БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ҮЛЕМНӘН СОҢ ТОРМЫШ БАРМЫ?
Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
«Элек мин кеше үлгәч өч урынның берсенә — җәннәткә, тәмугка я чистилищега * эләгә дип уйлый идем. Үземне җәннәткә дә, тәмугка да керергә лаеклы түгел дип саный идем. Ә чистилище турында нәрсә уйларга да белми идем. Моның турында Изге Язмалардан укыганым булмады. Бу тәгълиматка кешеләрдән ишетеп кенә ышандым» (Лионель).
«Балачактан ук мине кеше үлгәч яшәвен күктә дәвам итә дип ышандыра иделәр, ләкин мин барыбер ышанмадым. Мин уйлаганча, кеше үлгәннән соң яшәвеннән туктый, һәм аның киләчәккә бернинди өмете дә юк» (Фернандо).
Бәлки, сезнең: «Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Үлгән якыннарым җәфаланамы? Мин аларны кабат күрерменме? Моның турында кайдан белергә?» — дип уйлаганыгыз булгандыр. Изге Язмаларда язылганнарга игътибар итик. Иң башта анда үлем турында нәрсә әйтелгәнен тикшереп чыгыйк. Шуннан соң Аллаһы Сүзендә — Изге Язмаларда өмет турында нәрсә язылганын белик.
Нәрсә ул үлем?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ҖАВАП: «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр; үлеләр өчен инде дөньяда аласы әҗер юк, алар хакында инде хәтердә истәлекләр дә җуелып беткән. Хәл кадәрен кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, чөнки син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк» * (Вәгазьче 9:5, 10).
Изге Язмалардагы «кабер» дигән сүз символик мәгънәдә кулланыла; кабердә эш тә, уй-ният тә юк. Тугры Әюп «кабер» дигән сүзгә нинди мәгънә салган? Бер көн эчендә аның бөтен мал-мөлкәте харап булган, бар балалары үлгән, ә тәнен әрнеткеч үлекле шешләр баскан. Ул Аллаһыдан ялварып: «Мине Кабердә яшерсәң иде»,— дип үтенгән (Әюп 1:13—19; 2:7; 14:13). Шунысы ачык: Әюп «кабер» дип әйткәндә, утлы тәмугны түгел, ә тыныч урынны күздә тоткан. Югыйсә, ул шул урында тагын да күбрәк газапланыр иде.
Кеше үлгәч, аның белән нәрсә булганын үлеп терелгән кайбер кешеләр турында язылганнардан белеп була. Әйдәгез, Изге Язмаларда искә алынган үледән терелтелгән сигез кешенең очрагын карап чыгыйк. ( «Изге Язмаларда телгә алынган сигез терелтү очрагы» дигән рамканы карагыз.)
Бу сигез кешенең берсе дә җәннәттә яисә тәмугта булганнары һәм анда ишеткәннәре-күргәннәре турында бернәрсә дә сөйләмәгән. Үледән терелтелгән кешеләр андый урынга чынында эләккән булса, ишеткәннәрен-күргәннәрен әллә сөйләмәс идеме? Һәм аларның сөйләгәннәре, башкалар укый алсын өчен, Аллаһыдан иңдерелгән Изге Язмаларда әллә язылмас идеме? Әлбәттә, язылыр иде. Әмма Изге Язмаларда моның турында язылмаган. Күрәсең, бу сигез кешенең сөйләрлек нәрсәләре булмаган. Ни өчен? Чөнки алар тирән йокыга талгандай аңсыз хәлдә булган. Изге Язмаларда үлем кайвакыт йокы белән чагыштырыла. Мәсәлән, тугры кешеләр — Давыт белән Стифән турында алар «үлем йокысына талды» дип әйтелә (Рәсүлләр 7:60; 13:36).
Алайса, үлгәннәрнең нинди өметләре бар? Аларны «йокыларыннан» уятып буламы?
^ 3 абз. Кайбер халыкларның дин тәгълиматы буенча, чистилище — оҗмахка керер алдыннан кеше җанын гөнаһларыннан чистартыр өчен газаплый торган урын.
^ 7 абз. «Шеол» дигән еврей сүзе һәм «гадес» дигән грек сүзе еш кына «кабер» дип тәрҗемә ителә. Ә Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә аның урынына «тәмуг» дигән сүз кулланыла, әмма үлеләрне җәзалау урыны — тәмуг турындагы тәгълимат Изге Язмаларга нигезләнмәгән.