ЙӨЗ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
Алар Гайсәне гаепләргә сәбәп таба алмый
МАТТАЙ 22:15—40 МАРК 12:13—34 ЛҮК 20:20—40
-
КАЙСАРНЫКЫН КАЙСАРГА
-
КЕШЕЛӘР ТЕРЕЛТЕЛГӘЧ, ӨЙЛӘНЕШҮЛӘР БУЛЫРМЫ?
-
ИҢ БӨЕК ӘМЕРЛӘР
Гайсә әле генә, мисаллар китереп, дини дошманнарының явызлыгын фаш иткән иде. Шуңа күрә фарисейлар, ярсып, аның сүзенә бәйләнерлек сәбәп табарга сүз куеша. Алар Гайсәне Рим хакименә тапшырырлык берәр нәрсә әйттермәкче була һәм, аны сүзендә тотар өчен, үзләренең кайбер шәкертләренә акча түли (Лүк 6:7).
«Остаз,— дип әйтә тегеләре,— без синең дөрес сөйләгәнеңне һәм өйрәтүеңне, шулай ук кешеләрне аермыйча Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтүеңне беләбез. Әйт әле, кайсарга салым түләү дөресме яки юкмы?» (Лүк 20:21, 22). Гайсә аларның ялагайлануына алданмый. Чынында, шул икейөзле кешеләр хәйлә кора. Ул: «Юк, кайсарга салым түләү дөрес түгел»,— дисә, римлыларга каршы фетнә күтәрүдә гаепле булыр иде, ә: «Әйе, дөрес»,— дисә, Рим идарәсен яратмаган яһүдләр аны дөрес аңламас һәм аңа каршы чыгар иде. Гайсә ничек җавап бирер?
Гайсә болай ди: «Икейөзлеләр, сез нигә мине сыныйсыз? Миңа салым түләнә торган акчаны күрсәтегез». Алар аңа динар китерәләр. Ул алардан: «Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган?» — дип сорый. Алар: «Кайсарныкы»,— ди. Шунда ул аларга: «Шуңа күрә кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дигән җавап кайтара (Маттай 22:18—21).
Кешеләр Гайсәнең җавабына хәйран кала. Ул аларның авызларын оста итеп томалагач, алар аны калдырып китеп бара. Әмма көн әле тәмамланмаган,
һәм Гайсәне һаман да сүзендә тотарга маташалар. Фарисейларның тырышлыклары чынга ашмагач, Гайсә янына башка дини җитәкчеләр килә.Терелтелүгә ышанмаучы саддукейлар терелтелү һәм левират никах белән бәйле сорау күтәрә. Алар аңардан болай дип сорый: «Остаз, Муса безгә болай дигән: „Берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш“. Менә безнең арабызда җиде бертуган бар иде. Беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте, һәм энесе аның хатынына өйләнде. Ул да нәсел калдырмыйча үлеп китте, өченчесе белән дә һәм җиденчесенә кадәр шулай булды. Ахырда хатын да үлеп китте. Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит» (Маттай 22:24—28).
Саддукейлар ышанган Муса язмаларына нигезләнеп, Гайсә болай ди: «Сез ялгышасыз, чөнки Язмаларны да, Аллаһының кодрәтен дә белмисез. Үледән терелүчеләр өйләнмәячәк тә, кияүгә дә чыкмаячак, ә күктәге фәрештәләр шикелле булачак. Ә терелү турында әйткәндә, әллә янып торган куак турында Муса китабыннан укымадыгызмы? Анда Аллаһы Мусага: „Мин — Ибраһим Аллаһысы, һәм Исхак Аллаһысы, һәм Ягъкуб Аллаһысы“,— дигән. Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы. Сез бик нык ялгышасыз» (Марк 12:24—27; Чыгыш 3:1—6). Халыкның Гайсәнең бу җавабына исе китә.
Шулай итеп Гайсә фарисейлар белән саддукейларны эндәшмәслек итә. Хәзер шул дини төркемнәрнең икесе дә кабат аны сынамакчы була. Бер канунчы аңардан: «Остаз, Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?» — дип сорый (Маттай 22:36).
Гайсә болай дип җавап бирә: «Иң мөһиме мондый: „Тыңла, Исраил, безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә, Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен кодрәтең белән ярат“. Икенчесе исә: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“. Бу ике әмердән мөһимрәк әмер юк» (Марк 12:29—31).
Гайсәнең җавабын ишетү белән бу канунчы болай ди: «Остаз, син нәкъ хакыйкать буенча, дөрес әйттең: „Ул — бердәнбер, һәм бүтән Аллаһы юк“, һәм аны бөтен йөрәгең, бөтен акылың, бөтен кодрәтең белән ярату, шулай ук якыныңны үзеңне яраткандай ярату тулаем яндыру корбаннардан да, башка төрле корбаннардан да мөһимрәк». Канунчының акыллы җавап биргәнен күреп, Гайсә: «Син Аллаһы Патшалыгыннан ерак түгел»,— ди (Марк 12:32—34).
Гайсә инде өч көн (9, 10 һәм 11 нисан көннәрендә) гыйбадәтханәдә өйрәтә. Кайбер кешеләр, мәсәлән, шул канунчы да, аны рәхәтләнеп тыңлый. Әмма «аңардан сораштырырга батырчылык итмәүче» дини җитәкчеләргә аның өйрәтүләре ошамый.