Гыйбрәтле сүзләр 25:1—28
25 Болар шулай ук Сөләйманның гыйбрәтле сүзләре.+ Аларны Яһүд патшасы Һизәкыянең+ кешеләре күчереп язды.*
2 Аллаһы даны — эшне сер итеп тоту,+Патшаларның даны — эшне тикшерү.
3 Күкләр югары һәм җир тирән булган кебек,Патшаларның күңеле дә белеп бетергесез.
4 Көмешне катнашмалардан арындыр,Һәм ул тулысынча саф булып чыгар.+
5 Патшаны явыз кешедән арындыр,Шунда аның тәхете гаделлеккә нигезләнер.+
6 Патша каршында үзеңне данлама,+Күренекле кешеләр арасында урын алма.+
7 Чөнки патшаның сине мирза алдында кимсетүенә карагандаАның: «Монда кил»,— диюе яхшырак.+
8 Судка барырга ашыкма,Чөнки аннары, якының сине түбәнсетсә, нишләрсең?+
9 Эшне якының белән хәл ит,+Ләкин үзеңә сер итеп әйтелгәнне* ачма.+
10 Югыйсә тыңлаучы сине хурлыкка калдырыр,Һәм син кире ала алмаслык начар хәбәр* әйткән булырсың.
11 Үз вакытында әйтелгән сүз —Көмеш савыттагы* алтын алмалардай.+
12 Игътибарлы колак өчен зирәк шелтәләүче —Алтын алка, саф алтыннан ясалган бизәк ул.+
13 Тугры хәбәрче үзен җибәргән кешеләр өченАшлык уру вакытындагы кар салкыны сыман,Чөнки ул хуҗасын* җанландырып җибәрә.+
14 Бирмәгән бүләге белән мактанган кешеЯңгырсыз болытка һәм җилгә охшаш.+
15 Сабырлык җитәкчене күндерә,Йомшак тел* сөякне сындыра.+
16 Бал тапкансың икән, туйганчы аша,Тик артыгын ашама, юкса косып чыгарырсың.+
17 Якыныңның йортына еш аяк басма,Югыйсә ул синнән туеп, үзеңне нәфрәт итә башлар.
18 Үз якынына каршы ялган шаһитлек бирүчеЧукмар, кылыч һәм очлы ук кебек.+
19 Бәла вакытында ышанычсыз* кешегә таянуСынган теш һәм аксак аякка өметләнү белән бер.
20 Кайгылы йөрәккә җырлар җырлаучыСалкын көнне үз киемен салучыга
Һәм серкә белән соданы* кушучыга охшаш.+
21 Дошманың ач булса, аны ашат,Сусаган булса, су эчер.+
22 Шулай эшләп, син аның башына утлы күмер өярсең,*+Һәм Йәһвә сиңа үз әҗерен бирер.
23 Төньяк җиле яңгыр китерә,Гайбәтченең теле ачуны чыгара.+
24 Тиргәшүчән* хатын белән бер йортта яшәүгә карагандаӨй түбәсенең бер почмагында яшәү яхшырак.+
25 Ерактан килгән яхшы хәбәрАрыган җан* өчен салкын су кебек.+
26 Явызга юл биргән* тәкъва кешеБолганчык чишмәгә һәм җимерек коега охшаш.
27 Артык күп бал ашау файдалы түгел,+Һәм кеше үзенә дан эзләсә, бу данмыни?+
28 Үз-үзен кулда тота алмаган* кеше —Җимерек стеналы бер шәһәр ул.+
Искәрмәләр
^ Яки «күчереп язды һәм төзеде».
^ Яки «башкаларның серләрен».
^ Яки «кара гайбәт».
^ Яки «кысаларда».
^ Яки «Хуҗасының җанын».
^ Яки «Юаш тел».
^ Я, бәлки, «хыянәтче».
^ Яки «селте».
^ Ягъни кешенең күңелен йомшарту һәм кырыслыгын эретү өчен.
^ Яки «Мыгырданучан».
^ Яки «Явыз белән килешүче». Сүзгә-сүз «Явыз алдында селкенүче».
^ Яки «Үз рухын тыймаган».