Маттай 16:1—28
Искәрмәләр
аларга... җавап бирде: Берничә мөһим борынгы кулъязмада 2 нче шигырьнең калган өлеше һәм 3 нче шигырь тулаем юк. Бу сүзләрнең төп нөсхәдә булу-булмавы ачык билгеле булмаса да, күп кенә белгечләр аларны Изге Язмаларга кертә, чөнки бик күп башка борынгы һәм соңрак язылган кулъязмаларда бу сүзләр бар.
зиначы: Рухи зинаны, ягъни Аллаһыга тугры булмауны аңлата. (Мк 8:38 гә аңлатманы кара.)
Юныс... белән булган могҗизадан: Мт 12:39 га аңлатманы кара.
аръякка: Ягъни Гәлиләя диңгезенең аръягы; күрәсең, шул күлнең төньяк-көнчыгыш ярындагы Битсәидә яклары.
ачыткысыннан: Яки «чүпрәсеннән». Бу сүз Изге Язмаларда еш кына бозыклык һәм гөнаһны күрсәтер өчен образлы кулланыла. Монда бозык тәгълиматларны аңлата. (Мт 16:12; 1Кр 5:6—8; Мт 13:33 кә аңлатма белән чагыштыр.)
кәрзин: Гайсә, могҗиза кылып, күп халыкны тукландырган ике очрак турында әйтелгәндә (Мт 14:20; 15:37; 16:10 га аңлатмаларны һәм шул ук вакыйга турында әйтелгән Мк 6:43; 8:8, 19, 20 не кара), бу хәбәрләрдә калдык икмәкләрне җыяр өчен кулланылган кәрзиннәрнең аерылып торганы эзлекле күрсәтелә. Гайсә якынча 5 000 кешене тукландырганда, грек сүзе ко́финос кулланыла («кәрзин» дип бирелгән); ә 4 000 кешене тукландырганда, грек сүзе сфири́с кулланыла («зур кәрзин» дип бирелгән). Андый эзлеклелек язучыларның шул вакыйгаларны үз күзләре белән күргәннәрен я алар турында ышанычлы шаһитләрдән ишеткәнен күрсәтә.
зур кәрзин: Яки «азык-төлек кәрзине». (Мт 15:37; 16:9 га аңлатмаларны кара.)
Филипия Кайсариясе: Бу Үрдүн елгасы башында, диңгез өсте тигезлегеннән 350 м биеклектә, урнашкан шәһәрчек. Бу шәһәрчек Гәлиләя диңгезеннән төньякка таба якынча 40 км ераклыкта һәм Хәрмун тавының көньяк-көнбатыш итәге янында урнашкан. Аны Кайсария дип Филип тетрарх — Бөек Һирудның улы — Рим императоры хөрмәтенә атаган. Аны Урта диңгез ярындагы шундый ук исемле порт шәһәреннән аерыр өчен, Филипия Кайсариясе (мәгънәсе «Филипның Кайсариясе») дип атаганнар. (Ә10 кушымт. кара.)
Адәм Улын: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
Чумдыручы Яхъя: Мт 3:1 гә аңлатманы кара.
Ильяс: Мт 11:14 кә аңлатманы кара.
Мәсих: Петер Гайсәне «Мәсих» итеп таный. Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. Монда «Мәсих» сүзе алдында грек телендә билгелелек артикле хо тора; бу, күрәсең, Гайсәнең Мәсих буларак вазифасын ассызыклый. (Мт 1:1; 2:4 кә аңлатмаларны кара.)
тере Аллаһының: Бу сүзтезмә Йәһвәнең тере Аллаһы һәм башка халыкларның җансыз илаһларыннан, мәсәлән, Филипия Кайсариясе төбәгендә табынган илаһлардан, аермалы буларак, актив эш итә икәнен ассызыклар өчен кулланылган (Рс 14:15; Мт 16:13). Бу сүзтезмә Еврей Язмаларында да очрый (Кн 5:26; Ир 10:10).
Шимун Петер: Мт 10:2 гә аңлатманы кара.
Юныс улы: Яки «Барюныс». Күп кенә еврей исемнәрендә еврей сүзе бен я арамей сүзе бар кулланылган (икесенең дә мәгънәсе «угыл»), аннан соң ата исеме куелган. Бар дигән арамей сүзенең кайбер исемнәрдә кулланылуы арамей теленең Гайсә көннәрендәге еврей теленә йогынты ясаганына дәлил булып тора; мәсәлән, ул Бартолмай, Бартимәй һәм Барйошуа исемнәрендә очраган.
кеше: Сүзгә-сүз «тән һәм кан», яһүдләр киң кулланган сүзтезмә. Бу контекстта Гайсә Петернең андый нәтиҗәгә үзеннән-үзе я башка кешенең ярдәме белән килмәгәнен әйтә.
син — Петер һәм мин бу кыяда: Грек сүзе пе́трос ир җенес формасында «кыяташ кисәге; таш» дигән мәгънә йөртә. Монда ул Петер дигән исем — Гайсә Шимунга биргән исемнең грек формасы — буларак кулланыла (Ях 1:42). Бу сүзнең хатын-кыз җенес формасы пе́тра монда «кыя» дип белдерелә һәм ташлы нигез, кыяташ я таш өеме дигәнне аңлатырга мөмкин. Бу грек сүзе шулай ук Мт 7:24, 25; 27:60; Лк 6:48; 8:6; Рм 9:33; 1Кр 10:4; 1Пт 2:8 дә дә очрый. Шунысы ачык: Петер үзен Гайсә үзенең җыелышын төзиячәк кыя дип санамаган, чөнки ул 1Пт 2:4—8 дә Гайсә турында Аллаһы үзе сайлаган «нигезнең... почмак ташы» дип әйткән. Рәсүл Паул да Гайсәне «нигез» һәм «рухи кыя» дип атаган (1Кр 3:11; 10:4). Димәк, Гайсә, күрәсең, сүз уйнату кулланган; асылда, ул болай дигән: «Мин Петер, Кыяташ Кисәге, дип атаган Шимун, син Мәсихнең — мәсихче җыелышның нигезе булып хезмәт итәчәк „бу кыяның“ — чынлыкта кем икәнлеген аңладың».
җыелышымны: Бу экклеси́а дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул ике грек сүзеннән: эк (мәгънәсе «-дан/-дән; эченнән») һәм кале́о (мәгънәсе «чакыру») сүзләреннән барлыкка килгән. Бу сүз берәр аерым максат я эшчәнлек өчен чакырылган халык төркемен аңлата. (Сүзлекне кара.) Бу контекстта Гайсә мәсихче җыелышның барлыкка килүен алдан әйтә. Бу җыелыш майланган мәсихчеләрдән тора; алардан, «тере ташлардан, рухи йорт салына» (1Пт 2:4, 5). Септуагинтада бу грек сүзе еш кына «җыелыш» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзенең тиңдәш сүзе буларак кулланыла; «җыелыш», гадәттә, Аллаһының бөтен халкын күрсәтә (Кн 23:3; 31:30). Рс 7:38 дә Мисырдан чакырып алынган исраиллеләр «җыелыш» дип атала. Шул ук рәвешчә «караңгылыктан» чакырып алынган һәм «дөньядан сайлап алынган» мәсихчеләр «Аллаһының... җыелышын» тәшкил итә (1Пт 2:9; Ях 15:19; 1Кр 1:2).
Кабер: Грекча га́дес, ягъни кешеләрнең гомуми кабере. (Сүзлектән «Кабер» кара.) Изге Язмаларда үле кешеләр «үлем капкалары» (Зб 107:18) һәм «Кабер капкалары» эчендә диелә (Иш 38:10), ягъни алар үлем хакимлегенә дучар була. Гайсә Кабер җиңеләчәк дип вәгъдә итә. Башка сүзләр белән әйткәндә, үлеләр терелтелеп азат ителсен өчен, Кабер «капкалары» ачылачак. Гайсәнең терелтелүе бу вәгъдәнең һичшиксез үтәләчәген раслаган (Мт 16:21). Җыелышның нигезе аның әгъзаларын үлемнән азат итә алган Гайсә булганга, Кабер җыелышны җиңә я үзендә һәрвакыт тота алмый (Рс 2:31; Ач 1:18; 20:13, 14).
күкләр Патшалыгының ачкычларын: Изге Язмалар буенча, букваль я образлы ачкычлар бирелгән кешеләргә күпмедер хакимлек тапшырылган булган (1Ел 9:26, 27; Иш 22:20—22). Шуңа күрә «ачкыч» сүзе хакимлекне һәм җаваплылыкны символлаштыра башлаган. Петер үзенә ышанып тапшырылган бу «ачкычларны» яһүдләргә (Рс 2:22—41), самариялеләргә (Рс 8:14—17) һәм мәҗүсиләргә (Рс 10:34—38) Аллаһы рухын алу һәм күктәге Патшалыкка керү мөмкинлеген ачар өчен кулланган.
япкан... ачкан: Сүзгә-сүз «бәйләгән... чишкән». Күрәсең, ниндидер эшләрне я вакыйгаларны тыйган я рөхсәт иткән карарларны аңлата. (Мт 18:18 гә аңлатма белән чагыштыр.)
инде ябылган... инде ачылган... булачак: Төп нөсхә язылган телдә «булу» фигыле «ябу» һәм «ачу» сүзләре белән бергә кулланыла. Шунысы игътибарга лаек: «булу» фигыле киләчәк заманда тора, ә «ябу» һәм «ачу» тәмамланган эшне белдерә. Бу шуны аңлата: Петер нинди генә карар кылмасын («син... япкан бар нәрсә», «син... ачкан бар нәрсә»), моңа кагылышлы карар күктә инде кабул ителгән булачак. Ул үз карарын күктәге карар алдыннан түгел, ә аннан соң кабул итәчәк. (Мт 18:18 гә аңлатма белән чагыштыр.)
Мәсих: Мт 16:16 га аңлатманы кара.
Гайсә: Кайбер борынгы кулъязмаларда «Гайсә Мәсих» диелгән.
өлкәннәр: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек сүзе башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25; Рс 2:17 дәге кебек), ул олы яшьтәге кешеләрне генә аңлатмый. Монда ул яһүд халкының җитәкчеләрен аңлата; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. Югары киңәшмә шушы өч төркем кешеләреннән торган. (Мт 21:23; 26:3, 47, 57; 27:1, 41; 28:12; сүзлектән «Өлкән; аксакал» кара.)
өлкән руханилар: Мт 2:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Өлкән рухани» кара.
канунчылар: Мт 2:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Канунчы» кара.
Кит янымнан: Гайсә монда Петерне каты «шелтәләгән» (Мк 8:33). Гайсә бернәрсәгә дә үз Атасының ихтыярын үтәргә комачауларга ирек бирмәгән. Кайбер сүзлекләрдә бу идиома болай бирелә: «Күземнән югал!» Аның сүзләре шулай ук Петергә үз урынын белеп, Хуҗасы артыннан шәкерт булып ияреп барырга кирәк икәнен хәтерләткәндер. Ул киртә, ягъни Гайсәнең юлында тоткарлык, булырга тиеш булмаган.
Шайтан: Гайсә Петерне Шайтан Иблискә тиңләштермәгән, ә шулай итеп аны дошман, ягъни каршы килүче, дип атаган; чөнки еврей сүзе сата́н нәкъ шундый мәгънә йөртә. Гайсә шуны күздә тоткандыр: Петер бу очрактагы гамәле белән үзенә Шайтанга тәэсир итәргә юл куйганын күрсәткән.
киртә: Мт 18:7 гә аңлатманы кара.
үз-үзеннән баш тартсын: Яки «үз-үзенә карата булган бар хокуклардан баш тартсын». Бу кешенең үз-үзен тулысынча кире кагарга я үз-үзенә ия булу хокукын Аллаһыга тапшырырга әзер булуын күрсәтә. Шушы грек сүзтезмәсе «ул үз-үзенә „юк“ дияргә тиеш» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин, чөнки бу сүзтезмә кешенең үзенең шәхси теләкләренә, омтылышларына я уңайлыкларына «юк» дип әйтүен дә үз эченә алырга мөмкин (2Кр 5:14, 15). Петернең Гайсәдән өч тапкыр ваз кичкәне турында әйткәндә, Маттай шул ук грек фигылен кулланган (Мт 26:34, 35, 75).
җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». Классик грек телендә стауро́с дигән грек сүзе башлыча тек куелган бүрәнә яки колганы белдергән. Символик мәгънәдә кулланылганда, ул кайвакыт Гайсәнең шәкерте булганы өчен кеше кичергән газаплану, хурлык, җәфалану һәм хәтта үлемне аңлата. (Сүзлекне кара.)
җанын: Яки «тормышын». (Сүзлектән «Җан» кара.)
җанын: Мт 16:25 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Җан» кара.
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
Медиаматериал
Изге Язмаларда кәрзиннәрнең төрле төрләрен сурәтләр өчен берничә сүз кулланыла. Бер очракта, Гайсә могҗизалы рәвештә якынча 5 000 ир-атны тукландыргач, калган икмәк сыныкларын 12 савытка җыйганнар; шул савытларны күрсәтер өчен кулланылган грек сүзе аларның, бәлки, талчыбыктан үрелгән чагыштырмача кечкенә кәрзин булганнарын күрсәтә. Әмма Гайсә якынча 4 000 ир-атны тукландырганнан соң калган икмәк сыныклары салынган җиде кәрзинне сурәтләр өчен башка грек сүзе кулланыла (Мк 8:8, 9). Бу сүз зур кәрзинне я капкачлы кәрзинне аңлата. Шул ук грек сүзе Дәмәшекътә Паул шәһәр стенасындагы бер тишек аша төшерелгән кәрзинне сурәтләр өчен кулланылган (Рс 9:25).
Гайсә һәм аның шәкертләре көймәдә Мәгәдәннән Гәлиләя диңгезенең төньяк ярындагы Битсәидәгә барган (Мк 8:22). Гәлиләя диңгезе диңгез өсте тигезлегеннән якынча 210 м түбәнрәк урнашкан. Алар 40 км ераклыктагы Филипия Кайсариясенә, бәлки, берничә көн күтәрелгәндер, чөнки ул диңгез өсте тигезлегеннән 350 м биеклектә урнашкан булган. (Гайсә хезмәт иткән җирләрнең җентеклерәк карталарын тикшерер өчен А7-Г кушымтаны кара.)