Рәхмәтле булып ал, чын күңелдән бир
Рәхмәтле булып ал, чын күңелдән бир
ЯРАТУЧАН күктәге Атабыз Йәһвә безнең һәрберебез турында уйлый. Аллаһы Сүзендә ул үзенең бар хезмәтчеләре хакында кайгырта дип әйтелә (1 Пет. 5:7). Йәһвә моны, мәсәлән, безгә үзенә тугры хезмәт итәр өчен, төрлечә ярдәм итеп күрсәтә (Ишаг. 48:17). Аллаһы үзе биргән ярдәмне аеруча без авырлыклар кичергәндә кабул итүебезне тели. Бу Муса кануныннан яхшы күренә.
Муса кануны аркылы Йәһвә шәфкать күрсәтеп, «фәкыйрьләргә», ягъни ятимнәргә, толларга һәм читтән килеп урнашканнарга, ярдәм иткән (Лев. 19:9, 10; Кан. 14:29). Ул үзенең кайбер хезмәтчеләре үз кардәшләренең ярдәменә мохтаҗ булырга мөмкин икәнен белә (Ягък. 1:27). Һәм Йәһвә үз хезмәтчеләрен андый ярдәм бирергә дәртләндерә. Шуңа күрә без ярдәмне алыргамы юкмы икәне турында икеләнеп торырга тиеш түгел. Әмма безгә ярдәмне дөрес караш белән кабул итәргә кирәк.
Ләкин Аллаһы Сүзендә Аллаһы халкының бирергә дә мөмкинлеге бар дип әйтелә. Гайсә Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә күзәткән «фәкыйрь тол хатынны» исеңә төшер (Лүк 21:1—4). Ул, күрәсең, Йәһвәнең шәфкать күрсәтеп, Канунда толлар өчен күргән чараларыннан файдаланган. Шулай да бу тол хатын, ул фәкыйрь булса да, алучы итеп түгел, ә бирүче итеп искә алына. Аның бирергә әзерлеге аңа шатлык китергәндер, чөнки, Гайсә әйткәнчә, «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәс. 20:35). Моны истә тотып, син ничек бирергә әзер булып, бәхет кичерә аласың? (Лүк 6:38).
«Ходайга мин ни кайтарыйм?»
Мәдхия җырлаучы: «Миңа кылган бар яхшылыклары өчен Ходайга мин ни кайтарыйм?» — дип уйланган (Мәд. 115:3). Нинди яхшылыкларны ул күздә тоткан? Йәһвә аңа «кысанлык һәм кайгы күргән» чакта ярдәм иткән. Өстәвенә, Йәһвә аның «җанын үлемнән... коткарган». Ул хәзер Йәһвәгә нәрсә дә булса кайтарырга теләгән. Мәдхия җырлаучы моны ничек эшли алган? Ул: «Адарынганнарымны [әйткән нәзерләремне]... Ходайга китерермен»,— дигән (Мәд. 114:3, 4, 8; 115:1—5). Ул Йәһвәгә биргән бар вәгъдәләрен һәм аның алдындагы бар бурычларын үтәргә тәвәккәл булган.
Син дә һәрвакыт Аллаһы кануннары һәм принциплары буенча тормышыңны алып барып, мәдхия җырлаучы кебек эшли аласың. Шуңа күрә күзәтеп тор: Йәһвәгә гыйбадәт кылу тормышыңда иң мөһиме булсын һәм Аллаһы рухы синең белән бар эшләреңдә җитәкчелек итсен (Вәг. 12:13; Гәл. 5:16—18). Әлбәттә, без беркайчан да Йәһвәгә ул безнең хакка башкарган бар эшләре өчен тулысынча кайтара алмыйбыз. Әмма Йәһвә синең чын күңелдән хезмәттә бар көчеңне һәм вакытыңны биргәнеңне күргәч, аның йөрәге сөенә (Гыйб. сүз. 27:11). Йәһвәне шулай итеп сөендерү — зур хөрмәт!
Җыелыш иминлеге турында кайгырт
Син, һичшиксез, мәсихче җыелышның сиңа күп яклардан файда китергәне белән ризалашырсың. Йәһвә җыелыш аша мул итеп рухи ризык бирә. Син хакыйкатьне белеп, ялгыш дини карашлардан һәм рухи караңгылыктан азат ителдең (Яхъя 8:32). Синең җирдә авыртусыз һәм газапларсыз оҗмахтагы мәңгелек тормышка китерәчәк белемең бар. Аны син «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» оештырган җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда алдың (Мат. 24:45—47). Аллаһы җыелышы аша алган һәм алачак фатихаларыбыз санап бетергесез. Ә син җыелышка нинди файда китерә аласың?
Рәсүл Паул болай дип язган: «Тәннең һәр әгъзасы үзенә тиешле эш башкарганда, бер-берсен беркетүче һәр сеңер ярдәмендә берләшеп, бөтен тән үсә һәм үз-үзен мәхәббәт ярдәмендә ныгыта» (Эфес. 4:15, 16). Бу сүзләр башлыча майланган мәсихчеләргә кагылса да, андагы принципны бүгенге бар мәсихчеләргә кулланып була. Әйе, җыелыштагы һәрбер кеше аның иминлеге һәм үсүе турында кайгырта ала. Ничек итеп?
Без моны башкаларны һәрвакыт дәртләндерергә һәм рухи көч бирергә тырышып, эшли алабыз (Рим. 14:19). Без шулай ук кардәшләребез белән эш иткәндә Аллаһы рухы җимешен үстереп, «бөтен тәннең үсүенә» ярдәм итә алабыз (Гәл. 5:22, 23). Өстәвенә, без «һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшләргә» мөмкинлекләр эзли алабыз (Гәл. 6:10; Евр. 13:16). Җыелыштагы һәрбер кеше — абый һәм апа-кардәшләр, яшьләр һәм олы яшьтәгеләр — бөтен «тәнне» мәхәббәт ярдәмендә ныгыта ала.
Без шулай ук җыелыш алып барган вәгазьләү эшендә катнашып, үз сәләтләребезне, көчебезне һәм мал-мөлкәтебезне куллана алабыз. «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез»,— дип әйткән Гайсә Мәсих (Мат. 10:8). Шуңа күрә Патшалыкны вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә көчебездән килгәнне эшлик (Мат. 24:14; 28:19, 20). Бәлкем, синең мөмкинлекләрең чикледер. Алайса, Гайсә күзәткән фәкыйрь тол хатынны исеңә төшер. Ул бик аз биргән. Ләкин Гайсә ул башкаларга караганда күбрәкне эшләгән дип әйткән. Ул хәленнән килгәнне биргән (2 Көр. 8:1—5, 12).
Дөрес рух белән ал
Әмма кайвакыт без җыелыш ярдәменә мохтаҗ булабыз. Бу дөнья тезелешенең басымы белән көрәшергә авыр булганда, җыелыш тәкъдим иткән ярдәмне бер дә икеләнмичә ал. Йәһвә үз җыелышын көтәр өчен һәм сиңа сынауларны вә авырлыкларны кичерергә ярдәм итәр өчен, көтүчеләр итеп җитлеккән һәм кайгыртучан ир-атларны куйган (Рәс. 20:28). Җыелыштагы өлкәннәр һәм башкалар авыр вакытларда сине юатырга, якларга һәм сиңа ярдәм итәргә тели (Гәл. 6:2; 1 Тес. 5:14).
Ләкин кирәкле ярдәмне син дөрес рух белән кабул ит. Ярдәм өчен һәрвакыт рәхмәтле бул. Имандашлар биргән андый ярдәмне Аллаһы мәрхәмәте итеп кабул ит (Рим. 12:6). Ни өчен бу мөһим? Чөнки без ярдәмне кабул иткәндә бу дөнья кешеләре кебек рәхмәтсез булырга теләмибез.
Дөрес карашлы һәм акыллы бул
Паул Филиппуйдагы җыелышка язган хатында Тимуте турында: «Сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртучы башка беркемем дә юк»,— дигән. Ә аннары: Флп. 2:20, 21). Паулның бу җитди сүзләрен истә тотып, бүген «үзебез турында гына кайгыртудан» ничек сакланып була?
«Барысы да, Гайсә Мәсихкә мәгъкуль булганны түгел, бәлки үзләре турында гына кайгырталар»,— дип өстәгән ул (Без авыр чакларда имандашларыбыздан безгә игътибар бирергә һәм үз вакытларын безнең өчен сарыф итәргә сорый алабыз. Ләкин онытмаска кирәк, без алардан моны таләп итәргә тиеш түгел. Ни өчен? Әйтик, көтелмәгән хәл килеп чыкканда, безгә берәр кардәш матди ярдәм күрсәтсә, без моның өчен бик рәхмәтле булыр идек. Ләкин без аңардан бу ярдәмне таләп итә алабызмы? Әлбәттә, юк. Безнең яратучан кардәшләр күпме вакыт безнең өчен сарыф итә ала? Безгә нәрсәгә өметләнергә? Бу яктан безгә дөрес карашлы һәм акыллы булырга кирәк. Кардәшләребез безгә ничек кенә ярдәм итмәсен, без аларның моны чын күңелдән һәм әзерлек белән эшләүләрен телибез.
Һичшиксез, мәсихче кардәшләр сиңа ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзер булачак. Әмма кайвакыт алар сиңа булыша алмаска да мөмкин. Алайса, бер дә шикләнмә: Йәһвә, мәдхия җырлаучыга булышкан кебек, сиңа да сынаулар вакытында ярдәм итәчәк (Мәд. 114:1, 2; Флп. 4:10—13).
Шулай итеп, Йәһвә биргән ярдәмне, аеруча авыр һәм кайгылы вакытларда, икеләнмичә рәхмәтле булып ал (Мәд. 54:23). Йәһвә моны тели. Әмма ул шулай ук син «шатланып бирүче» булырсың дип тә өметләнә. Шуңа күрә үз йөрәгеңдә хәлеңнән килгәнчә хак гыйбадәт кылу белән бәйле эшләрдә катнашырга тәвәккәл бул (2 Көр. 9:6, 7). Ул чакта син рәхмәтле булып алачаксың һәм чын күңелдән бирәчәксең.
[31 биттәгерамка\ иллюстрацияләр]
«Миңа кылган бар яхшылыклары өчен Ходайга мин ни кайтарыйм?» (Мәд. 115:3)
▪ «Һәркемгә... игелек эшләргә» мөмкинлекләр эзлә
▪ Башкаларны һәрвакыт дәртләндер һәм аларга рухи көч бир
▪ Шәкертләр булдыру эшендә көчеңнән килгәнне эшлә