Аллаһы хатын-кызларны хөрмәт итә һәм кайгырта
ГАЙСӘ җирдә булганда, Атасының сыйфатларын һәм фикерләрен камил рәвештә чагылдырган. Гайсә болай дип әйткән: «Мин үземнән чыгып һичнәрсә эшләмим, Ата ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим; мин һәрвакыт ул хуплаганны эшлим» (Яхъя 8:28, 29; Көләсәйлеләргә 1:15). Шуңа күрә Гайсәнең хатын-кызларга карашын белсәк, без Аллаһының аларга ничек караганын һәм аларга нинди роль биргәнен белербез.
Кайбер галимнәр, Инҗилне тикшереп, Гайсәнең хатын-кызларга карашы ул вакытта яшәгән кешеләр өчен өр-яңа булган дигән нәтиҗәгә килгән. Ни өчен шулай әйтеп була? Һәм тагы да мөһимрәк сорау: Гайсәнең өйрәтүләре бүген дә хатын-кызларга азатлык өчен нигез бирәме?
Гайсә пәйгамбәр хатын-кызлар белән ничек мөгамәлә иткән?
Гайсә хатын-кыз җенси теләкне канәгатьләндерер өчен генә кирәк дип уйламаган. Кайбер яһүд дине җитәкчеләре хатын-кызлар белән аралашу вәсвәсәләр генә тудыра дип санаган. Шуңа күрә хатын-кызларга кеше алдында ир-ат белән сөйләшү яисә өйдән бөркәнмичә чыгу тыелган. Гайсә исә ир-атларга үзләренең җенси теләкләрен тыя белергә һәм, хатын-кызларны аралашудан чикләр урынына, аларны хөрмәт итәргә киңәш иткән (Маттай 5:28).
Гайсә шулай ук болай дип әйткән: «Хатыны белән аерылышып, башкага өйләнүче кеше зина кыла һәм хатынына хыянәт итә» (Марк 10:11, 12). Шулай итеп Гайсә ир-ат үз хатыны белән «теләсә нинди сәбәп аркасында» аерылыша ала дигән киң таралган фикернең дөрес түгел икәнен күрсәткән (Маттай 19:3, 9). Дини җитәкчеләр өйрәткәнчә, тик хатын-кыз гына тугрылыксызлыкта гаепле була алган. Күпчелек яһүдләр ир кеше хатынына хыянәт итә алмый дигән фикердә торган. Изге Язмаларга кагылышлы бер комментарийда болай диелә: «Ир, хатын кебек, әхлакый нормалар тотарга тиеш диеп, Гайсә хатын-кызларның дәрәҗәсен күтәргән һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген күрсәткән».
Гайсәнең өйрәтүләре безгә ничек тәэсир итә? Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашуларында хатын-кызлар ир-атлар белән иркен аралаша. Җыелыштагы ир-атлар олы яшьтәге хатын-кызларга — әниләренә кебек, яшь хатын-кызларга «бар сафлык белән» апа-сеңелләренә кебек карый (1 Тимутигә 5:2). Шуңа күрә җыелышта хатын-кызлар әдәпсез күз карашларыннан һәм әхлаксыз бәйләнүләрдән курыкмый.
Гайсә пәйгамбәр хатын-кызларны өйрәткән. Дини җитәкчеләр хатын-кызларга белем кирәк түгел дип уйлаган, ә Гайсә исә хатын-кызларны өйрәткән һәм аларны үз фикерен әйтергә дәртләндергән. Мәрьямнең өйрәнергә теләген хуплап, Гайсә хатын-кыз тик ашарга пешерергә тиеш дигән фикер белән ризалашмаганын күрсәткән (Лүк 10:38—42). Мәрьямнең апасы Марта да Гайсәдән күп нәрсәгә өйрәнгән. Моны без Мартаның Гайсәгә биргән җавабыннан күрәбез (Яхъя 11:21—27).
Гайсә өчен хатын-кызларның борчулары мөһим булган. Ул яшәгән вакытта Исраил хатыннары өчен угыл тудыру иң зур бәхет булган, ә угыл пәйгамбәр булып китсә, бу тагы да зуррак шатлык булган. Бер очракта бер хатын-кыз Гайсәгә: «Сине күтәреп йөргән карын бәхетле!» — дип кычкырган. Гайсә аның сүзләрен игътибарсыз калдырмаган һәм аңа нәрсә мөһимрәк икәнен аңларга булышкан (Лүк 11:27, 28). Гайсә аңа чын бәхет бала тудыру белән түгел, ә рухи нәрсәләр белән бәйле икәнен күрсәткән (Яхъя 8:32).
Гайсәнең өйрәтүләре безгә ничек тәэсир итә? Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашуларында хатын-кызлар иркен рәвештә җаваплар бирә ала. Җыелышта җитлеккән апа-кардәшләр бик кадерле, чөнки алар эш белән дә, сүз белән дә башкаларны «яхшылыкка өйрәтә» (Титуска 2:3). Өстәвенә, хатын-кызларга, ир-атларга кебек, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эше ышанып тапшырылган. (Зәбур 68:11; « Рәсүл Паул хатын-кызларны сөйләүдән тыйганмы?» дигән рамканы да карагыз.)
Гайсә пәйгамбәр хатын-кызлар турында кайгырткан. Борынгы вакытларда малайларны кызларга караганда күбрәк кадерләгәннәр. Андый караш Талмудта чагыла. Анда болай дип язылган: «Угыллар тудырган кеше бәхетле, кызлар тудырган кешегә кайгы». Кайбер ата-аналар өчен кыз-бала авыр йөк булган, чөнки ул үскәч, аның өчен ир эзләп табарга, бирнә әзерләргә кирәк булган, һәм картлык көннәрендә кызларына таянып булмаган.
Гайсә пәйгамбәр Наин шәһәрендәге тол хатынның угылын гына түгел, ә Яһир исемле кешенең кызын да үледән терелткән (Марк 5:35, 41, 42; Лүк 7:11—15). Шулай итеп Гайсә кыз баланың тормышы, малайның тормышы кебек, бик кыйммәтле икәнен күрсәткән. Ә җен аркасында 18 ел буе газапланган хатын-кызны савыктыргач, Гайсә аны «Ибраһим кызы» дип атаган (Лүк 13:10—16). Яһүди язучылар исә үз әсәрләрендә андый сүзтезмәне кулланмаган. Бу хатынга әйткән сүзләрендә Гайсәнең игелеге һәм хөрмәте чагылган. Шулай итеп Гайсә бу хатынның дәрәҗәсен күтәргән һәм аның иманы нык булганын күрсәткән (Лүк 19:9; Гәләтиялеләргә 3:7).
Гайсәнең өйрәтүләре безгә ничек тәэсир итә? Азиядә мондый мәкаль таралган: «Кыз бала үстерү — башка кешенең бакчасын үстерү ул». Әмма яратучан әтиләр башкача уйлый. Алар уллары турында да, кызлары турында да бертөрле кайгырта. Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәүче ата-аналар үзләренең бар балаларының сәламәт булуы һәм яхшы белем алуы турында кайгырта.
Гайсә пәйгамбәр хатын-кызларга ышанган. Судларда шаһитлек биргән хатын-кызның сүзләре кол сүзләренә тиң булган. Беренче гасырда яшәгән тарихчы Иосиф Флавий болай дип язган: «Хатын-кызларның шаһитлеге ышанычка лаек түгел, чөнки алар хатын-кызлар гына һәм аларга җитдилек җитеп бетми».
Гайсәнең карашы бик нык аерылып торган. Ул үзенең терелеп торуы турындагы хәбәрне башкаларга сөйләр өчен, нәкъ хатын-кызларны кулланган (Маттай 28:1, 8—10). Бу хатыннар Гайсәнең үтерелүенә һәм җирләвенә шаһит булган, әмма рәсүлләр аларның сүзләренә барыбер ышанмаган (Маттай 27:55, 56, 61; Лүк 24:10, 11). Шулай да терелгән Мәсих, башта хатын-кызларга күренеп, аларга ир-атларга кебек ышанганын күрсәткән (Рәсүлләр 1:8, 14).
Гайсәнең өйрәтүләре безгә ничек тәэсир итә? Йәһвә Шаһитләренең җыелышларында ир-атлар хатын-кызларны хөрмәт итә һәм аларның сүзләрен исәпкә ала. Ирләр, үз хатыннарын игътибар белән тыңлап, аларга ихтирам күрсәтә (1 Петер 3:7; Яратылыш 21:12).
Изге Язмалардагы принциплар хатын-кызларга бәхетле булырга ярдәм итә
Гайсә Мәсихкә иярергә тырышкан ир-атлар хатын-кызлар белән Аллаһы ниятләгәнчә мөгамәлә итә: аларны хөрмәт итә һәм ирекләрен чикләми (Яратылыш 1:27, 28). Андый ирләр үзләрен хатын-кызлардан өстен куймый. Алар, Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәп, үз хатыннарын бәхетле итәргә тырыша (Эфеслеләргә 5:28, 29).
Елена Изге Язмаларны өйрәнә башлаган вакытта үз иренең мәрхәмәтсез мөгамәлә итүен түзеп яшәгән. Ире үскән җирдә кәләшләрне урлап китү йоласы киң таралган, ә гаиләдә көч куллану гадәти нәрсә булган. Елена болай дип сөйли: «Изге Язмалардагы белем миңа көч өстәде. Мин аңладым: минем турында кайгыртучы, мине яратучы һәм кадерләүче Шәхес бар. „Их, иптәшем Изге Язмаларны өйрәнә башласа иде! Шулчакта аның миңа карата мөнәсәбәте гел башка булыр иде“,— дип уйлый идем мин». Еленаның хыялы тормышка ашкан. Аның ире Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан, һәм, вакыт узу белән, ул Йәһвә Шаһите булып киткән. Елена болай дип сөйли: «Хәзер иптәшем бик тотнаклы. Без бер-беребезне кичерергә өйрәндек. Изге Язмалардагы принциплар ярдәмендә мин үземне кирәкле итеп хис итәм, ә безнең гаиләбез бик тату булып китте» (Көләсәйлеләргә 3:13, 18, 19).
Елена белән булган хәл — бердәнбер очрак түгел. Миллионлаган хатын-кыз бәхетле, чөнки үзләре дә, ирләре дә Изге Язмалардагы принципларны тормышта кулланырга тырыша. Аларга имандашлары арасында булу рәхәт, чөнки аларны яраталар һәм хөрмәт итәләр (Яхъя 13:34, 35).
Аллаһының принциплары буенча яшәүче хатыннар да, ирләр дә үзләренең камилсез, гөнаһлы кешеләр булуын таный. Әмма без барыбыз да, Йәһвә Аллаһыга якынлашып, «черү коллыгыннан азат ителә» алабыз. Әйе, ир-атларның да, хатын-кызларның да искиткеч өметләре бар (Римлыларга 8:20, 21).