Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 СОРАУ

Изге Язмаларның төп темасы нинди?

«Синең белән хатын арасына, синең токымың белән аның токымы арасына дошманлык салачакмын. Ул синең башыңны ярыр, син исә аның үкчәсен чагарсың».

Яратылыш 3:15

«Минем сүземне тыңлаганың өчен, җир йөзендәге барлык халыклар синең токымың аша фатиха алачак».

Яратылыш 22:18

«Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен».

Маттай 6:10

«Тынычлык бирүче Аллаһы тиздән Шайтанны аякларыгыз астында изәчәк».

Римлыларга 16:20

«Угыл, үзенә һәр нәрсә буйсындырылгач, үзе дә һәрнәрсәне аңа Буйсындыручыга буйсына башлаячак, шулай итеп Аллаһы барысы өчен бар нәрсә булачак».

1 Көринтлеләргә 15:28

«Ибраһимга һәм аның токымына [Мәсихкә] вәгъдәләр бирелгән булган. [...] Ә инде Мәсихнеке икәнсез, сез чыннан да — Ибраһимның токымы».

Гәләтиялеләргә 3:16, 29

«Хәзер дөнья өстеннән Раббыбыз һәм аның Мәсихе патшалык итә, һәм Ул мәңге патша булып идарә итәчәк!»

Ачылыш 11:15

«Шулай итеп бу зур аждаһа — бөтен дөньяны юлдан яздыручы Иблис һәм Шайтан дип аталган борынгы елан — җиргә ыргытылды. Аның белән бергә аның фәрештәләре дә ыргытылды».

Ачылыш 12:9

«Ул аждаһаны, борынгы еланны — Иблис Шайтанны тотып алды да аны 1000 елга чылбырлап куйды».

Ачылыш 20:2