Ишагыя 43:1—28
43 Хәзер исә, и Ягъкуб, синең Барлыкка Китерүчең,И Исраи́л, үзеңне булдырган Йәһвә болай ди:+
«Курыкма, чөнки мин сине йолып алдым.+
Мин сине исемең белән атадым.
Син минеке.
2 Син сулар аша үткәндә, мин синең белән булырмын,+Елгаларны кичкәндә, су астында калмассың.+
Син ут аша үткәндә, утка пешмәссең,Ялкын сине көйдереп алмас.
3 Чөнки мин синең Аллаһың Йәһвә,Исраилнең Изге Аллаһысы, синең Коткаручың.
Мин Мисырны синең өчен йолым итеп бирдем,Сине Хәбәшстан белән Сибага алмаштырдым.
4 Чөнки син минем өчен кыйммәтле булып киттең,+Мин сине хөрмәткә лаек дип санадым һәм яраттым.+
Шуңа күрә мин синең урыныңа кешеләрне,Синең җаның өчен халыкларны бирермен.
5 Курыкма, чөнки мин синең белән.+
Мин синең токымыңны* көнчыгыштан алып килермен,Сине көнбатыштан бергә җыярмын.+
6 Мин төньякка: „Аларны кайтар!“ — диярмен,+Ә көньякка әйтермен: „Аларны тоткарлама.
Улларымны ерактан һәм кызларымны җирнең читләреннән китер,+
7 Минем исемем белән аталучы һәркемне,+
Мин үземне данлау өчен барлыкка китергән,Мин булдырган һәм яраткан һәркемне китер“.+
8 Күзләре булса да сукыр халыкны,Колаклары булса да саңгырау халыкны алып кил.+
9 Бөтен милләтләр бер урынга җыелсын,
Халыклар бергә туплансын.+
Аларның* кайсысы моның турында сөйли ала?
Баштагы нәрсәләрне* алар әйтеп бирә аламы?+
Хаклы булганнарын дәлилләр өчен шаһитләрен китерсен,Я кешеләр ишетеп: „Бу дөрес!“ — дисен».+
10 «Сез минем шаһитләрем+,— ди Йәһвә,—Әйе, син минем сайланган хезмәтчем.+
Сез мине танып белсен һәм миңа иман итсен* өчен,Минем шул ук Аллаһы икәнемне аңласын өчен мин сезне сайлап алдым.+
Миңа кадәр Аллаһы булмаганҺәм миннән соң да булмады.+
11 Мин, мин Йәһвә,+ һәм миннән башка коткаручы юк».+
12 «Арагызда чит илаһ булмаганда,+Мин хәбәр иттем, коткардым һәм билгеле иттем.
Сез минем шаһитләрем,— дип игълан итә Йәһвә,— ә мин Аллаһы.+
13 Мин һәрвакыт шул ук Аллаһы,+Минем кулымнан беркем дә бернәрсә дә тартып ала алмый.+
Мин эшкә керешкәндә, кем моңа комачаулый ала?»+
14 Сезнең Йолып Алучыгыз,+ Исраилнең Изге Аллаһысы+ Йәһвә болай ди:
«Сезнең хакка мин аларны Бабылга җибәрермен һәм капкаларның бөтен бикләрен ватармын,+Һәм калдайлылар үз корабларында кайгы-хәсрәттән кычкырачак.+
15 Мин Йәһвә, сезнең Изге Аллаһыгыз,+ Исраилне Барлыкка Китерүче,+ сезнең Патшагыз».+
16 Йәһвә диңгез аша юл сала,Котырынган сулар аркылы юл булдыра.+
17 Ул хәрби арбаларны һәм атларны,+Гаскәрне һәм көчле гаскәриләрне бергә алып чыга.
Ул болай ди: «Алар ятар һәм тормас.+
Алар юкка чыгар, янып торган филтә сүндерелгәндәй сүндерелер».
18 «Элекке нәрсәләрне хәтергә төшермәгез,Үткәннәр турында уйланмагыз.
19 Менә, мин яңа нәрсә булдырам.+
Ул инде хәзер барлыкка килә.
Әллә моны күрмисезме?
Мин чүл аша юл салырмын+Һәм сахра аша елгалар җибәрермен.+
20 Кырдагы кыргый хайваннар,Шакаллар һәм тәвә кошлары мине олылар,Чөнки мин чүлдә су бирәм,Сахрада елгалар агызам.+
Мин моны үз халкым — сайланганым+ эчсен өчен,
21 Үзем өчен булдырган халкымМине мактасын өчен эшлим.+
22 Ләкин син мине чакырмадың, и Ягъкуб,+Чөнки син миннән туйдың, и Исраил.+
23 Син миңа тулаем яндыру корбаннары китерер өчен сарыклар алып килмәдең,Корбаннарың белән мине данламадың.
Миңа бүләкләр китерергә мин сине мәҗбүр итмәдем,Ла́дан сорап сине йончытмадым.+
24 Син үз акчаңа минем өчен хуш исле камыш сатып алмадың,Корбаннарыңның мае белән мине сөендермәдең.+
Моның урынына син мине гөнаһларың белән борчыдың,Җинаятьләрең белән мине алҗыттың.+
25 Мин үз исемем хакына+ сезнең җинаятьләрегезне* юкка чыгарам+Һәм гөнаһларыгызны искә алмам.+
26 Хәтеремә төшер, эшебезне судта тикшерик,Хаклы икәнеңне исбатлар өчен үз сүзеңне әйт.
27 Синең иң беренче бабаң гөнаһ кылды,Синең вәкилләрең* миңа каршы баш күтәрде.+
28 Шуңа күрә мин изге урынның мирзаларын нәҗесләрмен,Ягъкубны юк итәрмен,Исраилне мәсхәрәгә калдырырмын.+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз орлык.
^ Бәлки, киләчәктә булачак баштагы нәрсәләргә карый.
^ Күрәсең, илаһлар.
^ Яки «таянсын».
^ Яки «фетнәле эшләрегезне».
^ Бәлки, Канунга өйрәтүчеләр.