Ишагыя 48:1—22
48 И Ягъкуб йорты, тыңла.
Сез үзегезне Исраи́л исеме белән атыйсыз,+Чыгышыгыз Яһүд токымыннан,*Йәһвә исеме белән ант итәсез,+Исраил Аллаһысын чакырасыз,Ләкин моны хакыйкать һәм тәкъвалык буенча эшләмисез.+
2 Алар бит үзләрен изге шәһәрдә яшәүчеләр дип саный,+Гаскәрләр Иясе Йәһвә исемлеИсраил Аллаһысының ярдәмен эзли.+
3 «Мин сиңа элекке нәрсәләрне күптән әйттем.
Алар минем авызымнан чыкты,Мин аларны билгеле иттем.+
Мин көтмәгәндә эш иттем, һәм алар үтәлде.+
4 Мин синең никадәр үҗәт икәнеңне,Муеныңның сеңерләре тимер һәм маңгаең бакыр икәнен белдем,+
5 Шуңа күрә мин сиңа барысын күптән әйттем.
Син: „Моны минем потым эшләде,Моны потым һәм сыным* боерды“,— димәсен өчен,Шул нәрсәләр үтәлгәнче, мин боларны сиңа җиткердем.
6 Син моның барысын ишеттең һәм күрдең.
Әллә моны хәбәр итмәссеңме?+
Моннан ары мин сиңа яңа нәрсәләрне+ —Син белмәгән сакланган серләрне белдерәм.
7 Алар күптәннән түгел, алар хәзер генә барлыкка китерелә.
Бүгенге көнгә хәтле синең алар турында ишеткәнең булмады,Шуңа күрә син: „Менә, боларны беләм инде“,— дип әйтә алмыйсың.
8 Әйе, син ишетмәдең+ һәм белмәдең,Үткәндә дә синең колакларың ябык булды.
Мин синең бик мәкерле икәнеңне,+Тумыштан ук канунны бозучы дип аталганыңны беләм.+
9 Ләкин үз исемем хакына мин ачуымны басармын,+Үз даным хакына мин үземне тыеп калырмынҺәм сине юк итмәм.+
10 Менә, мин сине чистарттым, ләкин көмешне чистарткандай түгел.+
Мин сине эретү мичендә, син газапланганда, сынадым.*+
11 Үзем хакына, үзем хакына мин эш итәрмен,+Ничек инде мин үземне нәҗесләргә бирим ди?+
Мин беркемгә дә данымны бирмим.*
12 И Ягъкуб, тыңла мине, үзем чакырган Исраил, колак сал.
Мин шул ук Аллаһы.+ Мин беренче, соңгы да мин.+
13 Минем кулым җирнең нигезен салды,+Уң кулым күкләрне җәеп җибәрде.+
Мин аларны чакырганда, алар бергә торып баса.
14 Бөтенегез бергә җыелыгыз һәм тыңлагыз.
Араларыннан кем бу нәрсәләрне игълан итте?
Йәһвә аны яратты.+
Шул кеше аның Бабылга карата теләген үтәр,+Аның кулы калдайлыларга каршы булыр.+
15 Моны мин үзем әйттем һәм аны чакырдым.+
Мин аны китердем, һәм аның юлы уңышлы булыр.+
16 Яныма килегез һәм тыңлагыз.
Мин баштан ук яшертен сөйләмәдем.+
Алдан әйткәннәрем үтәлгәндә мин шунда булдым».
Хәзер исә Аллаһы Тәгалә Йәһвә мине һәм үз рухын* җибәрде.
17 Үзеңне Йолып Алучы, Исраилнең Изге Аллаһысы Йәһвә болай ди:+
«Мин, Йәһвә, синең Аллаһың,Мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче,+Син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы.+
18 Син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде!+
Шунда тынычлыгың елга сыман,+Тәкъвалыгың диңгез дулкыннары сыман булыр иде.+
19 Синең токымың* ком кебек,Нәселең аның бөртекләре кебек күп булыр иде.+
Аларның исеме минем алдымнан беркайчан да җуелмас һәм юк ителмәс иде».
20 Бабылдан чыгыгыз!+
Калдайлылардан качыгыз!
Моны шатлыклы авазлар белән белдерегез! Моны игълан итегез!+
Җирнең читләренә моны билгеле итегез.+
Әйтегез: «Йәһвә үзенең хезмәтчесе Ягъкубны йолып алды.+
21 Ул аларны чүлләр аша алып барганда, алар сусаудан интекмәде.+
Ул алар өчен кыядан сулар агызды,Кыяны ярып, аннан су чыгарды».+
22 «Явызлар өчен тынычлык юк»,— ди Йәһвә.+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «суларыннан».
^ Яки «металл сыным».
^ Яки «тикшердем». Я, бәлки, «сайладым».
^ Яки «Мин данымны беркем белән дә бүлешмим».
^ Яки «мине үз рухы белән».
^ Сүзгә-сүз орлык.