Аллаһы Сүзенә кереш сүз
Изге Язмаларда Аллаһыдан иңдерелгән хәбәр, ягъни аның безнең өчен язып калдырылган сүзләре язылган. Анда бәхетле тормыш алып барыр өчен һәм Аллаһы хуплавын алыр өчен киңәшләр бирелә. Анда мондый сорауларга җавап табарсыз:
КИРӘКЛЕ ӨЗЕКНЕ ТАБАР ӨЧЕН ЯРДӘМ
Изге Язмалар китабы кечкенә 66 китаптан тора. Ул ике өлештән тора: Еврей-арамей Язмалары (Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китаплары) һәм Грек Язмалары (Инҗил). Изге Язмаларны тәшкил итүче һәр китап бүлекләргә һәм шигырьләргә бүленгән. Изге Язмалардан берәр өзек китерелгәндә башта китап исеме, аннан соң бүлек һәм шигырь саны китерелә. Мәсәлән, Яратылыш 1:1 дип язылса, бу өзек Яратылыш китабыннан, 1 нче бүлектән, 1 нче шигырьдән алынганны аңлата.