Ул Каяфәс нәселеннән булган
Вакыт-вакыт археологик ачышлар турыдан-турымы, читләтепме Изге Язмаларда искә алынган билгеле бер кешенең чынлыкта булганын исбатлый. Мәсәлән, 2011 елда Исраил белгечләре андый бер ачышны ясаганнар. Бу 2 000 еллык оссуарий — матур бизәлгән известьташ тартма. Анда мәет череп беткәч сөякләрен салган булганнар.
Бу оссуарийда мондый язма бар: «Беф-Имридән, Маазия буыныннан булган рухани Каяфәснең улы Иешуаның кызы Мариам». Гайсәнең хөкем ителүендә һәм җәзалап үтерелүендә катнашы булган яһүдләрнең иң баш руханиеның исеме Каяфәс булган (Яхъя 11:48—50). Тарихчы Иосиф Флавий аны «Каяфәс дигән исем йөрткән Йосыф» дип атый. Бу оссуарий, күрәсең, аның туганнарының берсенеке булган. Моңарчы табылган бер оссуарийда — ул кайберәүләрнең фаразлары буенча иң баш руханиныкы булган — Йәһосеф бар Каяфәс, ягъни Каяфәс * улы Йосыф дигән язма бар. Моннан Мариам Йосыф белән туганлык мөнәсәбәттә булган дигән нәтиҗә ясап була.
Исраилдәге борыңгылыклар саклау идарәсе (ИБСИ) мәгълүматы буенча, Мариамның оссуариен борынгы төрбәләрне талаган караклардан конфискацияләгәннәр. Бу оссуарийны һәм андагы язманы тикшерү аның тарихи дөреслеген күрсәтә.
Мариамның оссуарие безгә яңа нәрсәне дә ача. Аның өстендәге язмада «Маазия» турында әйтелә; аның исемен Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә чиратлашып хезмәт иткән руханиларның 24 төркеменең соңгысы йөрткән булган (1 Елъ. 24:18). Бу язмадан, ИБСИ хәбәре буенча, «Каяфәс нәселенең Маазия төркеменә кергәне» күренә.
Бу язмада Беф-Имри дә искә алына. Бу исемне ике төрле аңлап була. «Беф-Имри — руханилар нәселенең исеме булуы мөмкин; бу руханилар Иммер уллары (Езра 2:36, 37; Них. 7:39—42) булган һәм алар Маазия төркеменә кергән»,— дип хәбәр итә ИБСИ. «Яисә [Беф-Имри] — Мариамның яки аның бөтен гаиләсенең туган җире булуы ихтимал». Ничек кенә булмасын, Мариамның оссуарие шуны күрсәтә: Изге Язмаларда тарихта булган нәселләрдән чыккан кешеләр турында әйтелә.
^ 3 абз. Каяфәс оссуарие турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 15 гыйнвар, 10—13 нче битләрдәге «Гайсәне үлемгә хөкем иткән иң баш рухани» дигән мәкаләне кара.