Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

23 НЧЕ БҮЛЕК

Яхшы хәбәр тарала

Яхшы хәбәр тарала

Паул вәгазьләр өчен җир һәм диңгез буйлап сәяхәт итә

ПАУЛ, хәзер инде мәсихче, Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьли һәм хәзер аңа үзенә каршылыклар белән еш кына очрашып торырга туры килә. Бу армый-талмый торган рәсүл Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне таратыр өчен берничә сәяхәт ясый һәм бу Патшалык Аллаһының ихтыярын үтәячәк дип вәгазьли.

Беренче сәяхәте вакытында, Лустра шәһәрендә, Паул тумыштан аксак булган бер кешене савыктыра. Кешеләр моны күреп, Паул һәм аның юлдашы Барнабны илаһлар дип атый һәм аларга корбаннар китерергә җыена. Паул белән Барнаб аларны моны эшләмәскә көчкә күндерә. Әмма соңрак шул ук кешеләр, Паул дошманнарының котыртуы аркасында, аны ташлар атып кыйныйлар. Алар Паул үлгән дип уйлый, әмма ул исән кала һәм соңрак шул шәһәргә кайтып андагы мәсихчеләрне дәртләндерүче сүзләр белән ныгыта.

Яһүди мәсихчеләр башка халык мәсихчеләре Муса Канунының кайбер таләпләрен үтәргә тиеш дип өйрәтә. Паул, бу сорауны хәл итәр өчен, Иерусалимдагы рәсүлләр белән өлкәннәр янына китә. Алар Изге Язманы игътибар белән карап чыкканнан соң һәм Аллаһының изге рухы җитәкчелегендә, җыелышларга хат яза һәм потлардан, каннан, каны чыгарылмаган иттән һәм җенси азгынлыктан тыелырга куша. Мәсихчеләр бу әмерләрне үтәргә тиеш, әмма алардан Муса Канунын үтәү таләп ителми (Рәсүлләр 15:28, 29).

Икенче сәяхәтендә Паул Беруя шәһәренә (хәзер Греция) бара. Монда яшәүче яһүдләр сүзне бик теләп кабул итәләр һәм һәр көн Изге Язма ярдәмендә Паул сүзләренең дөреслеген тикшерәләр. Каршы килүләр аркасында, аңа кабат качарга туры килә, һәм ул Афинага китә. Ул андагы укымышлы кешеләр төркеме алдында чыгыш ясый. Бу нотыкта кешене рәнҗетмичә, зирәклек белән оста сөйләр өчен яхшы сабаклар бар.

Өченче сәяхәтеннән соң, Паул Иерусалимга бара. Ул гыйбадәтханәгә килгәч, аны үтерергә теләгән кайбер яһүдләр ыгы-зыгы күтәрә. Рим гаскәриләре Паулны яклыйлар һәм сораштыралар. Паул — Рим гражданы, шуңа күрә соңрак ул үзен Рим идарәчесе Филикес алдында яклый. Яһүдләр Паулны гаепләсә дә, моңа дәлилләр китерә алмый. Аларның кулына эләкмәс өчен, Паул Римның башка бер идарәчесе Фистегә: «Кайсарга мөрәҗәгать итәргә телим»,— ди. Һәм Фисте: «Кайсар янына китәчәксең»,— дип җавап бирә (Рәсүлләр 25:11, 12).

Паулны корабка утыртып, Италиягә суд алдында җавап тотарга җибәрәләр. Кораб давылга эләгеп җимерелә һәм Паул кыш буе Мальта утравында кала. Римга килгәч, ул ике ел буе үзе түләп бер йортта тора. Сакчылар булса да, ашкынучан рәсүл үзе янына килгән кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләвен дәвам итә.

Инҗилдәге Рәсүлләр 11:22—28:31 гә нигезләнгән.