Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йөрәктәге уй-ниятләрегезне тикшерегез

Йөрәктәге уй-ниятләрегезне тикшерегез

Изге Язмаларда: «Кеше йөрәге бар нәрсәдән дә мәкерлерәк һәм дуамал»,— дип әйтелә (Ирем. 17:9). Күңелебез берәр нәрсәне бик нык теләгәндә, без йөрәктәге уй-ниятләребезне тормышка ашырырга омтылмыйбызмы?

Изге Язмалар безне болай дип кисәтә: «Явыз уйлар, үтерү, зина, фахишәлек, урлау, ялган шаһитлек, көфер сүзләр кешенең күңеленнән чыга» (Мат. 15:19). Безнең символик йөрәгебез безне алдый ала һәм Аллаһы ихтыярына каршы килгән эшләр начар түгел дип ышандыра ала. һәм без берәр акылсыз адым ясагач кына, нәрсә булганын аңларга мөмкин. Ялгыш юлдан сакланыр өчен, безгә йөрәктәге уй-ниятләребезне тикшерергә кирәк. Ничек итеп?

ЙӨРӘКТӘГЕ УЙ-НИЯТЛӘРНЕ НИЧЕК ТИКШЕРЕРГӘ?

Изге Язмаларны көн саен уку символик йөрәгебезгә ничек тәэсир итә?

Изге Язмаларны көн саен укыгыз һәм укыганнарыгыз турында уйланыгыз.

Рәсүл Паул болай дип язган: «Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле, ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан... аера». Изге Язмаларда язылган Аллаһы сүзе «йөрәгебездәге уй-ниятләребезне ачыклый» (Евр. 4:12). Үз-үзебезне Изге Язмалар ярдәмендә тикшерү йөрәктәге уй-ниятләребезне ачыкларга мөмкин. Шуңа күрә Аллаһы Сүзен көн саен уку, укыганнар турында уйлану һәм шулай итеп, Аллаһының фикер йөртүен үзләштерү никадәр мөһим!

Изге Язмалардагы киңәшләргә колак салып һәм андагы принципларны кулланып, без күңелебездә «шаһитлек биргән» вөҗданыбызны өйрәтәбез (Рим. 9:1). Вөҗданыбыз безне ялгыш юлга басу начар түгел дип акланудан саклый ала. Моннан тыш, Изге Язмаларда безнең өчен «кисәтү итеп язылган» кешеләрнең мисаллары бар (1 Көр. 10:11). Аларның тормышларыннан сабак алсак, бу безне ялгыш адымнар ясаудан саклаячак. Безнең һәрберебез тагын нәрсә эшләргә тиеш?

Дога кылып без күңелебездәгене белә алабыз

Йөрәктәге уй-ниятләрегезне күрсәтсен дип Аллаһыга дога кылыгыз.

Йәһвә «йөрәкне тикшерә» (1 Елъ. 29:17). Ул «йөрәгебездән бөегрәк һәм бар нәрсәне белә» (1 Яхъя 3:20). Аллаһыны алдап булмый. Аңа дога кылганда борчылуларыбыз, хисләребез һәм теләкләребез турында ачыктан-ачык әйтсәк, Йәһвә безгә йөрәктәге уй-ниятләребезне ачыклап бирә ала. Без хәтта Аллаһыдан: «Мине саф күңелле ит»,— дип сорый алабыз (Мәд. 50:12). Шуңа күрә йөрәктәге уй-ниятләребезне ачыклар өчен дога кылу үтә мөһим.

Мәсихче очрашулар безгә йөрәктәге уй-ниятләребезне ачыкларга ярдәм итә

Мәсихче очрашуларда игътибарлы булыгыз.

Мәсихче очрашуларда яңгыраган фикерләрне игътибар белән тыңлау безгә күңелебездәгене намуслы тикшереп чыгарга ярдәм итәчәк. Бәлки, безнең өчен һәр очрашуда яңа фикерләр яңгырамыйдыр. Ләкин очрашуларга йөреп, без Изге Язмалардагы принципларны яхшырак аңлый башлыйбыз һәм йөрәктәге уй-ниятләребезне ачыклаучы кыйммәтле искә төшерүләрне ишетәбез. Кардәшләр үз комментарийларында әйткән фикерләр дә безгә күңелебезне сафландырырга булыша (Гыйб. сүз. 27:17). Очрашуларга йөрмичә кардәшләрдән читләшсәк, үзебезгә зыян китерә алабыз. Нәтиҗәдә, без «үзебезгә генә кирәкне эзли» башларга мөмкин (Гыйб. сүз. 18:1). Шуңа күрә үз-үзебездән: «Бар очрашуларга йөрү һәм анда игътибарлы булу гадәтемә кереп киткәнме?» — дип сорасак, акыллы булыр (Евр. 10:24, 25).

ЙӨРӘГЕБЕЗ БЕЗНЕ НӘРСӘГӘ ТАРТА?

Безнең мәкерле йөрәгебез безне төрле юллар белән адаштырырга мөмкин. Аларның дүртесен карап чыгыйк: байлык артыннан куу, исерткеч эчемлекләр эчү, дуслар сайлау һәм ял итү.

Байлык артыннан куу.

Матди ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү теләге табигый. Ләкин Гайсә байлык артыннан куудан кисәткән. Мәсәлән, ул амбарлары ашлык белән тулы булган бер бай кеше мисалын китергән. Бу кешенең җыйган мул уңышны салыр урыны булмаган. Ул амбарларын сүтеп, зурракларны салырга булган. Ул болай дип фикер йөрткән: «Бөтен ашлыгымны, бөтен малымны шунда җыям. Шул чак үземә: „Җаным, синең күп елларга җитәрлек малың җыелган; ял ит, аша, эч, күңел ач“,— диярмен». Әмма шул бай кеше бер бәхәссез хакыйкатьне исәпкә алмаган: аның гомере шул ук төнне өзелергә мөмкин булган (Лүк 12:16—20).

Олыгая барганда без картлык көннәребездә мохтаҗлыкка калмыйм дип, хәтта очрашулар үткән кичләрне эштән соң калып эшләвебезгә сәбәп табарга яисә кайбер мәсихче вазифаларыбызны вакыт-вакыт үтәмәскә мөмкин. Без матди нәрсәләрне беренче урынга куюдан сакланырга тиеш түгелме? Яисә яшь булсак, без тулы вакытлы хезмәттән яхшырак тормыш юлы юк икәнен аңлыйбыздыр. Әмма без башта җитәрлек акча тупларга кирәк дип фикер йөртеп, пионер хезмәтен кичектермибезме? Без иң беренче чиратта Аллаһы алдында бай булырга омтылырга тиеш түгелме? Безнең белән иртәгә нәрсә буласын кем белә?

Исерткеч эчемлекләр эчү.

Гыйбрәтле сүзләр 23:20 дә: «Исергәнче шәраб эчүчеләр... арасында булма»,— дип әйтелә. Берәрсенең исерткеч эчемлекләргә күңеле тартса, ул аклану өчен сәбәп табып, регуляр рәвештә эчәргә мөмкин. Эчкәндә ул: «Мин исерергә җыенмыйм, стресстан арынасым гына килә»,— дип үз-үзен аклыйдыр. Без исерткеч эчемлекләрдән башка стресстан арына алмыйбыз икән, бәлки, безгә йөрәктәге уй-ниятләребезне тикшерергә кирәктер.

Дуслар сайлау.

Телибезме, юкмы, безгә Йәһвәне белмәгән кешеләр белән — мәктәптә, эштә һәм вәгазьдә аралашырга туры килә. Әмма бу без алар белән бергә вакыт үткәрергә һәм хәтта дуслашырга тиеш дигән сүз түгел. Без андый кешеләрнең яхшы сыйфатлары күп дип әйтеп, алар белән тыгыз аралашмыйбызмы? «Алданмагыз,— дип кисәтелә Изге Язмаларда.— Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза» (1 Көр. 15:33). Бер тамчы дегет бер мичкә балны бозган кебек, Аллаһыга хезмәт итмәгән кешеләр белән дуслашу да безнең рухилыгыбызны бозарга һәм безне дөньяви кешеләр кебек фикер йөртергә, киенергә, сөйләшергә һәм алар кебек үз-үзебезне тотарга этәрергә мөмкин.

Ял итү.

Безнең югары технологияләр заманында бер төймәгә басу белән күп төрле күңел ачуларга юл ачыла. Бу күңел ачуларның күбесе мәсихчеләргә килешми. Паул болай дип язган: «Арагызда ... һичнинди нәҗеслек... хәтта искә дә алынмасын» (Эфес. 5:3). Күңелебез безне берәр нәҗес нәрсәне карарга я тыңларга тартса, нәрсә эшләргә? Без болай фикер йөртергә мөмкин: һәр кеше вакыт-вакыт ял итүгә мохтаҗ, ә инде ничек ял итәргә икәнен ул үзе хәл итә. Ләкин Паулның киңәшен онытмыйк һәм бернинди нәҗес нәрсәне карамаска вә тыңламаска тәвәккәл булыйк.

БЕЗ ҮЗ-ҮЗЕБЕЗНЕ ҮЗГӘРТӘ АЛАБЫЗ

Без мәкерле йөрәк теләкләренең корбаны булып киткән булсак та һәм ялгыш юлдан баруыбызга сәбәп эзләү гадәтебезгә кереп киткән булса да, без үз-үзебезне үзгәртә алабыз (Эфес. 4:22—24). Ике мисал карап чыгыйк.

Мигелгә * матди әйберләргә карашын үзгәртергә кирәк булган. Ул болай дип әйтә: «Без хатыным һәм улым белән яшәгән илдә яңа техник җайланмаларга һәм уңайлыкларга зур әһәмият бирелә иде. Бер заман мин байлык артыннан куу тозагына эләкмәм дип үз-үземне аклап, бу дөньядан тулысынча файдалана идем. Ләкин озакламый мин бушка җил куганымны аңладым. Мин Йәһвәгә карашларымны һәм йөрәктәге уй-ниятләремне үзгәртергә булышсын дип дога кылдым һәм гаиләбезнең бар көчен куеп аңа хезмәт итү теләген белдердем. Без тормышыбызны гадиләштерергә һәм ихтыяҗ күбрәк булган җиргә күченергә булдык. Шуннан соң без пионерлар булып хезмәт итә башладык. Без тормышыбыз мәгънәле һәм бәхетле булсын өчен күп матди әйберләр кирәкми икәненә үз тәҗрибәбездә инандык».

Ли исемле бер абый-кардәшкә үз-үзен намуслы тикшерү дөньяви кешеләр белән тыгыз аралашуын өзәргә ярдәм иткән. «Мин еш кына,— дип әйтә Ли,— чит илләрдәге сәүдә партнерлары белән эш буенча якыннан аралаша идем. Алар очрашкач исергәнче эчсәләр дә, миңа андый очрашуларда күңелле иде. Күп тапкырлар мин чамасын белмичә эчә яздым, ләкин шуннан соң үкенә идем. Миңа йөрәктәге уй-ниятләремне намуслы тикшерергә туры килде. Аллаһы Сүзе һәм өлкәннәрнең киңәшләре ярдәмендә мин күңелем Йәһвәне яратмаган кешеләр белән аралашырга тартканын аңладым. Хәзер инде мин мөмкин булганда эшләремне телефоннан гына башкарам һәм товар белән тәэмин итүчеләр белән мөмкин кадәр сирәгрәк очрашырга тырышам».

Безгә үз-үзебез белән намуслы булырга һәм йөрәктәге уй-ниятләребезне тикшереп торырга кирәк. Шулай эшләгәндә, без Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылырга һәм «ул күңелдәге яшерен эшләрне белә» икәнен онытмаска тиеш (Мәд. 43:22). Аллаһы безгә үз Сүзен дә биргән: без аның Сүзенә көзгегә карагандай карыйбыз (Ягък. 1:22—25). Басмаларыбызда язылган һәм очрашуларыбызда яңгыраган искә төшерүләрнең вә киңәшләрнең дә әһәмияте бик зур. Моның барысы ярдәмендә без йөрәгебезне саклый алабыз һәм тәкъвалык юлында кала алабыз.

^ 18 абз. Исемнәр үзгәртелгән.