Марк 6:1—56
Искәрмәләр
Искәрмәләр
туган ягына: Мт 13:54 кә аңлатманы кара.
балта остасы: Гайсә «балта остасы» булып та, «балта остасының улы» булып та билгеле булган. Шуңа күрә бу безне Гайсәнең 12 яшендә гыйбадәтханәгә килгәне һәм үз хезмәтен башлаганы арасындагы тормышы белән азрак таныштыра. (Мт 13:55 кә аңлатманы кара.) Маттай һәм Марк хәбәрләре бер-берсен тулыландыра.
Мәрьямнең улы: Бу шигырьдә генә Гайсә шулай итеп атала. Йосыф турында бернәрсә әйтелмәгәнгә, ул, бәлки, инде үлгән булгандыр. Гайсәнең үз үлеме алдыннан әнисе Мәрьямне Яхъя кайгыртуына ышанып тапшыруы да шундый фаразга этәрә (Ях 19:26, 27).
Ягъкубның: Мт 13:55 кә аңлатманы кара.
Яһүднең: Мт 13:55 кә аңлатманы кара.
абыйсы: Изге Язмаларда грек сүзе аделфо́с рухи бәйләнешләрне аңлатырга мөмкин, ләкин монда ул Гайсәнең бер анадан туган энеләре, Йосыф белән Мәрьямнең кече уллары, белән бәйләнешен белдерер өчен кулланыла. Мәрьям Гайсәне тудыргач, гыйффәтле булып калган дип санаган кайбер кешеләр аделфо́с дигән сүз монда Гайсәнең туганнарын, ягъни икетуган абый-энеләрен, белдерә дип әйтә. Әмма Мәсихче Грек Язмаларында «туган» сүзен (Кл 4:10 да грек сүзе анепсио́с) белдерер өчен аерым бер төшенчә кулланыла. Шулай ук Лк 21:16 да аделфо́с һәм сингене́с (мәгънәсе, икетуган абый-энеләр кебек, туганнар) дигән грек сүзләренең күплек формалары кулланыла. Бу мисаллар күрсәткәнчә, гаилә бәйләнешләрен белдерүче төшенчәләр Мәсихче Грек Язмаларында икеле-микеле я аңлаешсыз кулланылмый.
анда бернинди дә кодрәтле эш башкармады: Яки «анда бернинди дә кодрәтле эш башкара алмады». Гайсә анда күп могҗизалар кыла алмаган. Ул аларны көче җитмәгәнгә түгел, ә андагы шартлар аркасында бу урынлы булмаганга, кылмаган. Насарада яшәүче кешеләрнең иманы булмаган, һәм бу Гайсәне анда күп кодрәтле эшләр башкарудан тотып калган (Мт 13:58). Аллаһы көчен ваемсыз кешеләргә әрәм итәргә кирәк булмаган. (Мт 10:14; Лк 16:29—31 белән чагыштыр.)
аларның имансыз булуларына гаҗәпләнде: «Туган җирендәге» кешеләрнең үзен ничек кабул иткәненә Гайсәнең исе киткән. Моның турында Яхшы хәбәр язучылардан Марк кына искә ала (Мт 13:57, 58; шулай ук «Марк китабына кереш сүз» кара.) «Гаҗәпләнде» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле еш кына кешеләрдә Гайсәнең могҗизалары һәм өйрәтүе нинди тәэсир уятканын белдерер өчен кулланыла (Мк 5:20; 15:5), ләкин ике очракта ул Гайсәнең карашын сурәтләр өчен кулланыла. Гайсәне йөзбашының нык иманы гаҗәпләндергән (Мт 8:10; Лк 7:9), ә аның бу очрактагы гаҗәпләнүе Насара кешеләренең имансыз булуы турында борчылуны да үз эченә алган.
якындагы авылларга китте: Яки «тирәли авылларга китте». Бу Гайсәнең Гәлиләядә башкарган өченче вәгазьләү сәяхәтенең башланганын билгели (Мт 9:35; Лк 9:1). «Тирәли» дигән төшенчә ул шул өлкәне җентекләп үткән һәм, кайбер белгечләрнең сүзләре буенча, юлын башлаган җиргә кире кайткан дигәнне аңлатырга мөмкин. Гайсә хезмәтенең мөһим үзенчәлеге өйрәтү булган. (Мт 4:23 кә аңлатманы кара.)
ул урыннан киткәнче шунда калыгыз: Гайсә үз шәкертләренә биргән күрсәтмә буенча, алар, шәһәргә барып җиткәч, үзләренә кунакчыллык күрсәтелгән йортта калырга һәм «өйдән өйгә күчеп йөрмәскә» тиеш булган (Лк 10:1—7). Аларга өй хуҗасы үзләренә уңайлырак шартлар, күңел ачулар я материаль нәрсәләр тәкъдим итә алган урынны эзлисе булмаган. Шулай итеп, шәкертләр андый нәрсәләр вәгазьләү йөкләмәсенә караганда икенче урында тора икәнен күрсәтер иде.
аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез: Бу ишарә шәкертләрнең Аллаһыдан киләчәк хөкемнәр өчен җаваплы булмаганнарын күрсәткән. Охшаш сүзтезмә Мт 10:14; Лк 9:5 тә очрый. Марк һәм Лүк моңа аларга кисәтү билгесе итеп дигән сүзләр өстәгән. Паул белән Барнаб бу күрсәтмәне Писидиядәге Антиохта (Рс 13:51) кулланган, ә Паул Көринттә моңа охшаш нәрсәне үз киемен кагып эшләгәндә, мондый аңлатма өстәгән: «Үз каныгызда үзегез гаепле булырсыз. Мин гаепле түгел» (Рс 18:6). Андый ишарәләр шәкертләргә инде билгеле булгандыр; мәҗүси ил аша үткән диндар яһүдләр яһүди җирләргә яңадан керер алдыннан сандалларыннан нәҗес дип санаган тузанны кагып төшергән. Әмма Гайсә, үз шәкертләренә андый күрсәтмәләр биргәндә, һичшиксез, башка нәрсәне күздә тоткан.
күп авыру кешеләрне, аларга май сөртеп: Май сөртү символик мәгънәгә ия булган. Майның дәвалау үзлеге булган дип саналса да (Лк 10:34 белән чагыштыр), авыру кешеләр май ярдәмендә түгел, ә Аллаһы биргән изге рухның могҗизалы тәэсиреннән савыкканнар (Лк 9:1, 6).
Һируд патша: Ягъни Һируд Антипа, Бөек Һирудның улы. (Сүзлектән «Һируд (Ирод)» кара.) Маттай һәм Лүк Антипаның «тетрарх», ягъни «өлкә башлыгы», дигән рәсми рим титулын куллана. (Мт 14:1; Лк 3:1 гә аңлатмаларны кара.) Һируд Антипа идарә иткән өлкә Гәлиләя белән Переядән торган. Әмма халык аны «патша» дип атаган. Бу титулны бер тапкыр Маттай кулланган (Мт 14:9). Ә Марк Һирудка карата «патша» титулы гына куллана (Мк 6:22, 25—27).
кешеләр... сөйләделәр: Сүзгә-сүз «алар... сөйләделәр». Кайбер кулъязмаларда «ул... сөйләде» дип язылган.
Чумдыручы: Мк 1:4 кә аңлатманы кара.
үз абыйсы Филипнең хатыны Һирудиягә: Мт 14:3 кә аңлатманы кара.
Яхъяны кулга алган... ...Яхъяны, бәйләп, төрмәгә утырткан: Мт 14:3 кә аңлатманы кара.
тәкъва һәм изге кеше булуын белгәнгә: Һируд Антипа, Яхъяны тәкъва һәм изге кеше дип таныганга, аны тыңлаган һәм яклаган. Һируд, аны хөрмәт иткән булса да, үз кунакларының ихтирамын югалтудан курыкканга һәм иманы булмаганга, Яхъяны үтерткән. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий Чумдыручы Яхъяны «яхшы кеше» дип атаган.
үз туган көне: Бу мәҗлес, күрәсең, Һируд Антипаның Тибериядәге — Гәлиләя диңгезенең көнбатыш ярында урнашкан шәһәрдәге — сараенда үткән. Шундый нәтиҗә ясар өчен бер сәбәп мондый: Марк ул мәҗлестә Гәлиләянең иң күренекле кешеләре булган дип яза. (Мт 14:3, 6 га аңлатмаларны кара.) Изге Язмаларда ике туган көннең бәйрәм ителүе генә телгә алына. Беренчесе монда сурәтләнә; бу бәйрәмдә Яхъяның башын чабып өзгәннәр. Икенчесе бер фиргавеннеке; шул бәйрәмдә Мисыр патшасының баш икмәкчесе үтерелгән булган (Яр 40:18—22). Бу бәйрәмнәр бер-берсенә охшаш, чөнки икесендә дә зур мәҗлес оештырылган һәм икесендә дә кемдер үтерелгән булган.
гаскәр башлыклары: Монда кулланылган грек төшенчәсе хили́архос (хилиарх) сүзгә-сүз «мең башлыгы», ягъни мең гаскәринең башлыгы дигәнне аңлата. Бу хәрби Рим трибуны булган. Һәр Рим легионында алты трибун булган. Әмма легион алты төрле хәрби частька бүленмәгән, ә һәр трибун чиратлашып бөтен легион белән җитәкчелек иткән. Андый гаскәр башлыгының зур вәкаләте, шул исәптән йөзбашлары сайлап билгеләргә хокукы булган. Бу грек сүзе шулай ук гомумән югары дәрәҗәле хәрби башлыкны белдерергә мөмкин. Андый югары дәрәҗәле кешеләр алдында Һируд үзен биргән антын тотарга бурычлы хис иткән һәм шуңа күрә Чумдыручы Яхъяның башын чабарга боерган.
Һирудиянең кызы: Бу Һируд Филипнең кызы һәм Һирудиянең бердәнбер баласы булган. Аның исеме Салумия Изге Язмаларда китерелмәсә дә, ул Иосиф Флавий хезмәтләрендә сакланган. Һируд Антипа Салумиянең әнисен үзенең бер атадан туган абыйсы Филиптән тартып алып, аның белән әхлаксыз никах корган.
Чумдыручы: Мк 1:4 кә аңлатманы кара.
вәгъдәләре: Күплек санда «вәгъдәләре» дип әйтелү Һирудның Һирудия кызына биргән антын (Мк 6:23) берничә тапкыр кабатлап, вәгъдәсенә басым ясаганын яки аны раслаганын күрсәтергә мөмкин. (Мт 14:9 га аңлатманы кара.)
тән сакчысын: Монда кулланылган грек төшенчәсе спекула́тор латин сүзеннән (спэкулятор) алынган; ул тән сакчысы, чабар, ә кайвакыт җәллад дигәнне аңлатырга мөмкин. Хәрби нәрсәләр, суд, акча һәм көнкүреш белән бәйле якынча 30 латин сүзләренә тиңдәш грек сүзләре Мәсихче Грек Язмаларында, күбесенчә Марк һәм Маттай хәбәрләрендә кулланыла. Марк аларны Изге Язмаларның башка язучыларына караганда күбрәк куллана. Бу Маркның үз Яхшы хәбәрен Римда һәм башлыча яһүдләр булмаганнар, аеруча римлылар өчен язганын раслый. (Ях 19:20 гә аңлатманы кара.)
төрбәгә: Яки «хәтер төрбәсенә». (Сүзлектән «Хәтер төрбәсе» кара.)
кызганды: Яки «жәлләде». (Мт 9:36 га аңлатманы кара.)
Сез аларга ашарга бирегез: Гайсәнең бу могҗизасы турында гына бар дүрт Яхшы хәбәрдә языла (Мт 14:15—21; Мк 6:35—44; Лк 9:10—17; Ях 6:1—13).
динарга: Сүзлектән «Динар» һәм Ә14 кушымт. кара.
балык: Мт 14:17 гә аңлатманы кара.
икмәкне сындыргалады: Икмәкне еш кына юка һәм каты итеп пешергәннәр. Шуңа күрә аны гадәттә сындыргалап ашаганнар (Мт 14:19; 15:36; 26:26; Мк 8:6; Лк 9:16).
кәрзин: Бәлки, талдан үрелгән һәм күтәреп йөртер өчен бау тоткычлары булган кәрзиннәр. Аларның сыйдырышлыгы якынча 7,5 литр булган дип уйлыйлар. (Мк 8:19, 20 гә аңлатмаларны кара.)
5 000 ир кеше: Гайсәнең бу могҗизасы турында гына бар дүрт Яхшы хәбәрдә язылса да (Мт 14:15—21; Мк 6:35—44; Лк 9:10—17; Ях 6:1—13), Маттай гына хатын-кызларны һәм балаларны телгә ала. Могҗизалы рәвештә тукландырылган халыкның тулаем саны 15 000 нән артык булгандыр.
Таң атар алдыннан: Мт 14:25 кә аңлатманы кара.
җыенгандай: Күрәсең, шуны аңлата: шәкертләрнең карашыннан Гайсә үтеп китәргә җыенгандай булган.
икмәк белән бәйле могҗизаның мәгънәсенә әле дә төшенми иделәр: Берничә сәгать алдарак кына шәкертләр Гайсәнең могҗиза кылып, икмәкләрне күбәйткәнен күргән. Бу вакыйга Гайсәгә изге рух аша никадәр күп куәт бирелгәнен ап-ачык күрсәткән. Әмма бу могҗизаның мәгънәсен аңламаганга, шәкертләр Гайсәнең диңгез буйлап баруына һәм җилне тынычландырганына бик нык гаҗәпләнгән. Башта алар аның судан баруын күреп, бу «өрәк» кенә, реаль булмаган нәрсә генә дип уйлаган (Мк 6:49).
Генисарет: Мт 14:34 кә аңлатманы кара.
Медиаматериал
Борынгы еврейләр үзләре белән еш кына таяк йөрткән. Аны төрлечә: таяну өчен (Чг 12:11; Зк 8:4; Ев 11:21), яклану (2Иш 23:21), ашлык сугу (Иш 28:27), зәйтүн агачларын кагу (Кн 24:20; Иш 24:13) һәм башка шундыйлар өчен кулланганнар. Ризык капчыгы гадәттә күннән ясалган һәм аны сәяхәтчеләр, көтүчеләр, игенчеләр һәм башкалар иңбашлары аркылы җилкәгә асып йөрткәннәр. Капчыкка ризык, кием һәм башка әйберләр салганнар. Гайсә үз рәсүлләрен вәгазь сәяхәтенә җибәргәндә, аларга башка киңәшләр белән бергә таяклар һәм ризык капчыклары турында да күрсәтмәләр биргән. Рәсүлләр үзләре белән булган нәрсәләрне генә алып, юлга чыгарга тиеш булган һәм өстәмә әйберләрне алырга тиеш булмаган; алар турында Йәһвә кайгыртыр иде. (Гайсә күрсәтмәләренең бөтен нечкәлекләрен ничек аңларга кирәк булганын белер өчен Лк 9:3 һәм 10:4 кә аңлатмаларны кара.)
Изге Язмаларда кәрзиннәрнең төрле төрләрен сурәтләр өчен берничә сүз кулланыла. Бер очракта, Гайсә могҗизалы рәвештә якынча 5 000 ир-атны тукландыргач, калган икмәк сыныкларын 12 савытка җыйганнар; шул савытларны күрсәтер өчен кулланылган грек сүзе аларның, бәлки, талчыбыктан үрелгән чагыштырмача кечкенә кәрзин булганнарын күрсәтә. Әмма Гайсә якынча 4 000 ир-атны тукландырганнан соң калган икмәк сыныклары салынган җиде кәрзинне сурәтләр өчен башка грек сүзе кулланыла (Мк 8:8, 9). Бу сүз зур кәрзинне я капкачлы кәрзинне аңлата. Шул ук грек сүзе Дәмәшекътә Паул шәһәр стенасындагы бер тишек аша төшерелгән кәрзинне сурәтләр өчен кулланылган (Рс 9:25).
Монда күрсәтелгәнчә, кайбер базарлар юл буйлап урнашкан булган. Сатучылар урамда еш кына шулкадәр күп товарлар куйган, хәтта андагы хәрәкәткә комачаулаган. Җирле кешеләр анда өй әйберләре, чүлмәкләр, кыйммәтле пыяла савытлар, шулай ук азык-төлек сатып ала алган. Суыткычлар булмаганга, кешеләргә һәр көн базарга барып, ашамлыклар сатып алырга кирәк булган. Монда сатып алучыларга сатучылардан я башкалардан яңалыклар белергә, балаларга уйнарга һәм эшсез кешеләргә үзләрен яллауларын көтәргә мөмкинлек булган. Базар мәйданында Гайсә авыруларны савыктырган, ә Паул вәгазьләгән (Рс 17:17). Ә тәкәббер канунчылар һәм фарисейлар халык булган андый урыннарда үзләрен күрүләрен һәм сәламләүләрен яраткан.