Алтайның алтын тауларында хәзинәләр эзләү
Россиядән хат
Алтайның алтын тауларында хәзинәләр эзләү
МАЙ аеның матур бер көне тора. Без Алтай республикасында — Себернең көньяк-көнбатышында урнашкан таңга калырлык матур табигатьле якта. Безнең тәрәзәдән ылыслы карурман полосалары, ә ераграк түбәләре кар белән капланган күк төсендәге мәһабәт таулар күренеп тора. Бу таулы һәм ерак урын — алтайлылар җире, ул халык — үз телләрендә сөйләшүче Азия халыкларының берсе. Алтай таулары — аларның өйләре. Бу тауның исеме «алтын» дигәнне аңлаткан төрки-монгол сүзеннән барлыкка килгән.
Без хатыным белән инде берничә ел рус ишарәләр телен өйрәнәбез һәм саңгырау Йәһвә Шаһитләренең җыелышларына һәм кечкенә төркемнәренә килеп китәбез. Россиядә якынча 170 халык һәм этник төркемнәр бар, аларны бер уртак тел — рус теле берләштерә. Саңгырау кешеләрне башка тел — рус ишарәләр теле берләштерә. Алар арасында якын мөнәсәбәтләр, һәм без очраткан күп кенә саңгырау кешеләр үзләре турында теләп сөйли һәм кунакчыллык күрсәтә. Моны һичшиксез Алтай турында да әйтеп була.
Безгә Горно-Алтайск шәһәрендә моннан 250 километр ераклыкта урнашкан кечкенә генә бер авылда берничә саңгырау кешенең яшәгәне турында әйтәләр. Анда берничә Йәһвә Шаһите бар, ләкин аларның берсе дә ишарәләр телен белми. Без бу саңгырау алтайлылар турында сорашып, анда барырга һәм аларны эзләп табарга булабыз. Безнең күтәренке рухыбыз саңгырау ирле-хатынлы Юрий белән Татьянага йога, һәм алар да безнең белән машинада барырга җыена. Без үзебез белән ишарәләр телендәге DVD басмаларны һәм DVD-уйнаткычны алабыз. Юлга без зур термос, арыш ипие белән ысланган колбасадан ясалган бутербродлар, яңа пешкән кәбестәле һәм бәрәңгеле пирожкилар алабыз. Ахырда без өске киемебезне һәм аяк-киемебезне ул җирдә күп булган энцефалитлы талпанны куркытучы химик чара белән эшкәртәбез.
Юлда без искиткеч тау манзараларын күрәбез. Һава ясмин һәм канәфер чәчәкләре исе белән тулган. Бу безнең кәефебезне тагын да күтәрә. Себер боланнары көтүе бер дә курыкмыйча көтүлектә утлап йөри. Алтай авылларында тимер түбәле агач йортлар бик күп. Бу йортларның күбесе янында айы́ллар — түбәләре конус формасында булган алтыпочмаклы агач йортлар тора. Аларның кайберләре агач кабыгыннан ясалган вигвамга охшаш. Күп кенә алтай гаиләләре май аеннан алып сентябрьгә кадәр айылларда яши, ә көз җитү белән кышкы йортларына күченә.
Килгән авылда безне андагы Йәһвә Шаһитләре җылы каршы алалар һәм алтай саңгырау бер ирле-хатынлының өенә озаталар. Бу ирле-хатынлы безне күрергә шат. Алар безнең кайдан булуыбыз һәм нәрсә эшләп йөрүебез белән кызыксына. Аларның өйләрендә компьютер булганга, без DVD дискны чыгарабыз. Алар аны куярга сорый. Шунда ук аларның бар игътибары фильмга күчә. Бу ирле-хатынлы экранга йотылып карый, күргән кайбер ишарәләрне кабатлый һәм күргәннәре белән ризалашып башларын селки. Көчкә генә аларның игътибарын үзебезгә җәлеп итеп, без фильмны туктатабыз һәм җирдәге матур оҗмах сурәтләнгән беренче күренешләрне кайтарабыз. Бер күренешкә тукталып, без Аллаһының кешелек өчен нәрсә эшләячәген һәм экранда күрсәтелгән шартларда нинди кешеләрнең мәңге яшәячәген аңлатабыз. Аларның кызыксынуы безне рухландырып җибәрә, һәм без инде китәргә торганда, алар берничә сәгатьлек ераклыктагы икенче авылда тагын бер саңгырау ирле-хатынлының яшәве турында әйтә.
Без яңадан юлга чыгабыз. Текә кыя таулары арасындагы тар юл аша үткәч, без бормалы-сырмалы тау юлыннан кечкенә бер авылга килеп җитәбез. Анда без бер саңгыраулар гаиләсе — ирле-хатынлы, аларның кечкенә малайлары һәм хатынның әнисе белән танышабыз. Алар безне, көтелмәгән кунакларны, бик шатланып каршы алалар. Без аларның аыйлының кечкенә ишегеннән өйләренә үтәбез. Өй эчендә агач һәм әйрән исе килә. Конус формасындагы түбәнең өске өлешендәге түгәрәк тишек аша эчкә яктылык үтеп керә. Бер почмакта кирпечтән чыгарылган һәм акка буялган мич тора, ә стеналар күзне сөендерә торган кызгылт келәмнәр белән бизәлгән. Бу ирле-хатынлы безне милли ризыклары — бавырсак һәм кечкенә кәсәгә салынган чәй белән сыйлый. Без алардан Аллаһының дусты булу мөмкинме дип сорыйбыз. Алар моның турында уйлана. Хатынның әнисе безгә бәләкәй чагында бер тапкыр тауларга барып, ризыкны илаһларга корбанга китергәне турында сөйли. «Ни өчен алай эшләгәнемне белмим,— дип әйтә ул иңбашларын җыерып һәм елмаеп.— Безнең гореф-гадәтебез шундый иде».
Без аларга бу темага видеофильм күрсәтәбез, һәм аларның йөзләре балкып китә. Алар аралашуны дәвам итәргә тели, ләкин моны ничек эшләргә? Саңгырау кешеләр белән җиңел генә СМСлар җибәреп аралашып булса да, бу районда кәрәзле телефон элемтәсе юк. Шуңа күрә без аларга хатлар язарга вәгъдә итәбез.
Кояш инде баеп бара. Без бу гаилә белән җылы гына саубуллашып, Горно-Алтайск шәһәренә кире кайту юлына чыгабыз. Арыган булсак та, безнең күңелләребез шатлык белән тулы. Соңрак без җирле Йәһвә Шаһитләреннән бу гаилә турында сораштырабыз, һәм гаилә башының ике атнага бер тапкыр якындагы шәһәргә йөргәнен белеп алабыз. Анда аңа ишарәләр телен белгән бер җирле апа-кардәш Изге Язмаларны өйрәнергә ярдәм итә һәм аның өчен җыелыш очрашуларының программасын тәрҗемә итә. Безнең тырышлыкларыбыз җимешләр китергәненә без бик шат!
Эчкерсез йөрәкле саңгырау кешеләрне эзләвебезне тауларда тирән яшеренгән хәзинәләрне эзләү белән чагыштырып була. Күп сәгатьләр дәвамындагы эзләнүләр уңышлы булып чыга, һәм без, бер караганда, көтелмәгәндә асылташлар табабыз. Безнең өчен Алтай таулары һәрчак алтын булып калачак, һәм безгә монда очраткан эчкерсез кешеләрне исебезгә төшереп торачак.