ХОКАН ДАВИДССОН | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Изге Язмалардагы хакыйкатьнең таратуына өлеш кертәм
Мин Швециядә туып үстем. Яшүсмер чагымда атеистлар карашына бирелдем. Шуңа күрә әтием, әнием һәм сеңлем Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин аларга кушылмадым.
Шулай да әтием мине өйрәнүгә кушылырга өндәп торды һәм мин ахыр чиктә, Изге Язмалар өйрәнүе барганда, алар янында утырырга ризалаштым. Фәнгә кагылышлы фактлар каралганда Изге Язмалар барысын төп-төгәл аңлата икәнен күргәч, мин шаккаттым! Вакыт узды һәм мин Изге Язмаларның чыннан да Аллаһы Сүзе булуына инандым. Йәһвә Шаһитләре барысына дөрес өйрәтә иде һәм үзләре дә Изге Язмаларда әйтелгән таләпләрне үти иде. 1970 елда мин суга чумдырылу үттем. Шул ук көнне әтием дә чумдырылды. Әнием һәм ике сеңлем берничә елдан соң суга чумдырылу үтте.
Яшьтәшләремнең күпләре күңел ачулар турында гына уйлап яши иде. 17 яшьләремдә аларның күңел ачып яшәүләре минем өчен чын сынау булды. Ләкин минем белән өйрәнгән ирле-хатынлы Шаһит тулы вакытлы хезмәтләре зур шатлык китерә дип һәрвакыт уртаклашып торды, шуңа мин дә андый хезмәтне татып карарга булдым һәм 21 яшемдә тулы вакытлы хезмәт башладым.
Пионер хезмәте миңа чын шатлык китерде һәм мин аны иртәрәк башламаганга үкенеп алдым. Миңа аеруча Гетеборг шәһәренең портында вәгазьләү ошады. Анда төрле йөк төягән кораблар килә иде. Мин чит телдә сөйләшкән аларның экипажларына хакыйкать орлыкларын таратырга ярата идем.
Соңгы 50 ел мин төрле телләрдә сөйләшүче кешеләргә вәгазьли алдым. Сезгә моның турында сөйләп бирәсем килә.
МЕПС программасы белән эшлим
Пионер булып хезмәт иткәндә мин типограф булып көненә берничә сәгать эшләдем. Вакыт узды һәм типограф эше дә үзгәрешләр кичерде. Тиздән текст һәм рәсемнәр фотография ярдәмендә ясала башлады. Мин бастыру станогы өчен пластиналар әзерләдем. Моның өчен мин набор ясый торган машиналарда эшләргә өйрәндем. Алар компьютер ярдәмендә эшли иде.
1980 елда мин бер гомуми пионерга, Хелен исемле апа-кардәшкә, өйләндем. Ул да, минем кебек, төрле илләрдә яшәүче кешеләрне ярата иде. Яңа культуралар турында өйрәнү дә аңа ошый иде. Без Гилад мәктәбен тәмамларга һәм миссионер булып хезмәт итәргә хыяллана идек.
Ләкин мин типограф булып эшләгәнгә Хелен белән мине Швециядәге Бәйтелгә хезмәт итәргә чакырдылар. Оешмабыз бастыру эшләрен яхшыртыр өчен яңа технологияләрне кулланырга уйлый иде. Шуңа күрә 1983 елда безне Нью-Йорктагы Бәйтелгә, Уоллкилга җибәрделәр. Безне «Күп телле электрон бастыру системасы»на (МЕПС) a өйрәтергә тиеш иделәр. Бу программаны безнең кардәшләр язганнар иде.
МЕПС программасы текстны күп кенә телләрдә бастырырга мөмкинлек бирә иде. Аның ярдәмендә текстны рәсемнәр белән бергә берләштереп матур гына басма битләрен булдырып була иде. Безгә, басмаларыбызны яңа телләрдә бастырыр өчен, МЕПС программасын өйрәнергә куштылар. Шул көннәрдән дистәләгән еллар узды. Хәзер оешмабыз яхшы хәбәрне 1000 артык телдә бастыра!
Берникадәр вакыт узганнан соң Хелен белән мине Азия илләренә җибәрделәр. Безгә МЕПС программасына күбрәк телләр өстәргә кирәк иде. Яхшы хәбәр тагын да күбрәк телләрдә яңгырасын өчен без бар көчебезне куярга әзер идек!
Яңа культурага ияләшәбез
1986 елда безне Хелен белән Һиндстанга җибәрделәр. Барып җиткәч, без шок кичердек! Бомбейда (хәзер Мумбай) безне барысы да шаккатырды. Швеция һәм Һиндстан культурасы бер-берсенә һич тә охшаш түгел иде! Шунда башыбызда бер уй гына булды: «Моннан таярга кирәк».
Ләкин беренче ай үткәч, без икебез дә бер фикергә килдек: «Безнең бит миссионер буласыбыз килгән иде. Һәм менә, безне чит илгә билгеләделәр. Без бирешербезме? Безгә туган авырлыкны җиңеп чыгарга кирәк».
Шуңа күрә, илдән таяр урынына, без ияләшкән тормыш рәвешебездән тулысынча аерылып торган тормыш рәвеше турында мөмкин кадәр күбрәк белергә булдык. Нәтиҗәдә, Һиндстан иле күңелебезне яулап алды. Без, шулай ук, Һиндстанда кулланылган ике телне, гуджарати һәм панджаби телен, өйрәндек.
Мьянмага барабыз
1988 елда безне Мьянмага җибәрделәр. Бу ил Кытай белән Һиндстан һәм Таиланд илләре арасында урнашкан. Сәяси яктан бу ил тотрыксыз иде. Илнең зур гына өлеше белән хәрби кешеләр идарә итә иде. Бу илдә кулланылган хәрефләр МЕПСта әле юк иде, башка программалар да шул тел белән эшли алмый иде. Шуңа күрә безгә шул хәрефләрнең рәсемен ясап аларны Уоллкилга алып барырга һәм МЕПС программасы алар белән эшли алсын өчен барысын көйләргә кирәк иде.
Аэропортта Хелен хәрефләрнең рәсемнәрен кулындагы кечкенә сумкасына салып алып барды. Ул вакытта сәяси яктан тотрыксызлык булуын исәпкә алсаң, безне кулга алулары да ихтимал иде. Чөнки безнең мьянма телендәге әдәбият бар иде. Ләкин Хелен, тикшерү үткәрелгәндә кулларын өскә күтәрде, әмма аның кулындагы кечкенә сумкага беркем дә игътибар итмәде!
Мьянма теленә тәрҗемә итүчеләргә яңа язу стильләре дә, ноутбуклар да бирелде. Шулай ук аларны МЕПС программасына өйрәттеләр. Күпләренең моңа кадәр компьютерны күргәннәре дә булмаган. Ләкин алар өйрәнергә әзер иде. Кайчандыр алар иске бастыру станоклары кулланган компанияләргә мөрәҗәгать итә торган булган, хәзер инде барысы үзгәрде һәм басмаларыбызның сыйфаты да яхшырды.
Непалда булышабыз
1991 елда безне Хелен белән Непалдагы кардәшләргә булышыр өчен җибәрделәр. Бу ил Гималай тауларының көньяк итәге янында урнашкан. Ул вакытта анда бер җыелыш кына һәм Непал телендә берничә басма гына бар иде.
Тиздән Непалда күбрәк басмалар тәрҗемә итә башладылар. Бүген илдә якынча 3000 вәгазьче бар. Алар 40 тан артык җыелышта хезмәт итә. Ә 2022 елда Гайсә үлемен искә алу кичәсенә 7 500 дән артык кеше килгән булган!
Лаху телендәге брошюра
1990 елларның урталарында Таиландтагы Чиангмай шәһәрендә яшәүче миссионерлар лаху телендә сөйләшүче кабиләләргә вәгазьли башлаган. Бу кабиләләр тауларда яши иде. Шул телдә Кытай, Лаос, Мьянма, Таиланд һәм Вьетнам чикләре янында яшәүче халыклар сөйләшә. Ләкин Оешмабыз аларның телләрендә басмалар әле чыгармый иде.
Миссионерлар бер яшь кеше белән өйрәнү үткәргәндә, ул «Кара! Мин бар нәрсәне яңартам» дигән тай телендәге брошюраны лаху теленә тәрҗемә иткән булган. Шуннан соң шул яшь кеше һәм лаху телендә сөйләшә торган башка кешеләр акча җыеп шул тәрҗемәне һәм акчаны филиалга җибәргәннәр. Алар хат та җибәргәннәр. Лаху телен белгән бар кешеләрнең бу брошюрадагы хакыйкать белән танышуларын телиләр дип язган булганнар.
Соңрак, берничә елдан соң, Хелен белән мине лаху теленә тәрҗемә итә торган кардәшләрне МЕПС программасына өйрәтергә җибәрделәр. Тәрҗемәчеләрнең берсе күптән түгел генә суга чумдырылу үткән булган һәм Чиангмай шәһәрендәге тәрҗемә офисында хезмәт итә иде. Нәкъ ул теге брошюраны лаху теленә тәрҗемә итеп җибәргән булган икән! Без аның белән танышырга шат булдык.
1995 елда без Хелен белән кабат Һиндстанга барып килдек. Без тәрҗемәчеләрне хезмәтләре өчен кирәкле булган МЕПС кораллары белән таныштырдык. Бүген бу илдә күп кенә телләргә тәрҗемә ясала һәм җитәрлек басма бар. Бу басмалар шул илдә яшәүче кешеләргә өйрәнү башларга һәм рухи яктан үсеп суга чумдырылу үтәргә булыша.
Бүләкләр тулы тормыш
1999 елдан башлап без Бөек Британиядәге Бәйтелдә хезмәт итәбез. Анда төп идарәгә МЕПС программалары белән булыша торган төркем бар. Лондонда без гуджарати һәм панджаби телләрендә вәгазьлибез. Бу безгә зур шатлык китерә. Әгәр сайтыбызда берәр яңа телдә басма чыкса, без, үз территориябездә шул телдә вәгазьләр өчен, мөмкинлекләр эзлибез.
Яшь чагымда күңел ачулар гына эзләп яшәгән яшьтәшләремә кушылмаганыма һәм рухи максатларга омтылганыма мин шундый шат. Без хатыным белән тулы вакытлы хезмәтне сайлавыбызга һич тә үкенмибез. Без 30 артык илдә булдык һәм яхшы хәбәрнең «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка» ничек ирешкәнен үз күзләребез белән күрдек! (Ачылыш 14:6).
a Бүген ул «Күп телле электрон бастыру системасы» дип атала. Ул басмаларның башка форматларын да ясарга булыша.