Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ШАЙТАН ЧЫННАН ДА БАРМЫ

Шайтан явызлыкның символы гынамы?

Шайтан явызлыкның символы гынамы?

Изге Язмаларда искә алынган Шайтан — бөтен явызлыкның символы гына дип әйтү бик җиңел. Ләкин Изге Язмалар чыннан да моңа өйрәтәме? Алайса, ни өчен Изге Язмаларның кайбер өзекләрендә Шайтан Гайсә Мәсих белән я Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы белән сөйләшкән дип әйтелә? Ике андый мисал карап чыгыйк.

ШАЙТАННЫҢ ГАЙСӘ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮЕ

Гайсә үз хезмәтен башлагач, Иблис аны өч вәсвәсә белән сынап караган. Беренчедән, Шайтан ачыккан Гайсәне, Аллаһы биргән көчне үз файдасы өчен кулланып, икмәк ясарга этәрергә тырышкан. Аннары Иблис Гайсәне акылсыз итеп үз тормышын куркыныч астына куярга һәм шулай итеп үзенә кешеләрнең игътибарларын җәлеп итәргә дәртләндергән. Ахырда, Шайтан Гайсәгә бер табынсаң, дөньяның бар халыклары өстеннән хакимлекне бирәм дигән. Гайсә Шайтанның бар хәйләле һөҗүмнәрен кире каккан. Һәр очракта да ул Изге Язмалардан өзекләр китергән (Маттай 4:1—11; Лүк 4:1—13).

Гайсә кем белән сөйләшкән? Үзенең берәр явыз сыйфаты беләнме? Изге Язмалар буенча, Гайсә «без сыналгандай сыналган, әмма гөнаһ кылмаган» (Еврейләргә 4:15). Изге Язмаларда шулай ук: «Ул гөнаһ кылмаган, телендә дә ялган булмаган»,— диелә (1 Петер 2:22). Гайсә камил булып калган һәм сафлык юлыннан читкә тайпылмаган. Ул үзендә начар сыйфатларның үсүенә беркайчан да юл куймаган. Әйе, Гайсә үзенең ниндидер явыз ягы белән сөйләшмәгән. Ул чынында булган зат белән сөйләшкән.

Шул ук очракта без Шайтанның чын булуына өстәмә дәлилләр табабыз.

  • Иблис Гайсәгә бер табыну өчен бөтендөнья хакимлекне тәкъдим иткән (Маттай 4:8, 9). Шайтан чын шәхес булмаса, бу тәкъдим мәгънәсез булыр иде. Моннан тыш, Гайсә Шайтанның шундый зур хакимлеккә ия булуын шик астына куймаган.

  • Гайсә бу вәсвәсәләрне кире каккач, Иблис «аның яныннан киткән һәм башка бер уңайлы вакыт көтә башлаган» (Лүк 4:13). Шайтан монда берәр явыз сыйфаткамы яисә үҗәт, тынмас дошманга күбрәк охшашмы?

  • Игътибар итегез: «Гайсә янына фәрештәләр килгән һәм аңа хезмәт күрсәтә башлаган» (Маттай 4:11). Гайсәне дәртләндергән һәм аңа булышкан бу фәрештәләр чыннан да рухи затлар булганмы? Һичшиксез. Ни өчен, алайса, без Шайтан рухи зат булмаган дип әйтергә тиеш?

ШАЙТАННЫҢ АЛЛАҺЫ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮЕ

Икенче мисал Аллаһыдан куркып яшәгән Әюб белән бәйле. Әюб китабында Шайтанның Аллаһы белән ике сөйләшүе китерелә. Ике очракта да Аллаһы Әюбне сафлык саклаганы өчен мактаган. Шайтан сүзләре буенча, Әюб үз файдасы өчен генә Аллаһыга хезмәт иткән һәм, янәсе, Аллаһы Әюбнең тугрылыгын сатып алган. Иблис асылда Аллаһыга: «Мин Әюбне синнән дә яхшырак беләм»,— дигән. Йәһвә Шайтанга Әюбне милкеннән, балаларыннан һәм хәтта сәламәтлегеннән мәхрүм калдырырга рөхсәт иткән *. Вакыт үткәч, шунысы ап-ачык күренгән: Йәһвә Әюб турында дөресен, ә Шайтан — ялганны сөйләгән. Аллаһы Әюбне сафлыгы өчен фатихалаган (Әюб 1:6—12; 2:1—7).

Шайтан белән сөйләшкәндә, Аллаһы үзендә булган берәр явызлык белән сөйләшкәнме? Изге Язмаларда: «Хак Аллаһының юлы камил»,— дип әйтелә (2 Ишмуил 22:31). Инҗилдә дә: «Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы изге, изге, изге»,— диелә (Ачылыш 4:8). Изге дигән сүз саф, гөнаһтан азат дигән мәгънә йөртә. Йәһвә камил һәм кимчелексез. Аның бернинди дә начар сыйфаты була алмый.

Шайтанның Аллаһы белән сөйләшүе Әюб исемле кешегә зур бәлаләр китергән

Ләкин кайберәүләрнең әйтүенчә, хәтта Әюб та уйлап чыгарылган шәхес булган, шуңа күрә бу сөйләшү — киная генә. Ләкин андый нәтиҗә ясау акыллымы? Изге Язмаларның башка өлешләрендә күрсәтелгәнчә, Әюб чыннан да яшәгән. Мәсәлән, Ягъкуб Әюбнең мисалын кулланып, мәсихчеләрне авырлыкларда чыдам булып калырга дәртләндергән һәм Йәһвәнең андый чыдамлылык өчен әҗер бирүенә юатып ышандырган (Ягъкуб 5:7—11). Әюб беркайчан да яшәмәгән булса һәм Шайтанның аңа һөҗүмнәре уйлап чыгарылган гына булса, бу мисал дәртләндергеч булыр идеме? Өстәвенә, Йәзәкил 14:14, 20 дә Әюб, Нух һәм Данил турында алар тәкъва булган дип әйтелә. Нух һәм Данил кебек, Әюб чыннан да яшәгән һәм аның көчле иманы булган. Әюб чыннан да яшәгән икән, аңа һөҗүм иткән һәм аның газапларында гаепле булган шәхес тә чынбарлыкта булырга тиеш түгелме?

Шунысы ап-ачык: Изге Язмаларда Шайтан — чыннан да бар дип әйтелә. Ләкин сезнең мондый сорау туадыр: «Шайтан минем өчен һәм гаиләм өчен бүген куркынычмы?»

БЕЗНЕҢ КӨННӘР ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕП БУЛА?

Әйтик, шәһәрегездә бер банда эш итә башлаган. Нәтиҗәдә шәһәрдә яшәү куркынычрак булып киткән, ә әхлакый нормалар бозыла башлаган. Ә хәзер моңа охшаш сценарийга игътибар итик: Шайтан үз җеннәре белән Аллаһыга каршы чыккан һәм җиргә ташланган булган. Бу нәрсәгә китергән? Әгәр яңалыкларга игътибар итсәгез, бу сорауга сез үзегез җавап таба алырсыз.

  • Кешелекнең бар тырышлыкларына карамастан мәгънәсез, мәрхәмәтсез җинаятьләрнең артка баруына игътибар иттегезме?

  • Ата-аналарның борчылуларына карамастан төрле күңел ачуларда спиритизмның күп булуына игътибар иттегезме?

  • Экологларның табигатьне саклау өчен куелган тырышлыкларына карамастан әйләнә-тирәдәге мохитне һәлак итүенә игътибар иттегезме?

  • Җәмгыятьнең начарлануына, берәр көчнең кешелекне бәла-казага китерүенә игътибар иттегезме?

Инҗил буенча бүгенге проблемаларда кем гаепле? «Бу зур аждаһа — бөтен дөньяны юлдан яздыручы Иблис һәм Шайтан дип аталган борынгы елан — җиргә ыргытылды; аның белән бергә аның фәрештәләре дә ыргытылды. [...] Ә җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште» (Ачылыш 12:9, 12). Бар дәлилләрне тикшереп, күп кешеләр мондый нәтиҗәгә килгән: Шайтан — күзгә күренмәгән куркыныч шәхес, һәм ул бөтен дөньяга тәэсир итеп тора.

Бу дошманнан үзеңне ничек яклап була? Моны беләсегез киләме? Киләсе мәкаләдә сез берничә гамәли киңәшне табарсыз.

^ 12 абз. Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.