелышыннан сорап була. Сез аны Аллаһы сүзләренең туган телегезгә төгәл тәрҗемә ителгәненә шикләнмичә укый аласыз. Һәм сез, һичшиксез, ризалашырсыз: «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең чыгарылышы чыннан да искиткеч фатиха!
^ 24 абз. Грек Язмаларын тәрҗемә итәр өчен күбесенчә Весткотт һәм Хортның «Борынгы грек телендәге Яңа Васыять» тексты кулланылган («The New Testament in the Original Greek»). Еврей Язмаларының тәрҗемәсе өчен Рудольф Киттельнең «Еврей Изге Язмалары» нигез итеп алынган («Biblia Hebraica»). Өстәвенә, Изге Язмаларның 2013 елдагы чыгарылышы өчен башка борынгы папируслар кулланылган. Галимнәрнең уйлавынча, алар б. э. II һәм III гасырларына карый. Соңгы фәнни тикшерүләр (мәсәлән, Нестле һәм Аланд, шулай ук БИЯҖ үткәргән тикшерүләр) нәтиҗәләре чагылган текстлар да исәпкә алынган.
^ 30 абз. Изге Язмаларны тәрҗемә итү принциплары һәм татар телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең үзенчәлекләре турында күбрәк белер өчен, андагы А1 һәм А2 кушымталарын карап чыгыгыз.