Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаилә бәхетенең серләре

Авырлыкларны чишәр өчен киңәшләр

Авырлыкларны чишәр өчен киңәшләр

Ире: «Кызлар кая микән, син белмисеңме?»

Хатыны: «Алар үзләренә кием сатып алырга киттеләр».

Ире: [Ачуланып каты тавыш белән] «Ничек инде „үзләренә кием сатып алырга“? Алар бит үзләренә бер ай элек кенә яңа әйберләр сатып алганнар иде!»

Хатыны: [Үзен аклап үпкәләгән килеш] «Киемнәргә бәяләрне төшергәннәр бит. Алар миннән рөхсәт сорадылар да мин каршы килеп тормадым».

Ире: [Чыгырыннан чыгып кычкыра] «Кызларыбызның миннән рөхсәт сорамыйча акча тотканнарын мин яратмыйм. Син моны бик яхшы беләсең! Ничек инде син, минем белән киңәшләшмичә, аларны җибәрдең?»

СЕЗ ничек уйлыйсыз, бу гаиләгә нинди авырлыкларны чишәргә кирәк? Иргә, күрәсең, үз ачуын тыю авыр. Алар, шулай ук, балаларга ирек бирү турында сүз барганда, бер фикергә килә белми. Һәм алар аралаша алмый.

Камил никах юк. Һәрбер гаиләнең үз авырлыклары. Әмма ир белән хатын аларны чишәргә өйрәнергә тиеш. Ни өчен бу мөһим?

Вакыт узу белән хәл ителмәгән авырлыклар аркасында ир белән хатын арасы бозыла. «Ныгытылган манараның эшермәсе кебек тә талашлар була»,— дип язган акыллы Сөләйман патша (Гыйбрәтле сүзләр 18:19, ЯД). Ләкин аралашуга юлны ничек ачарга һәм проблемаларны бергәләп ничек чишәргә өйрәнергә?

Әгәр аралашуны — никахның каны дип атасак, ярату белән хөрмәт — никахның йөрәге һәм үпкәләре булып чыга (Эфеслеләргә 5:33). Авырлык туганда, ярату ир белән хатынга үткән хаталарны һәм кичергән хисләрне онытып, хәзерге проблеманың хәл итү юллары турында уйланырга дәртләндерәчәк (1 Көринтлеләргә 13:4, 5; 1 Петер 4:8). Ир белән хатын бер-берсен хөрмәт иткәндә, тормыш иптәшенә үз фикерләрен аңлатып бирергә мөмкинлек бирә, аны игътибар белән тыңлый һәм аңларга тырыша.

Авырлыкларны чишәр өчен дүрт адым

Аста китерелгән адымнарны карап чыгыйк һәм Изге Язмалардагы принциплар ничек авырлыкларны тормыш иптәшеңә хөрмәт күрсәтеп һәм ярату белән чишәргә ярдәм итә ала икәненә игътибар итик.

1. Туган проблема турында сөйләшер өчен вакыт сайлагыз.

«Һәр эшнең — үз заманы... дәшмәү вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» (Вәгазьче 3:1, 7). Мәкаләнең башында китерелгән диалог кайбер авырлыклар кызу бәхәсләргә китерергә мөмкин икәнен күрсәтә. Андый хәл туса, үз-үзегезне кулда тотыгыз һәм, «дәшмәү вакыты» бар икәнен искә төшереп, үзегезне туктатыгыз. «Җәнҗалның башлануы — су ташкыны кебек, аны зураеп киткәнче вакытында туктату зарур» (Гыйбрәтле сүзләр 17:14). Изге Язмалардагы бу киңәшкә колак салып, сез гаиләгезне җитди зыяннан саклаячаксыз.

Әмма «сөйләү вакыты» да бар. Проблемалар чүп үләне кебек: утап тормасаң түтәлне басып китә. Шуңа күрә проблемалар үзеннән-үзе чишеләчәк дип өметләнмәгез, аларны «утарга» кирәк. Сөйләшү кызып киткәнгә аны туктатсагыз, тормыш иптәшегезгә моның турында соңрак сөйләшергә вәгъдә бирегез. Бу сезгә Инҗилдәге: «Кояш батканчы ачуыгыз басылсын»,— дигән киңәш буенча эш итәргә булышачак (Эфеслеләргә 4:26). Әмма биргән вәгъдәгез турында онытмагыз.

КИҢӘШ. Гаиләдә туган авырлыклар турында һәр атна сөйләшегез, моның өчен билгеле бер көн һәм сәгать сайлагыз. Әйтик, сез эштән арып кайтканда яки ач булганда, тиз ярсып китәсез һәм тыныч кына сөйләшә алмыйсыз. Ул чакта сөйләшүне башка вакытка планлаштырыгыз. Сөйләшү өчен иң яхшы вакыт — бу сез икегез дә тыныч булган вакыт.

2. Үз уй-хисләрегезне тормыш иптәшегезне хөрмәт итеп һәм эчкерсез аңлатып бирегез.

«Бер-берегезгә хакыйкатьне сөйләгез» (Эфеслеләргә 4:25). Бу сүзләрне гаиләдә дә кулланырга кирәк. Шуңа күрә тормыш иптәшегезгә үз хисләрегез турында сөйләгендә эчкерсез һәм конкрет булыгыз. Ире белән 26 ел яши торган Маргарита * болай дип әйтә: «Мин тормыш иптәшем белән яши башлагач, ирем минем хисләремне үзе аңларга тиеш дип уйлаган идем. Әмма вакыт узу белән ялгышканымны аңладым. Хәзер мин үз уй-хисләрем турында ачык сөйләргә тырышам».

Шуны истә тотыгыз: сезнең максатыгыз — көрәшне җиңү һәм дошманны буйсындыру түгел, ә тормыш иптәшегезгә үз уй-хисләрегезне сөйләү. Проблеманы чишәр өчен, шуны аңлатыгыз: сезнеңчә нинди һәм кайчан проблема туган, һәм ул сездә нинди хисләр уята. Мәсәлән, сезне тормыш иптәшегезнең тәртипсез булуы борчый, ул чакта сез хөрмәт белән болай дип әйтә аласыз: «Син эштән кайткач, үз киемнәреңне идәнгә ташлыйсың [проблема нинди һәм ул кайчан туа], мин өйдә тәртип булсын өчен куйган бар тырышлыкларым юкка гына дип сизәм [бу нинди хисләрне уята]». Аннары аны рәнҗетмичә сезнеңчә бу проблеманы ничек чишеп була икәнен аңлатыгыз.

КИҢӘШ. Тормыш иптәшегез белән сөйләшер алдыннан үз фикерләрегезгә ачыклык кертегез. Моның өчен кәгазьгә туган проблема һәм аны хәл итү юлы турында языгыз.

3. Тормыш иптәшегезне, аның хисләрен аңларга тырышып, тыңлагыз.

Ягъкуб үз хатында мәсихче «тыңларга өлгер булырга, ә сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмаска тиеш» дип язган (Ягъкуб 1:19). Тормыш иптәшегез үзен аңламаганын күрсә, бу гаиләгә бик зур кайгы китерергә мөмкин. Шуңа күрә тормыш иптәшегездә андый хисләр тумасын өчен, бар көчегезне куегыз! (Маттай 7:12).

35 ел хатыны белән яши торган Вольфганг болай ди: «Мин хатыным белән гаиләдә туган авырлыклар турында сөйләшкәндә, аеруча ул мине аңламаганда, әзрәк борчыла башлыйм». 20 ел ире белән яши торган Диана болай дип әйтә: «Ирем белән берәр проблема турында сөйләшкәндә мин аңа еш кына: „Син мине тыңламыйсың”,— дип әйтәм». Андый авырлык белән ничек көрәшергә?

Үз-үзегезгә чиктән тыш ышанмагыз һәм сезгә тормыш иптәшегезнең уй-хисләре билгеле дип уйламагыз. Аллаһы Сүзендә: «Тәкәббер кешедән фетнә чыгар, ә киңәш-табыш итүчеләр акыл җыяр»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 13:10). Тормыш иптәшегезгә хөрмәт күрсәтегез, һәм аңа үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирегез һәм аның сүзен бүлдермәгез. Сез аны дөрес аңладыгызмы? Моны белер өчен аның сүзләрен үз сүзләрегез белән әйтеп бирегез һәм аны рәнҗетмичә, дусларча сөйләгез. Берәр нәрсәне дөрес аңламагансыз булып чыкса, тормыш иптәшегезгә үзегезне төзәтергә рөхсәт итегез. Үзегез генә сөйләргә тиеш дип уйламагыз. Үз фикерләрегезне чиратлап әйтегез һәм бер-берегезнең уй-хисләрегезне тулысынча аңлагач кына сөйләшүне дәвам итегез.

Тормыш иптәшегезне игътибар белән тыңлар өчен һәм аның карашын хөрмәт итәр өчен басынкылык һәм сабырлык кирәк. Тормыш иптәшегезгә карата ихтирамлы булсагыз, бу аны сезне хөрмәт итәргә дәртләндерәчәк (Маттай 7:2; Римлыларга 12:10).

КИҢӘШ. Тормыш иптәшегезнең сүзләрен төгәл кабатлап тормагыз. Дусларча сөйләшегез. Аның уй-хисләреннән нәрсә аңладыгыз? Шуның турында сөйләргә тырышыгыз (1 Петер 3:8).

4. Бер фикергә килегез.

«Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак; чөнки икәүнең бердәм хезмәтендә яхшы әҗер бар. Мәгәр берсе егылса, икенчесе үзенең иптәшен торгызып аякка бастырыр» (Вәгазьче 4:9, 10). Никахтагы кайбер авырлыкларны, ир белән хатын бер-берсенә ярдәм итсә генә, чишеп була.

Йәһвә гаиләнең башы итеп ирне билгеләгән (1 Көринтлеләргә 11:3; Эфеслеләргә 5:23). Әмма гаилә башы — ул диктатор түгел. Акыллы ир хатыны белән киңәшләшмичә карарлар кабул итми. Хатыны белән 20 ел яши торган Давид менә нәрсә ди: «Мин хатыным белән, кабул ителәчәк карарыбыз икебезне дә канәгатьләндерсен өчен, икебез дә риза булган якларны билгеләргә тырышам». Ире белән җиде ел яши торган Таня болай ди: «Сүз кем хак, ә кем хак түгел турында бармый. Чөнки кешеләрнең берәр проблеманы чишү турында төрле фикерләре булырга мөмкин. Һәм мин шуны аңладым: уңышлы булыр өчен акыл белән эш итү һәм юл куючан булу сыйфатлары кирәк».

КИҢӘШ. Проблеманы чишү юллары турында әйтелгән бар фикерләрне кәгазьгә язып куегыз, һәм аннан соң аны укып чыгыгыз. Сезнең икегезгә дә ошаган фикер буенча эш итегез. Моның нәтиҗәләре турында сөйләшер өчен конкрет көн һәм сәгать билгеләгез.

Бергә эш итегез

Никах турында әйткәндә Гайсә: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын»,— дигән (Маттай 19:6). «Кушылдырган» дигән сүз «агач камыт» дигән мәгънә йөрткән грек сүзеннән тәрҗемә ителгән. Гайсә яшәгән көннәрдә агач камытны ике малга, алар эшне бергә башкара алсын өчен, кидергәннәр. Алар икесе дә бер якка тартмаса, аларның тырышлыклары бернинди дә файда китермәгән һәм агач камыт аларның муенын кырган һәм аларга авырту китергән. Ә бергәләп бер якка тартсалар, алар авыр йөкне тартып бара алганнар яки кырны сөрә алганнар.

Ир белән хатын да бергәләп тырышлык куймаса, гаиләнең «агач камыты» аларга авырту китерергә мөмкин. Ә бергә эш итәргә өйрәнсәләр, алар күп нәрсәгә ирешәчәкләр һәм һәркайсы проблеманы диярлек чишә алачаклар. Хатыны белән бәхетле яши торган Калала исемле ир болай дип әйтә: «Мин хатыным белән инде 25 ел яшим һәм без туган бар авырлыкларны уңышлы чишәбез. Моның өчен без алар турында эчкерсез сөйләшәбез, тормыш иптәшебез урынына үзебезне куеп карыйбыз, Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылабыз һәм Изге Язмалардагы принципларны кулланабыз». Сез дә шулай эшли аласызмы?

ҮЗЕҢӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИР:

  • Мин үз тормыш иптәшем белән кайсы проблема турында сөйләшеп алырга теләр идем?

  • Мин аның бу проблемага карашын һәм моның аркасында туган хисләрен дөрес аңлаганымны ничек белә алам?

  • Әгәр мин һәрвакыт үз фикеремдә каты торсам, бу нинди авырлыкларга китерергә мөмкин?

^ 17 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.