Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу бозык дөньяда балалар үстерү

Бу бозык дөньяда балалар үстерү

Бу бозык дөньяда балалар үстерү

БАЛА әти-әнисеннән: «Миңа уенчык алыгыз!» — дип таләп итә, ә әти-әнисе алырга теләми. Яки бала уйнарга чыгарга тели, әмма әти-әнисе моны рөхсәт итми. Әйе, әти-әни моны үз баласы турында кайгыртып эшли, шулай да еш кына баласына, аның үзсүзлелегенә түзә алмыйча, «юк» дияр урынына «әйе» ди.

Күпләр яхшы әти-әни булу — бу баланың һәрбер теләген канәгатьләндерү дип саный. Кушма Штатларында бер сорашу үткәрелгән булган. Анда 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәр 750 бала катнашкан. Алардан әти-әниегез «юк» дисә нәрсә эшлисез дип сораганнар. Якынча 60 проценты үтенеп сорауларын дәвам итәләр дигәннәр. Ә 55 проценты бу юл уңышлы дип саный. Аларның әти-әниләре, күрәсең, рөхсәт биреп ярату күрсәтә дип уйлый. Әмма бу шулаймы?

Борынгы заманда язылган бер акыллы сүзләргә игътибар итик: «Хезмәтчене бала чагыннан ук артык иркәләсәң, соңрак ул яхшылыкны белмәүче булып китәр» (Гыйбрәтле сүзләр 29:21, ЯД). Һичшиксез, бала — хезмәтче түгел. Әмма сез бу сүзләрдәге принципны балаларны тәрбияләгәндә кулланып була дип ризалашырсыз. Баланы артык иркәләп тәрбияләсәк һәм аның бар теләкләрен канәгатьләндерергә тырышсак, ул яхшылыкны белмәүче, бозык һәм үзсүзле кеше булып үсәргә мөмкин.

Менә ни өчен Изге Язмаларда әти-әниләргә мондый киңәш бирелгән: «Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6). Бу киңәшкә колак салып, акыллы әти-әниләр үз балалары өчен аңлаешлы, бер-берсенә каршы килмәгән, үтәрлек кагыйдәләр урнаштыралар һәм аларның үтәлүен таләп итәләр. Андый әти-әниләр яратуны артык ирек бирү белән бутамый һәм алардан үзсүзлеләнеп, үксеп һәм елап рөхсәт ителмәгәнне алып булмый. Алар Гайсә Мәсих әйткән акыллы сүзләр буенча эш итә: «Сезнең „Әйе” дигән сүзегез — „Әйе” булсын, „Юк” — „Юк” булсын» (Маттай 5:37). Бала тәрбияләү нәрсә ул? Бер ачык мисал карап чыгыйк.

«Кулындагы уклар шикелле»

Изге Язмаларда әти-әниләр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында әйтелгәндә, бала әти-әнисенең җитәкчелегенә һәрвакыт мохтаҗ дип басым ясала. Зәбур китабында болай дип әйтелә: «Аларның яшь уллары көчленең кулындагы уклар шикелле. Алар белән ук савытын тутырган кеше сәгадәтле» (Мәдхия 126:4, 5). Бу мәдхиядә балалар уклар белән, ә әти-әниләр көчле сугышчы белән чагыштырыла. Җәяче уклар төзәгән ноктага эләксен өчен тырышлык куярга кирәк икәнен белә. Бала тәрбияләү дә уйлап эш итүне һәм тырышлык таләп итә. Үз балаларын яратучы әти-әниләр моны бик яхшы аңлый һәм балаларының «төзәгән ноктага эләгүен» — бәхетле һәм җаваплы кешеләр булып үсүен тели. Әти-әниләр балаларының дөрес сайлау ясауларын, акыл белән эш итүләрен, кирәкмәгән проблемалардан качуларын һәм мөһим максатларга ирешүләрен тели. Әмма бу теләк тормышка ашсын өчен тырышлык кирәк.

Ук төзәгән ноктага эләксен өчен, нәрсә эшләргә? Аны ясарга, ук савытына салып сакларга һәм төгәл төзәр өчен тырышлык куярга кирәк. Балалар белән дә нәкъ шулай ук: аларның киләчәктәге тормышы уңышлы булсын өчен, аларны әзерләргә, сакларга һәм төгәл «төзәргә» кирәк. Әйдәгез бу якларны карап чыгыйк.

Укны тырышып яса

Изге Язмалар язылган чорда укларны бик тырышып ясаганнар. Аның таягын юнып җиңел агачтан ясаганнар, һәм ул төз булырга тиеш булган. Ук очлыгының очын үткенләгәннәр, ә икенче очына каурыйлар беркеткәннәр: алар укка төзәгән ноктасына эләгергә ярдәм иткәннәр.

Әти-әниләр үз балаларының төз уклар — яхшы кешеләр булып үсүләрен телиләр. Шуңа күрә акыллы әти-әниләр үз балаларының хаталарын игътибарсыз калдырмыйлар һәм аларга, ярату күрсәтеп, бу хаталарны төзәтергә булышалар. Баланы тәрбияләр өчен күп тырышлык куярга кирәк, чөнки «бала күңелендә акылсыз уйлар да» бар (Гыйбрәтле сүзләр 22:15). Инҗилдә әти-әниләр үз балаларын тәрбияләргә тиеш дип әйтелә (Эфеслеләргә 6:4). Үгет-нәсыйхәт биреп, без балада яхшы сыйфатлар үстерәбез һәм аны дөрес фикер йөртергә өйрәтәбез.

Гыйбрәтле сүзләр 13:24 тә юкка гына әйтелмәгән бит: «Ата кеше үз угылын чыбыкларга кызгана икән, димәк, ул аны яратмый; ә кем үз угылын ярата, ул аны чыбыклап үстерә». Монда кулланылган «чыбыкларга» дигән сүз — бу тәрбияләүнең төрле төрләре. Баланың төзәтелмәгән кимчелекләре аңа үскәч күп авырлыклар китерергә мөмкин. Әти-әниләр ярату белән балаларын төзәтеп, аларга бу кимчелекләре белән көрәшергә булышалар. Баласын тәрбияләмәгән әти-әни аны яратмый, ә тәрбияләгән әти-әни аны яратуын күрсәтә.

Үз баласын яраткан әти-әниләр аңа кагыйдәләрнең урнаштыру сәбәпләрен аңларга булышалар. Баланы тәрбияләү — бу аңа җәза бирү һәм нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамый икәнен аңлату гына түгел. Балага таләпләрне аңларга булышыгыз, бу күпкә мөһимрәк. Изге Язмаларда: «Аңлаган угыл канунны үти»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 28:7, ЯД).

Каурыйлар укка читкә тайпылмыйча очарга ярдәм итә. Нәкъ шулай ук гаиләгә нигез Салучы, Аллаһының Изге Язмалардагы сүзләре балага, ул өен калдырса да, гомере буе булышачак (Эфеслеләргә 3:14, 15). Әти-әниләр Аллаһының киңәшләре балаларына каурыйлар кебек «беркетелгән» булсын өчен, нәрсә эшли ала?

Аллаһы Муса көннәрендә әти-әниләргә мондый киңәш биргән: «Бүген мин сезгә әйткән сүзләрне исегездә тотыгыз! Аларны балаларыгызның күңеленә сеңдерегез» (Канун 6:6, 7). Әти-әниләргә, үзләренә Аллаһы кануннарын яратырга кирәк. Моның өчен аларга Аллаһы Сүзен өйрәнергә һәм аны тормышларында кулланырга кирәк (Мәдхия 118:97). Шул чакта алар шигырьнең икенче өлешендә әйтелгән сүзләрне үти алачаклар, ягъни Аллаһы кануннарын үз балаларына «сеңдерә» алачаклар. Бу кануннар баланың күңелендә калсын өчен, аларны кат-кат кабатлап оста итеп өйрәтергә кирәк.

Изге Язмалардагы принциплар искермәгән һәм аларны куллану хәзерге тормышта да файда китерә: әти-әниләргә үз балаларының җитди кимчелекләрен төзәтергә булыша. Шулай итеп без кадерле «укларыбызны», балаларыбызны, киләчәк тормышларына читкә тайпылмыйча һәм туры очарга әзерлибез.

Укны сакларга кирәк

Әйдәгез, Мәдхия 126:4, 5 тә язылган мисалга кире кайтыйк. Җәяче ук савытын әзер уклар белән тутырган. Ул моны алар сынмасын өчен һәм анда саклансын өчен эшләгән. Мәсих Изге Язмалардагы бер пәйгамбәрлектә Атасы «үз ук савытына яшергән» очлы ук итеп күрсәтелә (Ишагыйя 49:2). Йәһвә Аллаһы, иң яхшы Ата буларак, үз яраткан Улын, Гайсәне, аның алдан әйтелгән үлем вакыты килгәнче, һәркайсы зыяннан саклаган. Әмма үлем дә Гайсәгә төзәтеп булмый торган зыян китермәгән. Аллаһы үз Улын саклаган һәм аңа күктәге мәңгелек тормыш бүләк иткән.

Яхшы әти-әниләр дә үз балаларын бу бозык дөньяның тәэсиреннән сакларга тырышалар һәм үз балаларына начар яктан тәэсир итә алган кайбер нәрсәләр белән шөгыльләнергә рөхсәт итмиләр. Мәсәлән, акыллы әти-әниләр мондый принципка җитди карыйлар: «Азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза» (1 Көринтлеләргә 15:33). Балаларны Изге Язмалардагы әхлакый нормаларны хөрмәт итми торган кешеләр белән аралашудан саклап, без балаларны җитди, хәтта үлемгә китерә торган хаталардан саклап калырбыз.

Балалар әти-әниләренең кайгырту-күзәтүен еш кына кадерләмиләр. Кайвакыт аларның хәтта ачулары чыга, чөнки әти-әниләренә аларны начар тәэсирдән саклар өчен еш кына «юк» дип әйтергә туры килә. Балалар тәрбияләү буенча бер атаклы белгеч менә нәрсә дип язган: «Балалар еш кына кайгыртуга мохтаҗ булуларын танымыйлар һәм кайгырту өчен рәхмәтләрен белдермиләр. Шулай да йөрәк түрендә алар әти-әниләренең аларга тыныч һәм тотрыклы тормыш бирүен телиләр. Җаваплы әти-әниләр мондый тормышны балаларының тәртибенә чикләр куеп бирә ала».

Шулай итеп сез балаларны, аларның күңел тынычлыгын, әхлакый чисталыгын һәм Аллаһы белән дуслыгын урлый алган бар нәрсәдән саклап, аларга ярату күрсәтәсез. Вакыт узу белән сезнең балаларыгыз сезне аңлар һәм сезнең кайгыртуыгыз өчен рәхмәт белдерер.

Укны төгәл төзәп атабыз

Мәдхия 126:4, 5 тә әти-әни көчле сугышчы белән чагыштырыла. Көчле сугышчы — бу әти кеше генәме? Һич тә юк. Әти кеше дә, әни кеше дә һәм балаларын бер үзе генә тәрбияли торган кеше дә яхшы тәрбия бирә ала (Гыйбрәтле сүзләр 1:8). Укны атар өчен күп көч куярга кирәк. Изге Язмалар язылган чорда җәяне кайвакыт бакыр белән каплаганнар, шуңа күрә җәя бавын тартыр өчен сугышчыга җәяне аяк белән кысарга туры килгән (Иремия 50:14, 29). Укны атар өчен, һәм ул төзәлгән ноктага эләксен өчен, күп көч һәм зур тырышлык кирәк булган!

Балаларны тәрбияләү дә күп тырышлыклар таләп итә. Ук үз-үзен төзәп ата алмый, балалар да үз-үзләрен яхшы кеше итеп тәрбияли алмый. Кызганычка каршы, күп әти-әниләр моны аңламый. Тырышлыклар куярга теләмәгәнгә күрә, алар җиңел юлны сайлый. Аларның балаларына яхшылык белән яманлык, әхлакый нормалар һәм җенси мөнәсәбәтләр турында белемне телевидение, мәктәп һәм баланың яшьтәшләре бирә. Андый әти-әниләр үз балаларының бар теләкләрен канәгатьләндерәләр һәм «юк» дип әйтү авыр булганда «әйе» дип әйтәләр. Алар без баланы рәнҗетергә теләмибез дип үзләрен аклыйлар. Әмма балаларга бар нәрсәне эшләргә рөхсәт итеп, әти-әниләр чынлыкта аларга зур зыян китерәләр.

Әйе, балаларны тәрбияләү — бу авыр эш. Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне кулланып баланы үстерү, әлбәттә, күп көч таләп итә, ләкин тырышлыклар бүләкләнәчәк. Әти-әниләр өчен бастырыла торган бер журналда болай дип әйтелә: «Кайбер балаларны аларга бар нәрсәне рөхсәт итеп яисә аларга карата чиктән тыш таләпчәнлек белән тәрбиялиләр. Әмма кайгыртучан һәм җаваплы әти-әниләр тәрбияләгән балалар да бар. Тикшерүләр... шуны күрсәткән: соңгылары яхшырак укыйлар, яхшырак аралашалар, оялучан түгел һәм үзләрен бәхетлерәк сизәләр» («Parents»).

Өстәвенә, Изге Язмаларда дулкынландыргыч ышандыру бар. Мәкаләнең башында Гыйбрәтле сүзләр 22:6 дан сүзләр китерелгән иде: «Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт». Бу шигырь болай дип тәмамлана: «Шулчак ул картайгач та бу юлдан читкә тайпылмас». Бу сүзләр тәрбияләү һәрвакыт уңышлы нәтиҗәгә китерәчәк дигәнне аңлатамы? Юк. Һәрбер баланың ихтыяр иреге бар, һәм үскәч, ул үз тормыш юлын үзе сайлаячак. Әмма бу шигырьдәге сүзләр юата һәм өмет бирә. Нинди өмет?

Балаларны Изге Язмалардагы принциплар буенча тәрбияләп, сез, алар бәхетле, шат күңелле һәм җаваплы кешеләр булып үссен өчен, иң яхшы шартлар булдырасыз (Гыйбрәтле сүзләр 23:24). Шуңа күрә бу кыйммәтле «укларны» әзерләгез, саклагыз һәм төгәл төзәр өчен бар тырышлыклар куегыз. Шулай эшләсәгез, сез беркайчан да үкенмәячәксез!

[9 биттәге иллюстрация]

Әти-әниләр үз балаларының бар теләкләрен канәгатьләндереп ярату күрсәтәләрме?

[11 биттәге иллюстрация]

Үз баласын яраткан әти-әниләр аңа кагыйдәләрнең урнаштыру сәбәпләрен аңлата

[11 биттәге иллюстрация]

Яхшы әти-әниләр үз балаларын бу бозык дөньяның тәэсиреннән саклыйлар

[12 биттәге иллюстрация]

Балаларны тәрбияләү — бу авыр эш, ләкин тырышлыклар бүләкләнәчәк