Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә үзе турында нәрсә сөйләгән?

Гайсә үзе турында нәрсә сөйләгән?

Гайсә үзе турында нәрсә сөйләгән?

«Гайсә үзенең кем булуын, кайдан һәм ни өчен дөньяга килүен һәм үз киләчәген төгәл белгән» (ГАЛИМ ГЕРБЕРТ ЛОКЬЕР).

ГАЙСӘ тәгълиматларын кабул итеп аларга ышана башлар өчен, безгә аның турында күбрәк белергә кирәк. Ул кем булган? Кайдан ул җиргә килгән? Ни өчен ул җирдә яшәгән? Бу сорауларга җавапны Гайсәнең үзеннән Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя язган Инҗилнең беренче дүрт китабына игътибар итеп белә алабыз.

Ул әле җирдә туганчы яшәгән. Бер тапкыр Гайсә: «Ибраһим булганга кадәр Мин бар»,— дигән (Яхъя 8:58). Ибраһим Гайсә әле җирдә туганчы якынча 2 000 ел алдарак яшәгән. Шулай да Гайсә бу тугры ыруг башлыгы дөньяга килгәнче инде булган. Кайда? «Мин... күктән иңдем»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 6:38).

Аллаһы Улы a. Йәһвәнең күктә күп санлы уллары, фәрештәләре бар. Әмма Гайсә аларның барысыннан аерылып тора. Ул үзен «Аллаһының бердәнбер Улы» дип атаган (Яхъя 3:18). Бу сүзләр шуны аңлата: Аллаһы Гайсәне үзе генә барлыкка китергән, андый зат башка юк. Аллаһы үзенең бердәнбер Улы ярдәмендә башка бар нәрсәләрне яраткан (Көлессәйлеләргә 1:16).

«Адәм Улы». Гайсә үзе турында әйткәндә, бу сүзләрне башка исемнәргә караганда ешрак кулланган (Маттай 8:20). Шулай итеп ул шуны күрсәткән: ул кеше тәне алган фәрештә дә һәм илаһ та түгел. Ул кеше булган. Үзенең изге рухы ярдәмендә Аллаһы үз Улының тормышын күктән җиргә, гыйффәтле кыз Мәрьямнең карынына, күчергән, һәм Мәрьям балага узган. Нәтиҗәдә Гайсә камил, гөнаһсыз кеше булып туган (Маттай 1:18; Лүк 1:35; Яхъя 8:46).

Вәгъдә ителгән Мәсих. «Мәсихнең киләчәген беләм»,— дип әйткән самареяле хатын Гайсәгә. Ә Гайсә: «Синең белән сөйләшүче Мин — ул Үзе»,— дип җавап кайтарган (Яхъя 4:25, 26). «Мәсих» дигән еврей сүзе һәм «Христос» дигән грек сүзе «Майланган зат» дигәнне аңлата. Аллаһы Гайсәне, аңа үз вәгъдәләрен үтәүдә махсус роль биреп, майлаган, ягъни билгеләгән.

Аның төп вазифасы. Бер тапкыр Гайсә: «Мин... Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем»,— дигән (Лүк 4:43). Ул кешеләр өчен күп яхшы эшләр башкарса да, Аллаһы Патшалыгы хакында вәгазьләү аның төп бурычы булган. Гайсәнең бу Патшалык турында әйткәннәрен соңрак карап чыгарбыз.

Әйе, Гайсә башка кешеләрдән бик нык аерылып торган b. Киләсә мәкаләдән без шуны күрербез: Гайсә күктә яшәгәнгә күрә, аның җирдә әйткән сүзләренең мөһимлеге тагы да арта. Шуңа күрә аның хәбәренең җирдә яшәгән миллионнарча кешеләргә тәэсир итүе бер дә гаҗәпләндерми.

[Искәрмәләр]

a «Аллаһы җитәкчелеге. Оҗмахка алып баручы юл» дигән брошюраның 20 нче битендәге рамканы карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

b Гайсә һәм аның Аллаһы ниятендәге роле турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 4 нче бүлеген укыгыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.