Якын кешенең үлеме китергән кайгы
Якын кешенең үлеме китергән кайгы
2007 ел, 17 июль, сишәмбе, кичке сәгать җиделәр. Бразилиянең Сан-Пауло шәһәрендәге иң зур аэропорт. Бер самолет төшү юлыннан читкә китеп, машиналар йөргән юл аша үтә һәм складка килеп бәрелә. 200 гә якын кеше һәлак була.
БРАЗИЛИЯ илендә андый коточкыч һәлакәтнең булганы юк иде әле. Үз якыннарын югалткан кешеләрнең хәтерләрендә ул вакыйга мәңгегә уелып калачак. Клаудети да якын кешесен югалткан. Бу һәлакәт турында ул яңалыклар караганда ишеткән. Аның 26 яшьлек улы да, Ренато, шул самолетта булган. Ул октябрьдә өйләнергә җыена иде. Клаудети аңа шалтыраткан, әмма улы дәшмәгән. Идәнгә егылып, Клаудети үксеп елый башлаган.
1986 елны, гыйнвар аенда Антжи юл һәлакәтендә үзенең ярәшкән егетен югалткан. Бу авария турында ишеткәч, ул тетрәнеп куйган. «Башта мин моңа ышанмадым. Бу начар төш кенә, һәм мин тиздән уянып моның чынлыкта булмаганын аңлармын дип уйлаган идем. Мин калтырый башладым, һәм кемдер эчемә суккан кебек каты авырту сизә идем». Өч ел буе Антжи депрессиядән интеккән. Бу авариядән соң 20 елдан артык вакыт үтсә дә, ул моны исенә төшергәндә кабат калтыранып куя.
Әйе, кеше һәлакәттә үз якынын югалтканда тетрәнеп куя, моңа ышанмый, өметсезлеккә бирелә һәм моңа охшаш башка хисләр кичерә. Аның кайгысы бик зур. Әмма якын кешебезнең, мәсәлән озак авыруы аркасында, үлеменә әзер булсак та, без моңа бик нык кайгырабыз. Якын кешенең үлеме һәрвакытта да көтелмәгән хәл. Нансиның әнисе 2002 елда озак авырудан соң үлгән. Моңа да карамастан, әнисе үлгән көнне Нанси хастаханәнең идәнендә моңа ышанмыйча утырган. Аның өчен тормыш мәгънәсез булып киткән. Инде 5 ел үтсә дә, ул әнисе турында уйлаганда елап куя.
«Үлгән кешене онытмыйлар, аның үлеменә ияләшәләр генә»,— дип әйтә психиатрия профессоры Холли Пригерсон. Якын кешенең үлеме мондый сораулар тудырырга мөмкин: «Кайгыру урынлымы? Туган хисләрне ничек җиңеп була? Мин үлгән якынымны берәр кайчан күрерменме?» Киләсе мәкаләдә бу һәм башка сораулар каралачак.
[3 биттәге иллюстрация]
EVERTON DE FREITAS/AFP/Getty Images