Яхъя 16:1—33
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Сезне синагогалардан чыгарырлар: Яки «Сезне синагогалардан куып чыгарырлар». Грек сыйфаты апосина́гогос (сүзгә-сүз «синагогадан ерак») өч мәртәбә: монда, Ях 9:22 һәм 12:42 дә генә кулланыла. Куып чыгарылган кешедән читләшкәннәр һәм җирәнгәннәр. Яһүдләр җәмгыятеннән чыгарылу гаиләгә зур матди кыенлыклар китергән. Башлыча белем бирер өчен кулланылган синагогалар җирле судларны үткәрү урыннары итеп тә кулланылган. Андый судларның кешене кыйнап җәзаларга һәм синагогадан куарга дигән хөкем чыгарырга вәкаләте булган. (Мт 10:17 гә аңлатманы кара.) Гайсәнең үз шәкертләрен синагогалардан чыгарырлар дип алдан әйткәне Гайсәгә иярү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнен күрсәткән. Гайсә үз шәкертләрен дөнья нәфрәт итәчәк дип элегрәк әйткән булса да, монда ул турыдан-туры аларның кайберләрен үтерәчәкләр дип беренче тапкыр әйткән.
изге хезмәт: Монда грек сүзе латре́йа кулланыла, һәм ул гыйбадәт кылуны аңлата. Мәсихче Грек Язмаларында бу исем Аллаһыга хезмәт итү турында сүз барганда гына кулланыла. (Рм 9:4; 12:1; Ев 9:1, 6; латре́уо дигән тамырдаш грек фигыленең кулланылуы турында күбрәк белер өчен, Лк 1:74 кә аңлатманы кара.)
ярдәмче: Ях 14:16 га аңлатманы кара.
Ул: Бу шигырьдәге «ул» алмашлыгы 7 нче шигырьдә искә алынган «ярдәмчене» аңлата. (Ях 16:13 кә аңлатманы кара.) Гайсә, изге рух, ягъни көч, турында ярдәмче дип әйткәндә, образлы тел кулланган. Ул бу ярдәмче «өйрәтәчәк», «шаһитлек бирәчәк», «ачык күрсәтәчәк», «җитәкләп барыр», «ишеткәнен сөйләр» һәм «кабул иткәнне җиткерәчәк» дип әйткән, ягъни җансыз нәрсәне җанландырып күрсәткән (Ях 14:26; 15:26; 16:7—15). Гайсәнең сүзләре буенча, бу рух дөньяга гөнаһның... нәрсә икәнен ачык күрсәтәчәк, ягъни дөньяның Аллаһы Улына иман итәргә теләмәгәне фаш ителәчәк. Рух шулай ук дөньяга тәкъвалыкның нәрсә икәнен ачык күрсәтәчәк, ягъни Гайсәнең күккә күтәрелүе аның тәкъва булганын дәлилләячәк. Өстәвенә, рух «бу дөньяның идарәчесе» Шайтан ни өчен җитди хөкемгә лаек икәнен күрсәтәчәк (Ях 16:9—11). Монда «нәрсә икәнен ачык күрсәтәчәк» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе эле́нхо шулай ук «төзәтү» дип тә бирелә (1Тм 5:20; Тит 1:9).
ярдәмче: 13 һәм 14 нче шигырьләрдә «ярдәмче» һәм «ул» дигән сүзләр Ях 16:7 дә искә алынган «ярдәмче» дигән сүзгә карый. Гайсә «ярдәмче» (грек телендә ир җенес формасында) дигән сүзне кулланып, изге рухны (грек телендә средний родта), ягъни шәхес булмаган көчне, гәүдәләндереп күрсәткән. (Ях 14:16 га аңлатманы кара.)
дөнья: Бу контекстта грек сүзе ко́смос Аллаһы хезмәтчеләре булмаган кешелек дөньясын — Аллаһыдан читләшкән бозык кешеләр җәмгыятен күрсәтә. (Ях 15:19 га аңлатма белән чагыштыр.)
дөньяга килүенә: Гайсә монда, җәфа чигү һәм газаплануның ничек «шатлыкка әйләнә» ала икәнен күрсәтер өчен, бала тууын мисал итеп китерә (Ях 16:20). Хатын-кыз бала тапканда авырту кичерә, әмма яңа тормышның дөньяга килүеннән туган шатлыгы бу авыртудан өстен чыга, һәм ул газаплануын оныта. Бу контекстта «дөнья» (грекча ко́смос) дигән төшенчә оештырылган кешелек җәмгыятен аңлата; бала шул җәмгыятьтә туа. Изге Язмаларда «дөнья» дигән төшенчә кайчак шул мәгънәгә ия. (1Кр 14:10; 1Тм 6:7; Лк 9:25 кә аңлатманы кара.)
нәрсә генә: Гайсәнең үрнәк догасында искә алынган темалардан тыш (Мт 6:9—13), Изге Язмаларда Аллаһы хезмәтчеләренә тәэсир иткән күп төрле шартлар телгә алына, һәм алар турында дога кылып була. Шуңа күрә шәхси догаларда тормышның һәр өлкәсе турында диярлек әйтеп була (Фп 4:6; 1Пт 5:7; 1Ях 5:14).
чагыштырулар: Яки «образлы сөйләм; образлы тел». (Ях 10:6 га аңлатманы кара.)
сезне ярата: Грек фигыле филе́о «ярату» һәм «үбү» дип тәрҗемә ителә (Мт 23:7; Ях 12:25; Мк 14:44). Бу грек төшенчәсе бик якын бәйләнешне, мәсәлән чын дуслар арасындагы мөнәсәбәтне, белдерергә мөмкин. Гайсә Лазарның төрбәсе янына якынлашканда, аның «күз яшьләре ага башлаган», һәм моны күргән яһүдләр: «Карагыз, ул аны ничек яраткан [филе́о дигән грек фигыленең формасы]»,— дип әйткән (Ях 11:35, 36). Бу грек төшенчәсе шулай ук ата-ана һәм бала арасында була алган якын бәйләнешне сурәтләргә мөмкин (Мт 10:37). Монда Ях 16:27 дә күрсәтелгәнчә, бу грек сүзе Йәһвәнең үз Улының шәкертләренә карата тойган җылы, бик нык якын күрү хисен һәм шәкертләрнең Аллаһы Улына карата булган җылы хисләрен сурәтли. Ях 5:20 дә шул ук грек сүзе Атаның үз Улына карата тойган якын күрү хисен сурәтләр өчен кулланыла.
минем ярдәмем белән: Яки «минем белән бердәмлектә». Бу контекстта грек бәйлеге ен арадашлыкны да («ярдәмем белән»), якын аралашу һәм бердәмлекне дә («белән бердәмлектә») күрсәтергә мөмкин. (Ях 10:38 гә аңлатманы кара.)
Мин дөньяны җиңдем: Бу контекстта грек сүзе ко́смос («дөнья») Аллаһыдан читләшеп яшәгән бозык кешелек җәмгыятен белдерә. «Дөнья» дигән бу төшенчә охшаш мәгънәдә Ях 12:31; 15:19; 2Пт 2:5; 3:6; һәм 1Ях 2:15—17; 5:19 да кулланыла. Тулаем алганда, бу «дөньядагы» кешеләрнең тәртибе һәм алар күрсәткән карашлар, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы ихтыярына каршы килә (1Ях 2:16). Үзенең җирдәге тормышының бу соңгы төнендә Гайсә ышаныч белән: «Мин дөньяны җиңдем»,— дип әйтә алган. Ул дөньяны җиңгән, ягъни аның кебек булып китмәгән һәм бозык кешеләр җәмгыятенең фикер йөртүе һәм эшләренә үзенә берничек тә тәэсир итәргә юл куймаган. Үзенең иманы, тугрылыгы һәм сафлыгы белән Гайсә «бу дөньяның идарәчесе» Шайтанның үзе өстеннән «хакимлеге» булмаганын дәлилләгән. (Ях 14:30 га аңлатманы кара.) Яхъя хәбәренең 17 нче бүлегендә язылган догасында Гайсә үзенең дә, шәкертләренең дә бу дөньядан булмаганын әйткән (Ях 17:15, 16). Һәм Пилат алдында торганда, Гайсә бу Рим идарәчесенә: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дип әйткән (Ях 18:36). Бу вакыйгадан соң 60 елдан артык вакыт үткәч, Яхъя Аллаһы тарафыннан рухландырылып: «Без дөньяны иман белән җиңдек»,— дип язган (1Ях 5:4, 5).