Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы Ибраһим белән килешү төзи

Аллаһы Ибраһим белән килешү төзи

Ибраһим Аллаһыга иман итә һәм аңа буйсынып яши. Йәһвә аны фатихаларга һәм аның токымнарын күп санлы итәргә вәгъдә бирә

НУХ көннәрендәге Туфаннан соң якынча 350 ел үтә. Ибраһим пәйгамбәр гөрләп чәчәк аткан Ур шәһәрендә (хәзер Гыйрак иле) яши. Ул гаҗәеп иманлы бер кеше була. Әмма аның иманы сынала.

Йәһвә Ибраһимга туган илен ташлап, чит илгә, Кәнганга, китәргә куша. Ул бер дә икеләнмичә, Аллаһыга буйсына һәм үзе белән хатынын Сараны, үз абыйсының улын Лутны, күп санлы хезмәтчеләрен алып Кәнганга юл тота. Анда килгәч, ул чатырларда яши. Йәһвә Ибраһим белән килешү төзи һәм аңа синнән бөек халык булдырам, җирдәге бар кабиләләр синең аша фатиха алачак һәм синең буыннарың Кәнган җирендә яшәячәк дигән вәгъдә бирә.

Ибраһим белән Лут бик зур байлык җыялар: аларның күп санлы сарыклары һәм эре терлекләре була. Ибраһим Лутка беренче булып үзенә җир сайларга куша. Лут Үрдүн елгасы тирәсендәге уңдырышлы җирне сайлап, Сәдүм шәһәре янында урнаша. Анда бик азгын кешеләр яши һәм Йәһвә каршында гөнаһлы тормыш алып баралар.

Соңрак Йәһвә Ибраһимны синең токымнарыңның саны күктәге йолдызлар кебек булачак дип кабат ышандыра. Ибраһим бу вәгъдәгә иман итә. Шулай да аның яраткан хатыны Сара әлегә балага узмый. Әмма Ибраһимга 99 яшь, ә Сарага якынча 90 яшь булганда, Аллаһы Ибраһимга синең улың туачак ди. Аллаһы сүзе үтәлә, һәм Сара бала таба. Аңа Исхак дигән исем кушалар. Ибраһимның башка балалары да була, әмма Гадәндә вәгъдә ителгән Коткаручы Исхак аша килергә тиеш була.

Ул вакытта Лут белән аның гаиләсе Сәдүмдә яши, ләкин Лут тәкъва кеше була һәм азгын кешеләрнең тәртибенә иярми. Йәһвә Сәдүмне җимерергә булгач, Лутны моның турында кисәтер өчен фәрештәләрен җибәрә. Алар Лут белән аның гаиләсенә Сәдүмнән, артларына борылып карамыйча, качарга куша. Шуннан соң Аллаһы бу шәһәр һәм якындагы явыз Гамура шәһәре өстенә утлы күкерт яңгыры яудыра, һәм андагы кешеләр үлә. Лут белән аның ике кызы исән кала. Ә аның хатыны, күрәсең, йортында калдырган әйберләрен жәлләп, артына борылып карый һәм үз тыңламаучанлыгы аркасында үлә.

Тәүраттагы Яратылыш 11:10—19:38 гә нигезләнгән.