Чынга ашкан пәйгамбәрлекләр
Беренче мәкаләдә искә алынган риваять буенча, Крёз патша Дельфада яшәгән оракулның сүзләре белән алданган булган һәм, нәтиҗәдә, фарсы патшасы Крёзны тар-мар иткән. Изге Язмаларда исә фарсы патшасына кагылышлы, бар нечкәлекләренә кадәр үтәлгән гаҗәеп пәйгамбәрлек бар.
Фарсы патшасы туганчыга кадәр 200 ел алдан Ишагыя пәйгамбәр бу патшаның исеме Кир булачак дип әйткән һәм аның бөек Бабыл шәһәрен яулап алачагын сурәтләгән.
Ишагыя 44:24, 27, 28: «Йәһвә болай ди: „...Мин тирән суларга: „Парга әйләнегез, мин синең бөтен елгаларыңны корытам“,— дим. Мин Кир турында: „Ул мин билгеләгән көтүче, ул бөтен ихтыярымны тулысынча үтәр“,— дип әйтәм. Мин Иерусалим турында: „Ул яңадан торгызылачак“,— дим, һәм аның гыйбадәтханәсе хакында: „Синең нигезең салыначак“,— диям“».
Грек тарихчысы Геродот сүзләре буенча, Кир гаскәре Бабыл аша аккан Евфрат елгасының суларын бүтән тармакка борган. Моның ярдәмендә гаскәриләр, елга аша үтеп, шәһәр эченә керә алган. Шәһәрне яулап алгач, Кир Бабылдагы әсир яһүдләрне азат иткән һәм аларга, туган якларына кайтып, 70 ел элек җимерелгән шәһәрләре Иерусалимны яңадан торгызырга рөхсәт иткән.
Ишагыя 45:1: «Йәһвә үзенең майланган затына — Кирга әйтә, аның алдында халыкларны буйсындырып, патшаларны коралсызландырыр өчен, аның алдында ике якка ачылмалы ишекләр ачылсын һәм капкалар ябык булмасын өчен, ул уң кулыннан тотып торган Кирга болай ди».
Фарсылар шәһәргә ике якка ачылмалы зур, мәһабәт ишекләр аша кергән. Ул көнне алар игътибарсызлык аркасында ачык килеш калган. Бабыллылар Кирның планнары турында белгән булса, алар елгага караган бар капкаларны бикләгән булыр иде. Әмма шәһәр яклаусыз калган.
Шушы искиткеч пәйгамбәрлек — Изге Язмаларда язылган һәм төгәл үтәлгән бихисап күп пәйгамбәрлекләрнең берсе генә a. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр кешеләрнекеннән һәм илаһларныкы итеп күрсәтелгән пәйгамбәрлекләрдән бик аерылып тора. Аларның Авторы болай ди: «Мин баштан ук нәрсә буласын, борынгы заманнан әле башкарылмаган нәрсәләрне алдан әйтәм» (Ишагыя 46:10).
Андый сүзләрне Йәһвә исемле хак Аллаһы гына әйтә ала. Күп белгечләр исәпләгәнчә, аның исеме «ул булдырта» дигәнне аңлата. Бу Аллаһының киләчәктәге вакыйгаларны белергә, аларның агышы белән үз ихтыяры буенча идарә итәргә сәләтле булуын күрсәтә һәм аның бөтен вәгъдәләренең үтәләчәгенә ышандыра.
БҮГЕН ҮТӘЛӘ БАРГАН ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘР
Изге Язмаларда бүгенге көннәргә кагылышлы нинди пәйгамбәрлекләр бар? 2 000 ел элек Инҗилдә «соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк» дип алдан әйтелгән булган. Монда нәрсәнең соңгы көннәре турында сүз бара? Җирнең я кешелекнең түгел, ә меңләгән ел дәвам иткән сугышлар, җәбер-золым һәм газапларның ахыры турында. Әйдәгез, шушы «соңгы көннәрнең» кайбер билгеләрен карап чыгыйк.
2 Тимутигә 3:1—5: «Соңгы көннәрдә... ...кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан, мактанчык, тәкәббер, көфер сүз сөйләүче, ата-анасын тыңламаучы, яхшылыкның кадерен белмәүче, тугрылыксыз, кеше яратмаучы, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы, хыянәтче, дуамал, масаючан, Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар, тышкы яктан диндар булып күренерләр, ә гамәлдә диндар булмаслар».
Әллә андый тәртип һәм сыйфатлар кешеләр арасында көннән-көн ачыграк күзәтелә түгелме? Тирә-якта акча ярату, эгоизм һәм горурлык хөкем сөргәненә игътибар иткәнегез бармы? Күп кенә кешеләрнең элеккегә караганда таләпчәнрәк һәм килешмәүчәнрәк булулары белән ризалашырсызмы? Әлбәттә, сез балаларның ата-аналарына тыңламаучан булуларын һәм кешеләрнең күбесе Аллаһыны түгел, ә күбрәк ләззәтне яратканын күрми калмагансыздыр. Һәм бу хәл начарланганнан-начарлана гына бара.
Маттай 24:6, 7: «Якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишетерсез... [...] Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер».
Кайбер исәпләүләр буенча, 1914 елдан бирле сугышларда һәм кораллы бәрелешләрдә 100 миллионнан артык кеше вафат булган. Бу күп кенә илләрнең халык саныннан да күбрәк. Моның аркасында күпме күз яшьләре түгелгән, күпме кайгы кичерелгән икәнен күз алдына китереп кенә карагыз! Халыклар тарихтан сабак алганмы һәм сугышларны туктатканмы?
Маттай 24:7: «Урыны-урыны белән ачлык... булыр».
Бөтендөнья азык-төлек программасы мондый статистика китерә: «Дөньяда ризык һәркемгә җитәрлек булса да, 815 миллион кеше (һәр тугызынчы кеше) йокларга ач килеш ята. Алай гына да түгел, һәр өченче кеше ачлы-туклы яши». Исәпләүләр буенча, һәр ел саен 3 миллион бала ачтан үлә.
Лүк 21:11: «Көчле җир тетрәүләр... булыр».
Һәр ел якынча 50 000 сизелерлек җир тетрәү була: якынча 100 е зур зыян китерә һәм берсе гаять зур була. Бер исәпләү буенча, 1975 елдан алып 2000 елга кадәр җир тетрәүләр аркасында 471 000 кеше вафат булган.
Маттай 24:14: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер».
8 миллионнан артык Йәһвә Шаһите Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне бөтен җир буенча якынча 240 илдә вәгазьли һәм шаһитлек бирә. Алар яхшы хәбәрне зур шәһәрләрдә, ерак авылларда, джунглиларда һәм тауларда игълан итә. Пәйгамбәрлек буенча, Аллаһы бу эшне тиешле дәрәҗәдә үтәлгән дип санагач, «ахыр килер». Бу нәрсәне аңлатыр? Кеше хөкүмәтләрен Аллаһы Патшалыгы алмаштырыр. Бу Патшалыкның идарәсе астында нинди вәгъдәләр үтәлер? Моның турында сүз алда барачак.
a «Пәйгамбәрлекләрнең төгәллеген раслаучы шаһит» дигән мәкаләне карагыз.