Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үсемлекләр пычраклык белән көрәшә

Үсемлекләр пычраклык белән көрәшә

ТУФРАКНЫ һәм суны пычрата торган матдәләрдән чистартыр өчен, күп көч куярга, күп вакыт һәм акча сарыф итәргә кирәк. Әмма бар бу эшне гади генә үсемлекләр башкара ала икән.

Сугыш кирәк-яраклары сакланган җирләрне яңадан кулланыр өчен, галимнәр аларны чистартырга теләп, гади елга үләнен һәм барвинок үсемлеген кулланырга уйлаган. Тәҗрибәләр үткәрелгән вакытта стерильләштерелгән уруть һәм барвинок үсемлекләре туфрактан тротилны сеңдереп, аны таркаткан. Бер атна эчендә үсемлекләрнең тукымаларында шартлаучан матдәләрнең эзе дә калмаган, ә үсемлекләрне яндырганда алар шартламаган! Башка тикшеренүчеләр шикәр чөгендеренең күзәнәкләре һәм сыгынтылары нитроглицеринны сеңдереп, аны тарката алганына игътибар иткән.

Ә радиоактив зарарланган су турында нәрсә әйтеп була? Аны көнбагыш үсемлеге чистарта ала. Огайодагы (АКШ) бер уран заводында җыелып торган суларны чистартыр өчен алты атналык көнбагышлар кулланылган булган. Нәтиҗәсе нинди булган? Уранның күләме бер литрга уртача 200 микрограммнан куркынычсыз микдарга — 20 микрограммга — кадәр кимегән. Чернобыльдәге реактор тирәсен тикшерү шуны күрсәткән: ун көн эчендә көнбагыш 95 процент радиоактив стронций һәм цезийны сеңдерә.

Тиздән, бәлки, фермерлар, су агымнары пестицидлар һәм гербицидлар белән пычранмасын өчен, сары күк сусын һәм җикән-камыш кебек үсемлекләрне куллана башлар. Андый чистарту башлыча, бу үсемлекләрнең тамырларындагы микроблар аркасында бара: алар зарарлы матдәләрне таркатып, суны чистарта.

Бу мисаллар җирнең гаҗәеп сәләтен күрсәтә: ул үз-үзен чистарта ала.