Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Бар кешенең дә Аллаһыны белергә мөмкинлеге бармы?

Бар кешенең дә Аллаһыны белергә мөмкинлеге бармы?

Бер кеше Гайсә Мәсихтән кайсы әмер иң мөһиме дип сорагач, Гайсә болай дип җавап биргән: «Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» (Маттай 22:37). Ләкин кеше, Аллаһы турында төгәл белем алып кына, аны ярата башлаячак (Яхъя 17:3). Бар кешенең дә андый белем алырга мөмкинлеге булачакмы?

Изге Язмалар — Аллаһы турында белем бирүче төп чыганак (2 Тимутегә 3:16, 17). Күп кеше Изге Язмалар китабы киң таралган җирләрдә яши. Аларга, Изге Язмаларны өйрәнеп, Аллаһы турында төгәл белем алырга кат-кат тәкъдим ителә (Маттай 28:19). Кайберәүләр мәсихче гаиләдә үсә, һәм шуңа күрә ата-аналары аларны һәр көн Аллаһы хакында өйрәтеп тора (Канун 6:6, 7; Эфеслеләргә 6:4).

Башкалар исә җайсызрак шартларда яши. Кайбер гаиләләрдә көч куллану — бу гадәти хәл, һәм ата-аналар үз балаларын яратмый (2 Тимутегә 3:1— 5). Андый шартларда үскән кешеләргә Аллаһыны яратучан күктәге Ата дип санау авыр булырга мөмкин. Кемгәдер, мәктәпкә әз йөргәнгә, Изге Язмаларны уку җиңел түгел. Бүтәннәрнең акыллары ялган дини тәгълиматлар белән томаланган. Ә бәлки алар Изге Язмаларга тискәре караш киң таралган гаиләләрдә, җирләрдә я илләрдә яши (2 Көринтлеләргә 4:4). Андый кешеләрнең бу шартлар аркасында Аллаһы турында белем алырга һәм аны яратырга мөмкинлекләре юк дип әйтеп буламы?

Гайсә пәйгамбәр шуны таныган: кайбер кешеләргә кыенлыклар аркасында Аллаһыны яратырга һәм тыңларга авыр булачак (Маттай 19:23, 24). Кеше карашыннан кайбер кыенлыклар хәл ителмәслек кебек күренсә дә, Гайсә үз шәкертләренә, «Аллаһыга барысы да мөмкин» дип әйткән (Маттай 19:25, 26).

Уйлап кына карагыз: Йәһвә Аллаһы, аның Сүзе, Изге Язмалар, кешелек тарихында иң киң таралган китап булсын өчен, барысын эшләгән. Изге Язмаларда Аллаһы һәм аның җиргә карата нияте турында яхшы хәбәр «бөтен җиһанда» таратылачак дип алдан әйтелгән булган (Маттай 24:14). Бүген Йәһвә Шаһитләре 230 дан артык ил һәм территориядә бу яхшы хәбәрне вәгазьли һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны 500 гә якын телдә бастыра. Хәтта Изге Язмаларны укырга мөмкинлекләре булмаган кешеләр дә, хак Аллаһы барлыкка китергән нәрсәләрне күзәтеп, аның хакында күпне белә ала (Римлыларга 1:20).

Өстәвенә, Аллаһы Сүзендә: «Йәһвә бар йөрәкләрне сыный һәм уй-фикерләрнең юнәлешен белә. Аны эзләсәң, ул сиңа үзен табарга рөхсәт итәчәк»,— дип әйтелә (1 Елъязма 28:9). Йәһвә һәр кешегә бер үк мөмкинлек биреләчәк дип вәгъдә итмәсә дә, ихлас күңелле бар кешеләрнең Аллаһыны белергә мөмкинлекләре бар дип ышандыра. Ул хәтта үзе турында белем алырга өлгермәгән кешеләргә, аларны яңа гадел дөньяда терелтеп, андый мөмкинлек бирелсен өчен чаралар күрәчәк (Рәсүлләр 24:15).