Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | АЛЛАҺЫГА ЯКЫН БУЛУ МӨМКИН

Сез Аллаһы ихтыярын үтәп яшисезме?

Сез Аллаһы ихтыярын үтәп яшисезме?

Сез: «Теләгеңне әйт. Мин барысын да эшләрмен»,— дигән сүзләрне танышыгызга яисә бөтенләй таныш булмаган кешегә әйтерсезме? Ай-һай. Ләкин дустыгызга, һичшиксез, әйтерсез. Кешеләргә якын дусларының үтенечләрен үтәү хас.

Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвә еш кына үз хезмәтчеләренә хуш килгән эшләр кыла. Мәсәлән, Аллаһы белән дуслашкан Давыт патша: «Әй Ходай Аллам, Син күп могҗизалар кылган; Син уйлаганча уйлардай берәү дә юк... алар исәптән тыш күбәйгәннәр»,— дигән (Мәдхия 39:6). Алай гына да түгел, Йәһвә шулай ук үзе белән әлегә таныш булмаган кешеләргә дә күп яхшылык кыла, ул аларны «ризыклар белән туендырып, йөрәкләрен шатлык белән тутыра» (Рәсүлләр 14:17).

Яраткан һәм хөрмәт иткән кешебезгә без шатланып хезмәт итәбез

Йәһвә үзенең дуслары яратканны эшләргә ярата. Ул дуслары аның йөрәген сөендерерлек эшләр кылыр дип өметләнә. Шуңа күрә берәр кемнең Аллаһы дусты буласы килсә, Йәһвә яратканны эшләсен (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Сез Аллаһыны ничек сөендерә аласыз? Инҗилдә: «Игелек кылыгыз, үзегездә булганны башкалар белән бүлешегез. Боларны эшләргә онытмагыз, чөнки андый корбаннар Аллаһыны сөендерә»,— дип әйтелә (Еврейләргә 13:16). Ләкин Аллаһының күңелен табар өчен игелек кылу һәм юмарт булу гына җитәрлекме?

«Иман итмичә Аллаһы хуплавын алып булмый»,— диелә Инҗилдә (Еврейләргә 11:6). Шунысы кызык: башта «Ибраһим Йәһвәгә иман иткән», ә шуннан соң гына «„Йәһвәнең дусты“ дип аталган» (Ягъкуб 2:23). Гайсә Мәсих тә шуңа басым ясаган: Аллаһы безне фатихаласын өчен, аңа иман итү мөһим (Яхъя 14:1). Әмма Йәһвәгә яраклы иманны ничек үстерергә? Иң башта Аллаһы Сүзен — Изге Язмаларны көн дә өйрәнегез. Шулай итеп, сез «Аллаһының ихтыяры турында төгәл белем» алырсыз һәм «Йәһвәгә лаеклы булып яшәрсез». Йәһвә турында белем алган саен һәм аның тәкъвалык принципларын кулланган саен, иманыгыз ныгый барыр, ә сез Аллаһыга тагы да якынлашырсыз (Көләсәйлеләргә 1:9, 10).