Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Хыянәт итү һәм кулга алу

Хыянәт итү һәм кулга алу

МАТТАЙ 26:47—56 МАРК 14:43—52 ЛҮК 22:47—53 ЯХЪЯ 18:2—12

  • ЯҺҮД ИСКАРИОТ БАКЧАДА ГАЙСӘНЕ САТА

  • ПЕТЕР БЕР КЕШЕНЕҢ КОЛАГЫН ЧАБЫП ӨЗӘ

  • ГАЙСӘНЕ КУЛГА АЛАЛАР

Төн уртасы җитеп шактый вакыт үткәндер инде. Яһүд Искариот өлкән руханиларны һәм фарисейларны ияртеп килә. Руханилар аңа Гайсәне сатканы өчен 30 көмеш тәңкә түләргә ризалашканнар иде. Алар белән бергә Рим гаскәриләре һәм отряд җитәкчесе дә килә.

Пасах бәйрәме вакытында Гайсә Яһүдне җибәргәннән соң, тегесе, күрәсең, туп-туры өлкән руханилар янына киткәндер (Яхъя 13:27). Өлкән руханилар үз сакчыларын чакыртып алган һәм гаскәриләрне җыйган. Яһүд аларны башта, бәлки, Гайсә белән аның рәсүлләре Пасах бәйрәмен үткәргән бүлмәгә алып баргандыр. Әмма хәзер алар инде Кидрон үзәне аша үтеп, Гитсимән бакчасына юнәлә. Бу зур төркем, факеллар, яктырткычлар һәм кораллар тотып, Гайсәне эзләп тапмакчы була.

Яһүд аларны Зәйтүн тавына алып бара. Ул Гайсәне кайда табып була икәнен белә. Үткән атнаны Гайсә белән аның рәсүлләре Битаниядән Иерусалимга йөргәндә һәм кире кайтканда еш кына Гитсимән бакчасында тукталган булган. Әмма төнге караңгылыкта гаскәриләр зәйтүн агачлары арасында булган Гайсәне ничек танырлар? Аларның бит аны беркайчан да күргәне булмагандыр. Шуңа күрә Яһүд алар белән билге турында алдан сөйләшеп куя һәм болай ди: «Кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз да сак астында алып барыгыз» (Марк 14:44).

Яһүд шул зур төркем белән бакча эченә керә. Рәсүлләре белән торган Гайсәне күргәч, ул туп-туры аның янына килеп: «Исәнме, Остаз!» — ди һәм аны назлы итеп үбеп ала. «Син, дус, монда нәрсә дип килдең?» — дип сорый аңардан Гайсә (Маттай 26:49, 50). Шуннан соң үз соравына үзе җавап биреп, болай ди: «Яһүд, син Адәм Улын үбеп сатасыңмы?» (Лүк 22:48). Әмма хыянәтче белән башка сөйләшеп торасы юк!

Гайсә янып торган факеллар белән яктырткычлар яктылыгына чыгып: «Кемне эзлисез?» — дип сорый. «Насаралы Гайсәне»,— дип әйтәләр аңа. Шунда Гайсә кыю гына: «Ул — мин»,— ди (Яхъя 18:4, 5). Аңардан нәрсә көтәргә икәнен белмичә, кешеләр җиргә егыла.

Ләкин төн караңгылыгында качу мөмкинлеген кулланмыйча, Гайсә алардан кабат кемне эзләгәннәрен сорый. Алар янә: «Насаралы Гайсәне»,— дигәч, ул тыныч кына: «Мин сезгә, ул — мин, дидем бит. Мине эзлисез икән, бу кешеләрне җибәрегез»,— дип җавап бирә. Хәтта шул хәлиткеч мизгелдә Гайсә үз шәкертләренең берсен дә югалтмаячагы хакында әйткәнен искә төшерә (Яхъя 6:39; 17:12). Гайсә үзенең тугры рәсүлләрен саклап калды, һәм «һәлакәт угылы» Яһүд Искариоттан башка берсе дә югалмады (Яхъя 18:7—9). Шул сүзләр үтәлсен өчен, ул үз шәкертләрен җибәрүләрен сорый.

Гаскәриләр торып Гайсәгә таба юнәлгәч, рәсүлләр нәрсә буласын аңлап ала һәм: «Хуҗабыз, аларга кылыч белән сугыйкмы?» — диләр (Лүк 22:49). Гайсә әйтеп тә өлгерми, Петер үзләре белән алган ике кылычның берсен тартып чыгара да баш рухани хезмәтчесе Малхуска селтәнә һәм уң колагын чабып өзә.

Шунда Гайсә Малхусның колагына кагылып, аны савыктыра. Шуннан соң ул мөһим сабак биреп, Петергә болай ди: «Кылычыңны үз урынына кайтар, чөнки кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр» (Маттай 26:52, 54). Гайсә үзенең кулга алынуына каршы килми һәм: «Язмалардагы шул рәвешчә булырга тиеш дигән сүзләр ничек үтәлер иде?» — дип әйтә (Маттай 26:52, 54). Аннары болай дип өсти: «Әллә мин Атам биргән касәне эчмәмме?» (Яхъя 18:11). Ул Атасының үзенә карата ихтыярын үтәргә, хәтта үләргә риза!

Аннан соң Гайсә халык төркеменә болай ди: «Сез кылыч һәм чукмар тотып мине кулга алыр өчен килдегезме? Әллә мин юлбасармы? Ничәмә көннәр мин гыйбадәтханәдә өйрәтеп сезнең белән утырдым, һәм сез мине кулга алмадыгыз. Хәер, моның барысы пәйгамбәрләрнең язмалары үтәлсен өчен булды» (Маттай 26:55, 56).

Шулчак гаскәриләр, гаскәр башлыгы һәм яһүдләрнең сакчылары Гайсәне тотып бәйлиләр. Моны күреп, рәсүлләр Гайсәне ташлап качып китә. Ләкин «бер егет», күрәсең, Марк исемле шәкерт, Гайсә артыннан ияреп барыр өчен, халык төркеме арасында кала (Марк 14:51). Әмма аны танып алалар һәм кулга алмакчы булалар. Ул исә, җитен киемен калдырып, качып китә.